Югалган үрдәкне эзләү

 

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләшкән квест-уен)

Раушания НИГЪМӘТУЛЛИНА,

Балтач районы Карадуган балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: Уен эшчәнлегенең яңа формасына кызыксыну уяту, һәр баланы актив иҗади процесска тарту, бирелгән тема буенча мөстәкыйль һәм төркемдә эшли белү күнекмәләрен ачыклау.

Күрсәтмә материаллар: проектор, ноутбук, экран, дидактик уен “Геометрик фигураларның эзлеклелеге” (4 түгәрәк, 4 квадрат, 4 овал), дидактик уен “Кем кайда яши?”, дидактик уен “Кемнең койрыгы?”, 2 кәрҗин, сандык, уенчык үрдәк.

Өләшү материаллары: кәгазь битләре, төрле төстә гуашь буявы, пумала, фломастерлар, туплар.

Квест-уен барышы

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар. Кәефләрегез ничек?  Сез акыллы, тыйнак, зирәк балаларга ошагансыз. Күбегез саный, рәсем ясый, ә бәлки укый да беләдер. Бу күнекмәләр барысы да мәктәпкә кергәч кирәк булачак. Мәктәптә укый башлагач бер-берең белән дус булу, иптәшеңне тыңлый белү, биремнәрне бергә сөйләшеп чишә белү дә бик кирәк.

(Күңелле музыка яңгырый. Экранда  “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән аучы.)

 Тавыш яңгырый. Исәнмесез, балалар. Сезнең бик ярдәмчел, булышырга әзер торучы, шәфкатьле балалар икәнлегезне беләбез. Миңа  нәкъ менә сезнең ярдәм кирәк. Кичә мин ауда вакытта  үрдәгем  югалган. Бер җирдән дә таба алмыйм. Зинһар ярдәм итегез.

Тәрбияче. Балалар, сез ярдәмгә әзерме? Үрдәкне табу өчен безгә төрле биремнәр чишәргә, сынаулар үтәргә туры киләчәк. Әйдәгез алайса, беренче биремне үтәү өчен өстәлләр янына килик. Үзегез теләгән төс белән кәгазь битләрен буыйбыз (Барлык кәгазьләрдә йолдыз рәсеме, берсендә түгәрәк рәсеме килеп чыга. Рәсемнәр шәм белән алдан ясала.)

Тәрбияче. Тылсым килеп чыкты бит, балалар. Рәсемнәрегезгә карагыз әле, анда киләсе биремнең нинди булачагын күрсәтүче билге бар. Димәк, безнең икенче биремебез геометрик фигуралар белән бәйле.

Дидактик уен “Геометрик фигураларның эзлеклелеге”

Тәрбияче.  Бу нинди бирем, ничек уйлыйсыз?  Монда нәрсә эшләргә кирәк? (Балалар җавабы.) Әйе, геометрик фигураларның эзлеклелеген дөрес дәвам итәргә кирәк. (Балалар киңәшләшеп биремне эшлиләр.) Санагыз әле, ничә түгәрәк, ничә квадрат, ничә овал бар? (4).

Киләсе биремгә барып җитү өчен безгә ничәшәр фигура бар, шуның кадәр адым атларга кирәк? (4). Бер рәткә тезелегез һәм бергәләп саныйбыз. (4 адым атлап икенче биремне эшләргә бару.)

Дидактик уен “Кемнең койрыгы?”

Тәрбияче.  Балалар, җәнлекләргә ярдәм кирәк. Аларның койрыклары буталган, һәркайсына үз койрыгын табып бирергә кирәк (Биремне эшләү.)

Дидактик уен “Кем кайда яши?”

Тәрбияче.  Бу җәнлекләр кайда яшиләр икән?  Аларга өйләрен табарга ярдәм итү өчен сезгә парлашырга һәм чираттагы биремне үтәргә кирәк. Фломастер белән һәр  җәнлекне үз өе белән тоташтырыгыз. Ә хәзер эшегезнең дөреслеген тикшерү өчен, эшләрегезне алмаштырыгыз. (Бер-берләренә бәя бирү.)

Тәрбияче. Карточкаларда киләсе биремне күрсәтүче билгене күрмисезме? (Сандык рәсеме ясалган.) Сандыкка барып җитү өчен бу тупларны икенче кәрҗингә күчерергә кирәк. Ләкин аларны кул белән тотарга ярамый. Иң элек парлашып басабыз һәм тупны ничек алып барасын уйлыйбыз. Бер-берегезне кабатламаска тырышыгыз. (Төрле алымнар кулланып (тупны җилкәләр, башлар, аяклар һ.б. арасына кыстырып) тупларны күчерү, сандыкка барып җитү).

(Экраннан төлке тавышы ишетелә: Мин үрдәкне сихерләп сандыкка салдым, хәзер ул аннан чыга алмый.)

Тәрбияче.  Балалар, күп биремнәр үтәп, сандык янына килеп җиттек, сандык ачылсын өчен, безгә тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк.

Әфсен, төфсен, сихри сандык ачылсын! (Сандыктагы үрдәкне  коткару.)

(Экраннан аучының рәхмәт сүзе яңгырый: Балалар, сез чыннан да бик батыр, җитез, зирәк балалар икәнсез. Бик зур, рәхмәт сезгә.)

Тәрбияче.  Балалар, түгәрәк ясап тезелеп басыгыз әле. Без бүген нинди яхшы эш эшләдек, кемнәргә ярдәм иттек? Бүгенге сәяхәттә сезгә нәрсә ошады? Ә миңа сезнең бердәм булып барлык биремнәрне дә үтәп чыгуыгыз, бер-берегезгә ярдәм итүегез ошады. Сез барыгыз да җитез, акыллы, ярдәмчел балалар икәнсез, рәхмәт сезгә.

Мәгариф яңалыклары белән magarif-uku.ru сайтында таныша аласыз