Юл йөрү билгеләрен өйрәнәбез

(Зурлар төркемендә ачык эшчәнлек)

Әлфия САФИУЛЛИНА, Ләйсән ӘХМӘТСАФИНА,

Байлар Сабасындагы   «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат.  Балаларның юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү; балаларны юл билгеләре белән таныштыру, аларны аера белергә өйрәтү.  Юл йөрү кагыйдәләре,  светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту.

Үстерү бурычлары: тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияләү бурычлары: игътибарлылык, бер-берсенә карата мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз моменты, уеннар, әңгәмә, сорау-җавап, үсендерү.

Җиһазлау: проектор, презентация,  экран, уенчык машиналар,  светофор макеты, юл билгеләре, «Юл билгеләре» дидактик уены,  руль, шарлар.

Сүзлек өстендә эш: светофор, җәяүлеләр чыга торган юл, тыючы, кисәтүче, күрсәтүче билгеләр.

Алдан эшләнгән эш: транспорт чаралары белән танышу, юл йөрү йөрү билгеләре турында табышмаклар, шигырьләр өйрәнү, юл йөрү билгеләре төшкән карточкалар, иллюстрация, рәсемнәр карау, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юлда булырга мөмкин булган төрле ситуацияләрне күзәтү.

Көтелгән нәтиҗә: юл билгеләрен таный һәм аера белергә өйрәнү, юл өйрү кагыйдәләренә төшенү, юлда килеп чыккан ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше

I.  Психологик көйләү.

II. Төп өлеш.

     1. Сюрприз моменты.

     2. Үстерешле диалог.

     3. Актуальләштерү.

     4. Ял минуты.

     5. Гамәли эш.

     6. «Юл билгеләрен җый» уены.

     7. «Нәрсә артык, ни өчен?» уены.

III. Буратино нәрсәләр белде?

IV. Йомгаклау.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, аларга хәерле көн телик әле.

Балалар. Хәерле көн!

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер, кулга-кул тотынышып, бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик. Балалар, без бүген сезнең белән бергә «Юл билгеләре иле»нә сәяхәткә кузгалырбыз.  (Буратино йөгереп керә.)

Балалар, карагыз әле, безгә бер кунак килә. Кем икән ул?

Балалар. Буратино.

Тәрбияче. Исәнме, Буратино, болай ашыгып кая юл тоттың? (Исәнләшә.)

Буратино. Мәктәпкә. Миңа әтием Карло алфавит бүләк итте.

Тәрбияче. Син, болай булгач, авазлар, хәрефләр өйрәнә башлыйсың инде. Ә юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме соң? Без сәяхәткә барырга әзерләнә идек әле.

Буратино. Ә нәрсә соң ул кагыйдә, нәрсә соң ул юл билгеләре?  Ю-у-ук, мин белмим.

Тәрбияче. Әйдә, сине дә үзебез белән «Юл билгеләре иле»нә сәяхәткә алабыз. Белмәгәннәреңне өйрәнерсең. Аннары сиңа әтиең велосипед та бүләк итәр. Юл билгеләрен төгәл белмәсәң, аны йөртә алмыйсың бит.

Буратино.       Мин велосипедка күптән кызыгып йөрим инде.

Тәрбияче. Ә машинага утыргач, кемнәргә әйләнәбез?

Балалар. Пассажирлар.

Тәрбияче. Юлга кузгалганчы, искә төшереп китик әле. Без урамга чыккач, кем булабыз инде?

Балалар. Җәяүлеләр.

Тәрбияче. Без хәзер – җәяүлеләр. Без сәяхәткә җыендык. Ә биредә тротуар юк. Юлда машиналар. Без ничек барырга тиеш?

Буратино.     Апа, мин беләм, мин беләм.

Тәрбияче. Яле, әйтеп карале, Буратино.

Буратино. Машина каян бара, мин дә шул яктан барам, ә-ә-ә искә төште, уң яктан барам.

Тәрбияче. Балалар, Буратино дөрес эшлиме?

 Балалар. Юк. Машинага каршы барырга кирәк. Юлның сул ягыннан барасы.

Гамәли эш.

Тәрбияче. Менә безнең алда машина юлы.  Машиналар ике юнәлештә  бара. Ә тротуар юк.  Бакчадан чыккач,  ничек йөрисен Буратиного аңлатыйк әле. Җәүлеләр кайсы яктан барырга тиеш? (Балалар йөреп күрсәтә.)

