Юл билгеләре

№ 201

(3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе)

Ания МУСИНА,

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларны юл билгеләре белән таныштыру, аларны аера белергә өйрәтү, юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту;

үстерелешле: тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

тәрбияви: игътибарлылык, бер-берсенә карата мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз моменты, уеннар, әңгәмә, сорау-җавап, үсендерү.

Җиһазлар: проектор, экран, Учи ру платформасы, светофор макеты, юл билгеләре, дәреслек.

Сүзлек өстендә эш: сервис.

Алдан эшләнгән эш: юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

Көтеләчәк нәтиҗә: юл билгеләрен таный һәм аера белергә өйрәнү, юл өйрү кагыйдәләренә төшенү, юлда килеп чыккан ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәнү.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
  2. Оештыру өлеше.
  3. Өй эшен тикшерү. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, игътибар иткәнсездер, мин сезгә хәерле көн генә теләп калмадым, ә хәерле юл да теләдем. Ничек уйлыйсыз? Ни өчен?

– Әйе, бүген без сезнең белән юлга чыгабыз.

– Ә юл хәрәкәтендә кемнәр катнаша? Юлда хәрәкәт иткәндә аларны нәрсә берләштерә?

– Кемнәр ул җәяүлеләр? (Җәяү баручылар.)

– Кемнәр ул пассажирлар? (Транспорт эчендә утыручы, сәяхәт итүчеләр.)

– Кемнәр ул йөртүчеләр? (Транспорт белән идарә итүчеләр.)

– Юлда хәрәкәт иткәндә аларны нәрсә берләштерә? (Алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш!)

– Ә хәзер алар белергә тиешле юл кагыйдәләрен безгә, Милана, Адилә, Алина сөйләп китәр.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Укучылар, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләреннән тыш тагын нәрсәләрне белергә кирәк? Юлыбыз хәерле булсын өчен, кагыйдәләрдән тыш, тагын нәрсәләрне белү мәҗбүри? (Юл билгеләрен.)

– Димәк, дәрестә юл билгеләре белән танышабыз. (Тема исеме тактага эленә.)

– Төрле төркемдәге юл билгеләрен аерырга, аларның күрсәтмәләрен үтәргә өйрәнербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  2. Яңа теманы аңлату.

Укытучы. Бүгенге көнгә якынча 319 юл билгесе исәпләнә, алар ун зур төркемгә бүленә. Беренче юл билгеләре 1903 елда Парижда барлыкка килгән. Бүген дәрестә без аларның бик азы белән генә танышып китәрбез.

– Юл билгеләрен 5 төркемгә бүлеп өйрәнербез. (Юл билгеләренә кыскача белешмә бирелә, укучылар, төркемнәрдә киңәшеп, билгеләрне тактага элә бара.)

Кисәтүче билгеләр (предупреждающие).

Укытучы. Кызыл каймалы ак өчпочмак – кисәтүче билгеләр Бу билгеләр машина

йөртүчеләрне хәтәр урынга якынлашулары турында кисәтә. ”Сак булыгыз!” дигәнне аңлата.

Әйтик, сак булыгыз, балалар, сак булыгыз: җәяүлеләр юлы, сак булыгыз: ремонт эшләре бара.

Тыючы билгеләр (запрещающие).

Укытучы. Кызыл каймалы ак түгәрәк белән – тыючы билгеләр тамгалана. Алар юлда

йөрүчене нәрсәдән булса да тыя? “Ярамый” дигәнне аңлата. Әйтик, машина белән керергә ярамый, велосипед белән йөрергә ярамый, җәяүлеләргә йөрергә ярамый.

Күрсәтмә билгеләр (указательные)

Укытучы. Алар ак рәсем белән күрсәтелгән зәңгәр түгәрәк рәвешендә була. Бу билгеләр машина йөртүчегә кайсы якка таба хәрәкәт итәргә яраганлыгын күрсәтә. Әйтик, велосипед юлы, алга таба хәрәкәт, җәяүле юлы.

Информацион-күрсәткеч билгеләр (инфромционно-указательные).

Укытучы. Зәңгәр турыпочмаклык яки квадрат рәвешендә – күрсәтүче билгеләр. Машина йөртүчегә һәм җәяүлегә мөһим мәгълүматлар бирүче билгеләр шулай атала. Әйтик, җәяүлеләр юлы, велосипедта йөрергә ярый, автобус тукталышы.

Сервис билгеләре.

Укытучы. Сервис – хезмәт күрсәтү дигән сүз. Сервис билгеләре машина йөртүчегә кайда ашап алырга һәм ял итәргә, машина төзәтергә мөмкин икәнлеген, ягулык салу станциясенең, хастаханәнең кайда булуын, телефон, туклану пунктын, ял итү урынын һ.б. белгертә.

  1. Учи ру порталындда эш “Дорожные знаки”.

– Төрле илләрдә юл билгеләре бер үк төрлеме?

– Ни өчен төрле илләрдә юл билгеләре бертөрле?

  1. Дәреслек белән эш.

А) 14 –16 нче битләрдәге текстны уку.

Ә) 15 биттәге рәсем астындагы язуларны кул яисә кәгазь белән каплап, бер-береңне тикшерү.

  1. Учи ру порталында эш.

А) “Сыграй в игру” – 15 секунд эчендә мөмкин кадәр күбрәк юл билгеләрен әйтергә.

Ә) “Подпиши группы дорожных знаков” – юл билгеләре төркемнәрен язарга

  1. Близ-тур

– Җәяү йөрүче кем дип атала?

– Светофорның ничә төсе бар?

– Машина юлы аша ничек чыгарга?

– Велосипедта ничек йөрергә ярамый?

– Ничә төркем юл билгсе бар?

– Кызыл каймалы ак өчпочмак нинди билге?

– Ак рәсемле зәңгәр түгәрәк нинди билге?

– Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен нинди төс янар?

– Җәяүле юлыдип нәрсәгә әйтәләр?

– Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?

– Автобус көтү урыны ничек атала?

– Транспортта баручы ничек атала?

– Зебра ничә төсле?

– Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?

– Трамвай кайдан йөри?

– Светофор ни өчен кирәк?

III. Рефлексия

  1. Рефлексив кабатлау. Учи ру порталы “Дорожные знаки на твоем пути».
  2. Үзбәяләү.

Укытучы. Дәресебезне хәерле юл теләп башладык. Ә юлга чыгарга барыбыз да әзерме? Барыбыз да юлда йөрү кагыйдәләрен беләме? Юл билгеләрен таныймы?

– Кем мин барын да яхшы беләм, ди, светофорның яшел уты янгач, баса.

– Кем нидер белеп бетерми – сары утка баса.

–Кем  берни белми – ана юл ябык, кызыл утка баса.

  1. Өй эше. Дәреслекнең 14 – 17 нче битләрендә ясалган юл билгеләрен мөмкин кадәр күбрәк истә калдырырга. Учи ру порталындагы 53 нче биремне үтәргә.