Юл йөрү билгеләре ни ди?

Фирдевес ФАРЯХОВА,

катнаш төрдәге

189 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

 

 

Хәзерге вакытта юлларда хәрәкәт итү һәркем өчен көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Әмма «юл фаҗигасе», «һәлакәт» дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Бу, кагыйдә буларак, кемнеңдер юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә кешеләр  һәм машиналар зыян күрә,  юл корылмалары җимерелә. Шуңа күрә яшькә карамастан, һәрберебез юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм аларны төгәл үтәргә тиеш.

Юл билгеләрен белү мөһим

Юл чатларында төрле билгеләр тора. Алар безгә имин юлларга юнәлеш күрсәтә. Һәркайсын танып белү һәм аңлау зарур. Мәсәлән, «Җәяүлеләр кичүе», «Сикереп уйнау тыела», «Мәктәп яны» кебек билгеләргә аеруча игътибарлы булу сорала.

Кагыйдә саклау – ул сезнең генә түгел, якыннарыгызның, башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере һәм сәламәтлеге гарантиясе. Юлларда сак булыгыз!

Юл кагыйдәләрен, юл билгеләрен балалар бакчасына йөрүче балалар белән өйрәнә башлыйбыз. Төрле уеннар ярдәмендә, шигырьләр укып, балалар бу кагыйдәлзрне үзләштерә, юл билгеләрен өйрәнә.

1.Кызыл фонда сәпит  күрсәң

Тизрәк син кач өйгә

Бу билге сәпиттә йөрергә

Ярамый дип кисәтә. (велосипедка юл юк)

2.Зәңгәр фонда, сәпит күрәм

Яратам шул билгене

Бу билге булганда гына

Без алабыз сәпитне. (велосипед юлы)

 

3.Әни минем бик акыллы

Билгегә карап йөри

Бу билгене күрсәң, балам

Рәхәтләнеп син йөре. (торак зона)

 

4.Зәңгәр фонда ак сүрәтләр,

бик күңелле уйныйлар

Безне дә чакыра билге

Әйдәгез,  уйныйк диләр (торак зона)

 

5.Бу билгене күрсәгез

Сөенеп тә куярсыз

Чөнки бу билге әйтә

Әйдә, утыр сәпиткә (велосипед белән йөрергә ярый)

 

6.Зәңгәр шакмак

Ак өчпочмак

Кара сызыклар анда

Бу билгене сез күрсәгез

Безгә юл ачык димәк. (җәяүлеләр кичүе билгесе)