Юл йөрү кагыйдәләре

№ 139

(Зурлар төркемендә КВН конспекты)

Венера ГӘРӘЕВА,

Балтач районы 3 нче балалар бакчасының  I квалификация категорияле тәрбиячесе

Гүзәлия ШӘРӘФИЕВА,

Балтач районы 3 нче балалар бакчасының  I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү.

3.Урамда йөргәндә игътибарлылык тәрбияләү, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, слайдлар, уенчык машиналар, кубиклар, уенчык руль(2шт), дид.уен “Ватык автомобильне жый”, шигырьләр.

Уен барышы

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без тормышыбыз куркынычсыз булсын өчен һәркем белергә тиеш булган юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшербез, сорауларга җавап бирербез, ярышларда катнашырбыз.

Әйе, дуслар, бүген бездә КВН- гаҗәеп кызыклы уен. Ә кичәбезнең темасы:  «Юл йөрү кагыйдәләре».

–       Нәни дусларым! Без, иртәнге йокыбыздан торып урамга чыгу белән, юл хәрәкәтенә катнашып китәбез. Ә урамда транспорт хәрәкәтенең бик кызу чагы. Чөнки бөтен кеше, машиналарга утырып та, җәяү дә эшкә ашыга. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, игътибарлы, сак булсаң, аяныч хәлләр булмас, барыбыз да исән-сау барып җитәрбез.

Балалар шигырьләр сөйлиләр:

 “Светофор” (Илсөяр Иксанова шигыре)

Бервакытны әти белән

Машинада барабыз.

Дәште безгә светофор:

– Туктагыз, ди, карагыз.

Кызыл утым янган чакта

Юл бирегез барына.

Әзерләнә торыгыз, ди

Сары янган чагында.

Ә карасак, шул арада

Яшел уты да янган.

Әйтте безгә:

–Кузгалыгыз, рәхим итегез, мадам!

Светофорның өч сүзе”  (Шәүкәт Галиев шигыре)

Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора өч сүзне:

–Кузгалма!– ди Кызыл күз.

–Сабыр!– дия Сары күз.

– Ярый!– дия Яшел күз.

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз:

–Кузгалма!– ди Кызыл күз.

–Сабыр!– дия Сары күз.

– Ярый!– дия Яшел күз.

 

“Светофор” (Йолдыз шигыре)

Без бакчага барабыз

Иртән ашыга-ашыга.

Машиналар ашыга,

Килеп чыга каршыга.

Ярый әле шул чакта

Светофор чатта тора.

Җемелдәтеп өч күзен

Әйтеп сала өч сүзен:

Кызыл әйтә: “Туктап кал!”

Сары әйтә: “Игътибар!”

Яшел әйтә: “Юл ачык!

Карап кына атлап чык”

“Шофер буласым килә” (Э.Шарифуллина шигыре)

Үскәч кем буласың дип

Сорыйлар да сорыйлар.

Әллә нинди һөнәрләр

Саныйлар да юрыйлар.

Теләгем шундый минем –

Шофер буласым килә.

Капка төбенә кайтып,

“Җырлап” торасым килә:

Пип, пип, пип,

Мин бу, мин…

Кем бар анда, кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз.

Юл өстендә тормагыз,

Юлдан читкә качыгыз.

Алып баручы: Җылы, матур ял көннәрендә безнең йөгерәсе, төрле уеннар уйныйсы, велосипедта, самокатта йөрисе килә. Ә шул чакта бик сак булырга,  юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк.

Экранда тарнспорт хәрәкәте күрсәтелә. Шул вакытта

Алпамша килеп чыга, ул урамда туп уйный.

Машина кинәт туктаган яки сигнал биргән тавыш ишетелә

 Алпамша: Вау, машина таптап китә язды бит. Урамда йөри дә белмиләр, минем бит анда туп уйныйсым бар. Күзләре дә күрми мәллә мине?

Алып баручы: Алпамша, син нишлисең? Юл уртасында алай туп  уйнарга ярамый бит.

Алпамша: Ничек инде ярамасын ди. Урам киң бит ул, урын күп. Машиналар да сыя, миңа да урын җитә.

Алып баручы: Юк, Алпамша, син бик ялгышасың. Машиналар йөри торган юл уртасында берничек тә, беркемгә дә туп та, башка уеннар да уйнарга ярамый!

Алып баручы: Менә, Алпамша, син безнең балаларны тыңла әле, алар сиңа аңлатып бирерләр.

 

Сәйдә :    Карап-карап торам да мин,

Уйлап- уйлап торам да

Куркып куям: ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.

 

Азат:        Бергә булса да

Ялгыз булса да

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

 

Рәйхан:    Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

 

Лилия:     Як-якка карап

Нәрсә барын күр.

Машиналарга

Узарга юл бир.

 

Азалия:  Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма.

Бераз туктап тор

Урам чатында.

 

Алып баручы: Менә, Алпамша, ишеткәнсеңдер, балалар нәрсә ди. Алар әле сине тагын бик күп нәрсәгә өйрәтәчәкләр. Әйдә, син безнең белән кал бүген.

