Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне

Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне

(С.Михалковның «Дядя Степа – милиционер» шигырендәге персонаж «Стёпа абый» сабаклары)

 Раилә ГАЗИМОВА,

Зөлхия БАРИЕВА,

   Балтачтагы

2 нче  балалар бакчасы

тәрбиячеләре

 

Максат. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау һәм камилләштерү.

Җиһазлар һәм материаллар: аудиоязма – «Светофор»  җыры (Х.Әхметшин сүз., Р.Сәрвәров муз.), проектор, экран, слайдлар, «СМС–хәбәр» , биремнәр белән конвертлар, һәр балага юл билгеләре, яктылык кайтаргыч смайликлар,  жезл, юл хәрәкәте билгеләре,  тартма белән юл билгеләре,  өстәлләр, урындыклар, куркынычсызлык автокәнәфие,  балаларны тотып калу җайланмасы.

Сүзлек өсендә эш: фликер, жезл, балаларны тотып калу җайланмасы, куркынычсызлык автокәнәфие,  тукталыш.

Алдан үткәрелгән эш: презентация ясау, әңгәмә уздыру, дидактик уеннар уйнау, күзәтүләр, матур әдәбият уку, җыр, шигырьләр өйрәнү.

Күңел ачу чарасының барышы.

 «Светофорның өч күзе» җырына (Х.Әхметшин сүз., Р.Сәрвәров муз.) балалар залга керәләр.

Сәламләү:

Без иртә белән

Бакчага киләбез,

Бер-беребезнең

Хәлләрен беләбез:

Иртәнге сәлам!
Тәрбияче балаларның игътибарын экранга юнәлтә. Экранда С.Михалковның «Дядя Степа –милиционер»  шигырендәге персонаж «Стёпа абый» рәсеме, ул «СМС-хәбәр»җибәргән: «Хәерле көн, минем кадерле дусларым! Сез мине таныгансыздыр дип уйлыйм. Мин…. (балалар җавабы). Сезгә сюрприз әзерләдем. Сез аны төрле-төрле биремнәр үтәгәннән соң табарсыз. Биремнәр авыр, ләкин бик кызык. Алар  юл хәрәкәте кагыйдәләре турында, чөнки юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне!»

Биремнәрне мин сезгә хат белән җибәрдем. Конвертны экран яныннан эзләп табыгыз. Уңышлар Сезгә! (Балалар конвертны эзләп табалар, бергәләп ачалар. Конверт эченә  4 бирем белән кечкенә конвертлар салынган.)

(Тәрбияче 1нче конвертны ала.)
– Балалар «Стёпа абый» дан табышмаклар дигән беренче конвертка. Әйдәгез табышмакларның җавапларын табып карыйк әле. (Экранда җавапларның рәсемнәре чыга. Балалар җавапларның  дөреслеген экранда  чыккан рәсемнәр белән тикшереп баралар.)  Игътибар!

1.Ул өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

«Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдәле!»  (Җәяүлеләр кичүе)
2.Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтә? (Ерак түгел – Ашханә – хезмәт күрсәтү билгесе)
3.Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шофёрлар,

«Мәктәп!», «Балалар бакчасы!»

Дип билгеләр торалар. (Сак бул, балалар!)
4.Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле автомобиль

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр. (Велосипедта йөрергә ярый)

5.Алмаш – тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл:

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын. (Светофор)

– Булдырдыгыз, бу сынауны уңышлы үттегез. Сфетофор – безнең дустыбыз. Аның турында  безнең матур җырыбыз бар. Рәхим итеп шул җырны җырлыйк.

Җыр «Светофор»  (Х.Әхметшин сүз., Р.Сәрвәров муз.)

(Тәрбияче 2 нче конвертны ала.)

– Балалар, бу конверт белән безгә «Степа абый» уен җибәргән. Уенның исеме «Дөрес җавап бир» дип атала. (Балалар түгәрәккә басалар һәм түгәрәк буенча жезл таягын җибәрәләр.  Көй барышында жезл таягын кулдан кулга бирәләр. Көй туктауга жезл кемдә кала шул бала сорауларга җавап бирә.)

– Транспортта баручы ничек дип атала? (Пассажир)

– Кечкенә балаларны автомобильдә йөртү өчен нәрсә таләп ителә? (Балалар өчен куркынычсызлык автокәнәфие яки балаларны тотып калу җайланмасы)

– Электр белән нинди төр транспорт йөри? (Трамвай, троллейбус)

– Юл чатында нәрсә тора? (Светофор)

– Светофорны кайбер вакытта кем алыштыра?  (Юл хәрәкәте көйләүче)

– Транспортның туктавын кайда көтәләр? (Тукталышта)

– Юл йөрү кагыйдәләре ни өчен кирәк? (Бәлагә юлыкмас өчен, аварияләр булмасын өчен)
– Балалар, юлда автомобиль йөртүчегә һәм җәяүлеләргә кем ярдәм итә? (ЮХИДИ хезмәткәрләре)

(Тәрбияче 3 нче конвертны ала.)

– Тыңлагыз, 3 нче конверттагы сорау — биремне укыйм.

– Нәрсә ул яктылык кайтаргыч элементлар, алар ни өчен кирәк? (Яктылык нурларын кире чыганакка кайтарырга сәләтле махсус материалдан эшләнгән элементлар. Яктылык кайтаргыч элементлар автомобиль йөртүчегә караңгыда җәяүлене күрергә ярдәм итә.)

