Юл, әйдә, дус булыйк!

 

Руфина ЖУКОВСКАЯ,

Түбән Камадагы 16 нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Шөгыль барышы

(Лиза – укучы кыз. Юл читендә, тротуарда туп белән уйнап йөри, букча таккан. Музыка уйный, яшь инспекторлар сәхнәгә  чыга.)

1 нче яшь инспектор. Кара инде, нинди игътибарсыз бала!

2 нче яшь инспектор. Кечкенәләр юл кагыйдәләрен белмәгәнгә күрә, күпме авария була!

3 нче яшь инспектор. Мондый очракта аларны тиргәргә түгел, ә кисәтергә кирәк, юл кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Ул кыз әле бик кеченә бит!

ЮХИДИ инспекторы. Әйе, юл кагыйдәләрен бозу сәбәпле нинди фаҗигаләр килеп чыкканын, бу балага аңлатыйк бергәләп! Кил әле монда! Синең исемең ничек?

Лиза. Мин – Лиза.

ЮХИДИ инспекторы. Син нишләп юл буенда туп уйнап йөрисең?

Лиза. Туп уйнарга да ярамыймы әллә? Мин мәктәптән өйгә кайтып барам.

ЮХИДИ инспекторы. Ярый, ләкин юл буенда түгел! Тротуардан ерак уйнарга кирәк, махсус мәйданчыкларда!

1 нче яшь инспектор. Тубың юлга тәгәрәп китеп, син аның артыннан йөгерсәң, зур бәла туарга мөмкин!

2 нче яшь инспектор. Юл буенда туп уйнарга ярамый, исеңдә калдыр!

3 нче яшь инспектор. Без сиңа берничә кагыйдә өйрәтәбез, син аларны исеңдә калдыр һәм онытма!

Лиза. Әйдәгез, тыңлыйм!

1 нче яшь инспектор.

Машина узганын көтми,

Йөгермә син тизрәк.

Моны белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк.

2 нче яшь инспектор.

Юл кырыеннан бармаска,

Уйнамаска, чапмаска.

Юлда һәм тротуарда

Туп та уйнамаска!

ЮХИДИ хезмәткәре.

Кем гаепле? Нигә икән

Фаҗигаләр еш була?

Чөнки бик күп балалар

Юл кагыйдәсен боза.

Юлларда машиналар күп,

Барысы да ашыга.

Уйнап түгел, ялгыш кына

Чыга күрмә каршына!

Узып китәләр выж да выж –

Һәммәсенә тиз кирәк.

Тик арада кагыйдәне

Үтәүчеләр бик сирәк.

Һәлакәтләр булмас иде,

Шоферлар уяу булса,

Юл кагыйдәләрен барысы

Төп-төгәл үтәп торса.

3 нче яшь инспектор.

Светофорда яшел янса,

Юлны чыгарга ярый.

Кызыл яки сары булса –

Ярамый, чыгып булмый!

Лиза. Менә бу рәсемнәр нәрсә аңлата беләсезме? (Юл билгеләренә күрсәтә.)

Инспекторлар. Әйе, беләбез.

Лиза. Алайса, миңа да аңлатып бирегез әле!

(Юл билгеләрен күрсәтеп сөйлиләр.)

3 нче яшь инспектор.

«Жәяүлеләр юлы» билгесе:

Бу юлдан атлап баралар,

Йә йөгерә, йә чабалар.

Ак сакаллы бабайлар,

Нәни шаян малайлар.

Әнә билге дә куелган

«Бу, – дип , – җәяүле юлы».

Лиза. Рәхмәт!

2 нче яшь инспектор.

«Велосипед юлы» билгесе:

Мөгезеннән тотасың да,

Утырасын, китәсең.

Кирәк җиргә бик тиз генә

Ансат барып җитәсең.

Велосипед – транспортның

Бик тә уңайлы төре.

Педалеңне әйләндер дә

Теләсә кайда йөре.

Болай уйлап ялгышма!

Алай гына тугел ул!

Зәңгәр түгәрәк эчендә

Ак велосипед көтеп торса-

Шушы булыр синең юл!

1 нче яшь инспектор.

«Балалар» билгесе:

Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй, йөгерә ике бала

Каядыр бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шофёрлар бик шәп белә –

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

2 нче яшь инспектор. Лиза, син фликерның ни икәнен беләсеңме?

Лиза. Юк.

2 нче яшь инспектор. Фликер – утны чагылдыручы җайланма, шоферга төнлә белән юл аша чыккан кешене күрер өчен кирәк. Ә синең фликерың бармы?

Лиза. Бар! (Букчасын күрсәтә.) Мин бу җайланманың исемен белми идем. Менә хәзер белдем. Рәхмәт!

ЮХИДИ хезмәткәре. 

Олы юлда бик күп алар –

Мондый тамга-билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Һәммәсе белсен, диләр.

Аларның изге уйлары,

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Бәлаләргә юлыкмасын,

Исән-имин булсын, диләр,

Юлга чыккан һәр кеше!

(«Юллар» җырын җырлыйлар. Музыка уйный.)

Алларымда якты йолдыз төсле

Мавыктыргыч утлар яналар.

Юллар, юллар, авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын.

Бергә.

Урамда йөрү

Күңелле бигрәк!

Урамда йөри

Белергә кирәк!

Лиза.

Рәхмәт, дусларым, сезгә,

Хәерле юллар безгә!

Тыныч, имин көннәр сезгә!

(«Яшь юл йөрү инспекторлары гимны» яңгырый.)