Ә без, балалар, КВНны башлап җибәрик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк.

А.Б:  Әйдәгез әле, балалар, 2 командага тезелеп басыйк.

1 команда – “Светофор”

2 команда – “Зебра”

КВНның девизы: “Юлда йөрсәң бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен нык бел!”

 

А.Б.: Безгә бүген жюри да кирәк булачак. Без аны ЮХИДИ инспекторлары җитәкчелегендә бакчабыз мөдире Гөлфәмә Фаильовнага тапшырабыз.

 

  1. Разминка:

“Светофор” командасына:

—         Юлдан җәяүләп барганда сез кем буласыз? (җәяүле)

—         Машиналарның ял итү урыны нәрсә? (Гараж)

—         Машина йөртүче кем дип атала? (шофер)

—         Урамны нинди урында аркылы чыгарга ярый? (зебрадан)

 

“Зебра” командасына:

—         Автобус, трамвай, троллейбусны көтү урыны? (тукталыш) остановка

—         Юлларда хәрәкәтне көйләп, көн-төн янып торучы? (светофор)

—         Җәяүлеләр өчен махсус юл ничек атала? (тротуар)

—         Җиңел машинада балалар нәрсәгә утырып йөрергә тиеш? (креслода)

 

  1. 2.     Юл билгеләрен өйрән!

Экранда юл билгеләре күрсәтелә. Шуларның нинди билге икәнлеген әйтергә кирәк. Сорау ике командага да бергә бирелә. Кем белә, кул күтәреп әйтә.

—         Сак булыгыз, балалар!

—         Пешеходный переход.

—         Тайгалак юл.

—         Ашханә.

—         Больница.

—         Тукталыш (остановка)

 

Сак булыгыз, балалар!

Кызыл белән ясалган

Ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала

Каядыр бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шоферлар әйбәт белә –

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

 

Пешеходный переход

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны бу хакта:

–Игътибарлы булыгыз,– ди,–

Җәяүле үткән чакта!

 

Тайгак юл

Көзге кебек ялтырый юл,

Атларга да куркыта.

Бу билгене күргәч шофер

Рулен ныграк тота.

Син дә саграк бул, зинһар,

Авызың ачып йөрмә,

Аяк тая, машина да,

Көпчәк астына кермә!

 

Туклану пункты

Ашыйсы килгәнне каян

Белделәр, диясеңме?

Чәнечке белән пычакны

Ерактан күрәсеңме?

Ерак түгел кайнар чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага.

Ашыйсы килгән вакытта

Шушы билге коткара.

 

Беренче ярдәм пункты

Ерактан ук күренә

Ак байраклы кызыл хач.

Тизрәк яныма килсен, ди

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.

 

Тукталыш (автобус, трамвай)

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү бик мөһим.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайда, автобуска.

  1. 3.     Нинди транспорт чарасы?” (янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналарын тасвирлау)

Янгын сүндерү машинасы. Бу транспорт чарасы үзенең тавышы белән куркытып җибәрә. Ул бик зур машина, кызыл төстә. Аны берәр җирдә янгын чыкса чакырталар. Анда эшләүче кешеләр махсус киемнәр кияләр. Алар чакырган урынга бик тиз барып җитәргә тиеш.

Ашыгыч ярдәм машинасы. Бу транспорт чарасы шулай ук бик тиз килеп җитәргә тиеш. Аны ерактан ук күреп, сигнал тавышын ишеткәч, башка транспорт чаралары аңа юл бирергә тиешләр. Аны кешенең сәламәтлегенә куркыныч янаганда, тиз генә ярдәм кирәк булганда чакыралар.

  1. 4.     “Машинада йөк ташыйм”.

(ике командадан һәрбер бала, каршы яктагы кубикларны берәрне салып, машина белән әйләнеп килә)

  1. 5.     “Ватык автомобильне җый”.

(ике команда да сүтелеп куелган автомобильне җыялар)

  1. 6.     “Мин —  шофер”.

(һәр бала рульне тотып, билгеле урынны әйләнеп килә)

 

 

Җыр “Если с другом вышел в путь

 

  1. Если с другом вышел в путь (2 раза)

Веселей дорога.

Если правила всегда (2 раза)

Знаешь очень строго.

 Припев:

Не спеши, посмотри, путь тебе пока закрыт,

Красный свет сейчас горит.

Не робей, пешеход, ты вступай на переход,

Когда зеленый свет зовёт.

 

  1. Службу нужную всегда (2 раза)

Мы нести решили.

Чтоб дорожных катастроф (2 раза)

Вы не совершили.

Припев.

 

А.Б: Менә, балалар, барлык төр ярышларны үтәп, кичәбез ахырына якынлашты. Сез барыгыз да бик тапкыр һәм җитез булдыгыз. Ә хәзер нәтиҗәләр белән таныштырыр өчен сүзне жюрига бирәбез.

А.Б.: Бүген безне КВНда күзәтеп, сынап утырган ЮХИДИ инспекторын да тыңлап алыйк әле.

ЮХИДИ инспекторы чыгышы.