– Бер сүз белән аларны тагын ничек атап була? (Фликерлар)
– Дусларым, мин сезгә фликерларның караңгыда автомобиль утында чыннан да яктыртканын белү өчен  бер эксперемент ясап карарга тәкъдим итәм. Сез ризамы? (Эксперемент үткәрү өчен кара материал белән капланган уенчык балалар йорты кулланыла.)

– Менә,  без сезнең белән  сорауга җавап биреп кенә калмадыгыз,  аны дәлилләп тә карадык.

(Тавыш ишетелә.)

–Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

(Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына банка белән варенье тоткан Карлсон төшә.) 

Карлсон. Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим. Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым. Нишлисез сез монда?

– Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр. Син беләсеңме соң юл йөрү кагыйдәләрен?

Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк, тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, футбол уйныйбыз.

– Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Монда футбол уйнарга ярамый! Телисенме, Карлсон,  без сине үзебезнең уен белән таныштырабыз,  әйдә бергәләп  «Парын тап» уенын уйныйбыз. (Бала тартмадан бер билге ала һәм нәкъ шундый идәндә басып тора торган юл билгесен табып янына барып баса, нинди билге икәнен атый (кисәтүче билге, тыючы билге, мәгълүмат бирүче билге).

– Юлларда исән-имин йөрү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

Карлсон. Нәрсә соң ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?

– Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны өйрәнергә һәм үтәргә кирәк.

Карлсон. Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә инде?

– Борчылма, Карлсон, без «Степа абый» ның биремнәрен үтибез, аның сюрпризын эзлибез.

Карлсон. Мин дә сюрпризлар бик яратам, мөгаен, бер банка җиләк кайнатмасыдыр ул. Мин дә Сезнең белән, рөхсәт итсәгез?

– Әйдә, Карлсон, без риза, шулай бит балалар,  бергә күңеллерәк тә булыр.

(Тәрбияче 4 нче конвертны ала, аннан ике фотосүрәт чыга.)

–  Балалар, игьтибар белән карагыз әле. Менә беренче фотосурәт, менә икенче фотосурәт. (Беренчесендә автомобильдә иминлек каешын эләктереп утыручы бала, икенчесендә эләктермичә утыручы бала төшерелгән фотосурәтләр күрсәтелә).

– Сез монда аерма күрәсезме? Әйдәгез бергәләп ачыклыйк әле. Нинди аерма бар? Кайсы фотода ялгышлык киткән? (Фотосурәтләргә карап әңгәмә корыла.)

– Балалар, сез бик игьтибарлы икәнсез. Ә сезнең арада кемнәр балалар бакчасына җәяү килә, кул күтәрегез әле. Яхшы. Кайсыларыгыз бакчага килгәндә автомобильгә утырып килә? Кулыгызны күтәрегез әле. Сез автомобильдә  нәрсәгә утырып киләсез? Ничек кирәк? (Балалар җавабы)

– Балалар, автомобильгә утыргач әтиләрегез иминлек каешын эләктерәме? Кемнәрнеке эләктерә? Бик дөрес эшлиләр икән алар.

–Балалар, бирегә килегез әле. Автомобильдә йөргәндә балаларның куркынычсызлыгын булдыру өчен махсус   куркынычсызлык автокәнәфие,  балаларны тотып калу җайланмасы булдырганнар.(Тәрбияче шуларны күрсәтә) Игьтибар итегез әле: алар барысы да бертөрлеме? Аларның төрлесе була. (Балалар белән төрле кәнәфи, җайланмалар карала.)

– Хәзер аларны ничек автомобильгә беркетү турында видео карыйк әле. (Видео карау)

– Әйдәгез,  хәтердә калдырыр өчен кабатлап карыйк: иң беренче бер кулны, аннары икенче кулны үткәреп җилкәдән киябез, уртада беркетәбез. (Утырып, эләктереп карыйлар)

Карлсон, безнең балалар юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр өйрәнделәр. Хәзер шуларны сөйләп китү бик урынлы булыр. (Балалар шигырьләр сөйли)

1 бала: Һәлакәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

2 бала: Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан – ашка пешкән.

Сабыр иткән – барып җиткән,

Чыгармагыз сез  истән.

3 бала: Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам – юлда йөрмәсен

Бик йөрисе килә икән

Кагыйдәсен өйрәнсен.

4 бала: Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал сулга – уңга.

Якында машина күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга

5 бала: Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез.

Имин булсын юлыгыз.

– Балалар, без сезнең белән бөтен биремнәрне үтәдек,  хәзер «Степа абый» ның сюрпризын эзләргә вакыт җитте.

Карлсон. Гафу итегез инде, минем битем бераз кызарып китте ахры. Ул сюрпризны мин шаярып кына сездән яшереп куйган идем, күзләрегезне йомып торыгыз, хәзер табып бирәм мин сезгә. (Бүлмә буйлап очып йөри, яшерелгән урыннан табып, алып килеп бирә.)

Карлсон. Ярый, дуслар, мин бүген күп нәрсәгә өйрәндем,  юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, сюрприз – фликер өчен дә зур рәхмәт (тагып куя), мине түбәдәге дусларым көтә, саубулыгыз (чыгып китә).

Дусларым, безгә дә төркем бүлмәсенә кайтырга вакыт.

«Светофорның өч күзе» җырына (Х.Әхметшин сүз., Р.Сәрвәров муз.) балалар залдан чыгып китәләр.