Юл йөрү кагыйдәләрен уеннар аша өйрәтик

№ 115

Ләйсән КАМӘРТДИНОВА,

Казандагы 54 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Урамга чыгар алдыннан

Үз-үзеңне әзерлә.

Игътибарлык, әдәплелек

Синнән таләп ителә!

Урам – бала өчен бик зур могҗизалы да, кызыклы да ил. Транспортлар, биек йортлар, юлда йөрүче халык… Юлда балалар катнашында фаҗигаләр – ата-аналар һәм җәмгыять, бигрәк тә баланыж үзе өчен бик зур кайгы.

Балалар бакчасы, беренче чиратта, балаларның иминлеген, сәламәтлеген ныгыту һәм кайгыртуны бурыч итеп куя. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә уеннарга нигезләнеп эшләсәк, нәтиҗә күпкә отышлырак булачак. Баланың кызыксынуы белән бергә, күңелле шөгыль дә килеп чыгачак. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә дә эшнең төрле алымнар һәм төрләрен куллану кирәк. Болар – әңгәмәләр, матур әдәбият чыганаклары белән танышу, шигырьләр ятлау, видео- һәм диафильмнар карау, күзәтүләр, экскурсияләр үткәрү, ситуатив уеннар, өстәл уеннары, үстерелешле һәм хәрәкәтле уеннар оештыру.

Балаларның җәмәгать транспортында, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча төпле белем күнекмәләре булдыруда музыкаль күңел ачу чаралары да зур әһәмияткә ия. Монда төрле уен-ярышлар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», КВН, «Бәхетле очрак», «Иң шәп җәяүле», «Светофория илендә кунакта», «ГАИ бездә кунакта» кебек чаралар үткәрергә мөмкин.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашындагы юл-транспорт хәләкәтләрнең төп сәбәбе – хәрәкәт һәм ориентлашу процесслары үсешенең түбән дәрәҗәдә булуы. Шуңа күрә тирә-юньдә тиз ориентлашуга, күзаллауны үстерүгә тизлек һәм ераклыкка дөрес бәя бирүгә юнәлдерелгән хәрәкәтле уеннар оештыру бик мөһим. Бу уеннар ишетү-күрү, хәтер, игътибарлыкны, тиз реакцияне формалаштырырга  уңай этәргеч ясый. Алар – «Тыелган хәрәкәт», «Буш почмак», «Үз урыныңны тап», «Кабатла», «Дүрт стихия», «Игътибарлы бул», «Хәрәкәтне исеңдә калдыр», «Автобус тукталышы» кебек уеннар.

Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү – укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Урамда балаларның үз-үзләрен тотышында, юл хәрәкәтләрендә имгәнүләрне кисәтү эшендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларның роле зур. Алар бертуктаусыз методик кулланмалар, дидактик уеннар, сюңетлы уеннар өчен атрибутлар әзерләү белән шөгельләнә. Шулай ук инновацион технологияләрне эштә куллану да яхшы күрсәткечләргә китерә.

Журнал укучылар игътибарына үземнең «ЮХИДИ хезмәткәре белән сәяхәт» дигән темага уздырган шөгыль эшкәртмәмне тәкъдим итәм.

Максат:

– балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;

– «җәмәгать транспорты», «шәһәр транспорты» төшенчәләрен һәм аларның төрләре белән таныштыруны дәвам иттерү;

– җәмәгать транспорты тукталу урыннарын күрсәтүче билгеләр белән таныштыру;

– балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;

– балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, транспорт йөртүче һәм ЮХИДИ инспекторы эшенә ихтирам тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:

яңалары: җәмәгать транспорты, юл билгесе;

ныгыту: транспорт, автобус, троллейбус, трамвай, такси, метро.

Алдан эшләнгән эшләр:

– шәһәр урамын күзәтү;

– төрле картиналар карау;

– сюжетлы, дидактик уеннар уйнау;

– матур әдәбият әсәрләре уку.

Шөгыльгә материаллар: төрле транспорт төрләренең рәсемнәре, автобус, трамвайның аерым киселгән өлешләре, слайдлар, шәһәр урамы төшкән макет.

Эшчәнлек барышы

(Эшчәнлек башланганчы балалар, ярымтүгәрәк ясап, өстәл янына басалар.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Мин – Ләйсән Фаритовна – ЮХИДИ инспекторы. Сезнең янга ЮХИДИдән килдем. Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме икән, шуны тикшереп үтәсем килә. Һәм сезне Казан урамнары буйлап сәяхәткә чакырам. (Слайдта машиналарсыз Казан урамы макеты барлыкка килә.)

Балалар, игътибар белән карагыз әле: урамда машиналар калмаган. Аларның барысы да штрафстоянкаларга куелган. Кабат шәһәр урамнарында машиналар йөрсен дисәгез, сез мин әйткән табышмакларның җавапларын дөрес итеп әйтергә тиеш. Игътибар белән тыңлагыз:

Арбасы бар, арты юк,

Тәртә-мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә.