Бик дөрес, балалар. Юлның кырыеннан машинага каршы барырга кирәк.

Аңладыңмы инде, ничек йөрисен, Буратино?

Буратино. Әйе.

Тәрбияче. Кагыйдәне искә төшердек, юлга кузгалдык.

(Музыка яңгырый, балалар җырлап әйләнеп киләләр.)

Буратино.       Өч күзле нинди нәрсә бу?

Тәрбияче. Буратино, хәзер безнең балалар сиңа әйтеп бирерләр, тыңлап тор!

               Көн дә, төн дә утлары

               Сигналлар биреп тора.

               Аның өч төрле төсе бар,

               Йә, әйтегез, ни була?

Балалар. Светофор.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар.

Буратино. Светофор? Нәрсәгә кирәк соң ул?

Балалар. Светофор юлдагы машиналар һәм җәүлеләр хәрәкәтен көйләү өчен кирәк.

Тәрбияче. Ә аның ничә төсе бар соң? Алар нәрсәне аңлата?

 Балалар (бергә).

             Җәяүле син онытма:

              Светофор тамгаларына

              Һәркем һәрчак буйсына:

 1 нче бала.  Кызыл төс  безгә әйтә: «Тукта! Юл ябык! Хәтәр!»

 2 нче бала. Сары төс ул  кисәтә, әзерли хәрәкәткә.

 3 нче бала.  Яшел төс  хәрәкәт ача, балалар юлны чыга.

(Балалар музыка астында хәрәкәтләнеп әйләнеп килә.)

Тәрбияче. Балалар, светофор безгә һәрвакыт ярдәмгә килә алмый. Ул вакытта безгә ярдәмгә аның якын дуслары – юл билгеләре килә. Карагыз әле, биредә бер юл билгесе бар. Бу нинди билге икән? Бу – җәяүлеләргә чыгу юлын күрсәтүче билге.  Башта – сулга, аннан уңга карыйбыз. Машиналар туктагач кына, юлны аркылы чыгабыз.

Менә шулай итеп, без «Юл билгеләре иле»нә килеп тә җитттек. Карагыз әле нинди күп алар. Ә юл билгеләре нинди төрләргә бүленүен аңлатып үтәм, игътибарлы булыгыз.

Кызыл түгәрәк белән   тыючы (запрещающие) билгеләр тамгалана. Алар ярамый дигәнне аңлата. (Машина белән керергә, велосипед белән йөрергә, җәяүлеләргә йөрергә ярамый һ.б.)

Кызыл өчпочмак  – кисәтүче (предупреждающие) билгеләр сак булыгыз дигәнне аңалата. (Сак булыгыз, балалар, сак булыгыз: җәяүлеләр юлы, сак булыгыз: ремонт эшләре бара.)

Зәңгәр төс белән – күрсәтүче билгеләр (инфромционно-указательные).   (Җәяүлеләр юлы, велосипедта өйрергә ярый, автобус тукталышы.)

Аңладыңмы, Буратино, нинди билгеләр булды инде? Әйдә, санап кит әле.

Буратино.       Ә андый билгеләр миндә дә бар ул. Ләкин мин аларны җыя алмыйм. Булышмассызмы икән?

Тәрбияче. Балалар, Буратинога булышабызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Әйдәгез,  хәзер икешәрләп бүленеп җыеп бирик әле. һәм ул билгенең нәрсә аңлатканын да әйтерсез инде.

Булдырдыгыз, балалар! Афәрин!

Балалар, сезнең белән тагын бер уен уйнап алыйк әле. Бу уен «Нәрсә артык, ни өчен?» дип атала. (Уен уйнала.)

Менә, Буратино, белдеңме инде?

Буратино.  Сез мине  юл билгеләрен танырга,юлда дөрес итеп йөрергә өйрәттегез. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Рәхмәт сезгә!

Тәрбияче. Без бүгенге сәяхәттә бик күп белем алдык. Хәзер безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Сәяхәтнең истәлеге итеп  сезгә саклану чарасы бүләк итәсе килә.  Юлларда исән-имин йөрик, юл кагыйдәләрен төгәл үтик. Әйдәгез, юлга кузгалыйк. (Музыка яңгырый.)