«Юл чаты маҗаралары»

(Юл йөрү кагыйдәләре турында әкият сценариесе)

Айсылу САГУТДИНОВА,

Казандагы 248 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

1 нче бала.

Юл кагыйдәләрен

Белергә тиеш һәркем,

Чөнки юлда йөргәндә

Кирәге чыга һәр көн.

2 нче бала.

Җәяүле, син онытма!

Светофор тамгаларына

Һәркем, һәрчак буйсына!

3 нче бала.

Сәламәт булыйм дисән,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Яттан белергә кирәк!

4 нче бала.

Шул кагыйдәләр турында

Күрсәтербез әкият.

Тамашабыз ошаса,

Булырбыз, дуслар, бик шат.

5 нче бала.

Искиткеч матур өйдә

Яшел чыршы артында,

Ару-талуны белми,

Яшәгән Кәҗә Әни.

Аның белән яшәгән

Бик өлгер җиде бәти.

Яратканнар ашарга

Кәбестә, үлән, ипи.

Һәр көнне Кәҗә урманга китә икән. Китәр алдыннан бәтиләренә менә нәрсә әйтә икән:

Кәҗә.

Кәҗәләрем, бәтиләрем,

Мин барамын бакчага.

Ишекне сез бикләгез,

 Чит-ятларны кертмәгез.

Балаларым, йомшакларым,

Билге куйдым ишеккә.

Бу билгене Бүренең

Күргәне юк әлегә.

Бу билгене күргәч тә,

Туктап кала чит-ятлар.

Киттем. Ишекне ябыгыз,

Сау булыгыз, бәтиләр. (Китә.)

(Бүре – машинада. Ул «Мин – шофёр» (А.Минһаҗев сүзләре. Ә.Һадиева көе) җырлап бара.)

(Бүре ишек янына килә.)

Бүре.

Кәҗәкәйләр, балакайлар,

Ачыгыз, сез, ишекне

Әниегез кайтты,

Сөт алып кайтты.

Бәтиләр.

Белдек, белдек: син – Бүре!

Ачмыйбыз без ишекне.

Бүре.

Ярар, ярар, ачмагыз,

Хәзер карап карарбыз. (Машина янына килеп, мактый башлый.)

Нинди матур машина!

Ялтыр-йолтыр итәдер,

Урындыклары йомшак,

Утырасы киләдер.

Бәтиләр.

Әйдә Инде, карыйк шул

Бүренең машинасын,

Бер утырып караудан

Әллә ни булмастыр соң? (Өйдән чыгалар.)

Бүре.

Рәхим итегез, дуслар,

Тиз генә утырыгыз!

Бер җилләтеп килермен,

Нык кына тотыныгыз! (Китеп баралар.)

(Юл чатына, җырлап, Әтәч чыга.)

Әтәч (Л.Батыр-Болгариның Э.Шәрифуллина сүзләренә язылган «Урам буйлап йөрим» җырын җырлый).

Көн дә урманнар буйлап

Йөримен дә йөримен.

Һәр җирдәге тәртипне

Карыймын да саклыймын.

«Кем?» – дип сез уйлыйсыз

Таяк тоткан Әтәчне?

Юл буенда ул тора

Саклап барлык тәртипне.

Кушымта:

Мин, мин, мин,

Мин бу мин!

ГАИ хезмәткәре мин,

Юл буенда торамын,

Тәртип сакчысы бит мин.

(Бүрене сыбызгы сызгыртып туктата.)

Әтәч.

Бу ни бу, Бүре иптәш,

Нигә тәртип бозасыз?

Светофорда кызыл яна,

Ә сез бик тиз барасыз.

Светофорның кызыл төсе:

«Тукта!» – дип кисәтә.

Игътибарсыз булсаң әгәр,

Һәлакәткә китерә!

(Машина эченә карый.)

Тукта, тукта, машинада

Бәтиләр дә бар икән,

Нигә алар каеш белән

Бер-ке-тел-мә-гән!

Бүре.

Мин гаепле түгел Бер дә,

Үзләре бит утырды.

Бәтиләр.

Ах, алдакчы син, Бүре!

Ул бит безне урлады.

Әтәч.

Алай, Бүре, карап торам,

Гаебең синең зурдан:

Юл кагыйдәсен боздың,

Бәтиләрне урладың,

Штраф салу гына бик аз,

Җәяү йөрерсең бераз.

Бүре.

Гафу итегез мине,

Нинди хата ясадым!

Юл йөрү кагыйдәләрен

Уйламыйча мин боздым.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Ятларга вәгъдә итәм.

Юл билгеләрен белү

Һәркемгә кирәк икән!

(«Светафор утлары» җыры (Х. Әхмәтшин сүзләре, Р.Сәрвәрев көе)башкарыла.)

 

 

 

http://magarif-uku.ru/chulpan-khamatova-vzyala-otpusk-na-polgo/