Югалган көй

№170

(Өлкәннәр төркеме балалары өчен күңел ачу кичәсе)

Гөлнара ЗАКИРОВА,

Казандагы 355 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Кичә барышы

(Куян, киерелә-киерелә, өеннән чыга. Ул яңа йокысыннан торган. Тукталып, җырлап карый.)

Куян.

Ля-ля-ля… Юк, булмый!

Ля-ля-ля…Юк, чыкмый!

Күпме тырышып карыйм,

Көемне таба алмыйм.

(Куян, елый-елый, бүкәнгә барып утыра. Аның янына аю килә.)

Аю.

Озын колак, куркаккай,

Ник моңайдың син болай?

Елама син, кайгырма,

Ярдәм итәрмен сиңа.

Куян.

Кичә матур көй таптым,

Көне буе җырладым…

Тик мин аны югалттым:

Йоклаганда оныттым.

Аю.

Мин бер матур көй беләм,

Ошатсаң – бүләк итәм.

Ләкин, мин каты җырлыйм…

Биеп кенә күрсәтим.

(Аю бии, аңа кушылып, аю балалары да бии.)

Куян.

Көең бик матур синең,

Тик ул минем көй түгел.

Тагын бераз көтим әле,

Үз көемне эзлим әле.

(Аю чыгып китә. Куян тагын бүкәндә елап утыра. Аның янына чыпчыклар оча.)

1 нче чыпчык.

Озын колак, куркаккай,

Ник моңайдың син болай?

Елама син, кайгырма,

Ярдәм итәрбез сиңа.

Куян.

Кичә матур көй таптым,

Көне буе җырладым…

Тик мин аны югалттым:

Йоклаганда оныттым.

2 нче чыпчык.

Чырык-чырык көләбез,

Без матур җыр беләбез.

Ошатсаң, син дә җырла,

Бүләк итәрбез сиңа.

(Чыпчыклар җырлыйлар.)

Куян.

Җырыгыз матур сезнең,

Тик ул минем җыр түгел.

Тагын бераз көтим әле,

Үз көемне эзлим әле.

(Чыпчыклар чыгып китәләр. Елап утырган куян янына берничә тиен  чыга.)

1 нче тиен.

Озын колак, куркаккай,

Ник моңайдың син болай?

Елама син, кайгырма,

Ярдәм итәрбез сиңа.

Куян.

Кичә матур көй таптым,

Көне буе җырладым…

Тик мин аны югалттым:

Йоклаганда оныттым.

2 нче тиен.

Без дә матур көй беләбез!

Ошатсаң – бүләк итәрбез.

Әй, тиеннәр, килегез,

Коралларны тотыгыз!

(Тиеннәр бәрмә уен коралларында уйныйлар.)

Куян.

Көегез матур сезнең,

Тик ул минем көй түгел.

Тагын бераз көтим әле,

Үз көемне эзлим әле.

(Тиеннәр чыгып китәләр. Куян бүкәндә утыра. Янына Кояш килә.)

Кояш.

Озын колак, куркаккай,

Ник моңайдың син болай?

Елама син, кайгырма

Ярдәм итәрмен сиңа.

Куян.

Кичә матур көй таптым,

Көне буе җырладым…

Тик мин аны югалттым:

Йоклаганда оныттым.

Кояш.

Мин ул көйне тыңладым,

Тиз генә отып алдым.

Өйрәттем дусларыма

Бик ошады аларга.

Әйдә, бергәләп җырлыйк,

Бар урманны яңгыратыйк!

Дусларны сөендерик,

Дөньяларны яктыртыйк!

(Күмәк җыр башкарыла.)