Балалар. Автобус.

Тәрбияче.

Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утырып чаба

Теләсә кая.

Балалар. Трамвай.

Тәрбияче.

Каладагы үгезләрнең

Пар сукмакта мөгезләре.

Сукмактан чыкса мөгез,

Шып туктар чапкан үгез.

Балалар. Троллейбус.

Тәрбияче.

«На! – дисәң – йөрми,

«Т-р-р!» – дисәң – туктамый.

Печән салсаң, ашамый,

Койрыгын борсаң – чаба.

Балалар. Такси.

Тәрбияче.

Җир астыннан йөри,

Кешеләр ташый.

Бу нәрсә?

Балалар. Метро.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Менә без сезнең белән машиналарны кабат шәһәр урамнарына кире чыгардык. Бу рәсемнәрдә нинди транспорт ясалган?

Балалар. Автобус, трамвай, троллейбус, такси, метро.

Тәрбияче. Шулай итеп без бүген сезнең белән шәһәр транспорты турында сөйләшербез.

Автобус, трамвай, троллейбус, такси, метро – болар транспорт төрләре, алар бары тик шәһәрдә генә була. Шуңа күрә аларны шәһәр транспорты яисә җәмәгать транспорты дип атыйлар. Балалар, әйтегез әле: безнең Казан шәһәрендә нинди җәмәгать транспортлары бар?

Балалар. Автобус, троллейбус, трамвай.

Тәрбияче. Бик дөрес. Балалар, әйтегез әле. Трамвай троллейбустан нәрсә бәлән аерыла? (1 нче слайд)

Балалар. Трамвай рельстан йөри, троллейбус рельстан йөрми.

Тәрбияче. Бик яхшы. Ә инде троллейбус автобустан (2 нче слайд) нәрсә белән аерыла? Аларны йөртер өчен нәрсә кирәк?

Балалар. Аларның икесе дә юлдан йөри, троллейбусны йөртер өчен – электр тогы, ә автобусны йөртер өчен бензин кирәк.

Тәрбияче. Балалар, күз алдына  китерегез: сез трамвайда барган чакта электр тогы сүнә, трамвай, троллейбуслар, метро туктап кала. Юлыбызны дәвам иттерергә безгә нинди транспорт булышыр?

Балалар. Автобус, такси.

Тәрбияче. Балалар, автобусны, таксины йөртер өчен безгә нәрсә кирәк?

Балалар. Бензин, йөртүче.

Тәрбияче. Ә без таксины ничек итеп чакырабыз?

Балалар. Телефоннан шалтыратабыз, адресны әйтәбез, үзеңә кирәк вакытта чакырабыз.

Тәрбияче. Игътибар белән карагыз әле, балалар, без бу таксига (3 нче слайд) утыра алабызмы, аның бөтен өлешләре дә  үз урынындамы?

Балалар. Без бу таксига утырмыйбыз, аның ишеге юк.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, андый таксидан төшеп калырга мөмкин. (Аннан соң тәгәрмәчсез машина рәсемнәре чыга.) (4 нче слайд)

Тәрбияче. Тәгәрмәчсез машинада да йөрүе бик куркыныч. Ә таксига белмәгән кешеләр белән һәм бер үзегез булганда утырырга ярыймы?

Балалар. Белмәгән, ят кешеләр белән утырып китәргә ярамый.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап китәрбез. Мин сезгә ике конверт бирәм, конверт эчендәге кисәкләрне җыеп, сез нинди транспорт һәм кайсы төр транспортка кергәнен әйтергә тиешсез. («Кисәкләрдән бөтенне җый» дигән уен уйнала,)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Шәһәр транспортына утырып китү өчен без сезнең белән нинди урынга барып басарга тиешбез? (5 нче слайд)

Балалар. Шәһәр транспортына утырып китү өчен без тукталышка барып басарга тиешбез

Тәрбияче. Ә аның тукталыш икәнлеген белер өчен без нәрсәгә игътибар итәргә тиешбез? (6 нчы слайд)

Балалар. Тукталыш билгесенә.

Тәрбияче. Бик дөрес, тукталыш билгесенә. Ә сезнең бу билгене күргәнегез бармы? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Тәрбияче. Ә хәзер уен уйнап алабыз. Ул «Тиктормас таяк» дип атала. Мин санамыш әйткән арада жезл кемдә «ак» сүзендә туктый, шул безгә шәһәр транспорты төрен әйтергә тиеш була. (Уен уйнала.)

Тәрбияче. Балалар, сез үзегезнең транспорт төрләрен яхшы белүегезне күрсәттегез. Сезнең белән эшләве бик күңелле булды, киләчәктә юл йөрү турындагы белемнәрегезне тагын да күбәйтерсез дип уйлыйм. Әле мин сезне килеп тикшерермен дә.

Сезнең барыгызга да юлда хәвеф-хәтәрсез, бәла-казаларсыз йөрергә язсын!