Югалган автомобиль креслосы

(Уртанчылар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Илүзә ШАКИРҖАНОВА,

Казандагы 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларны тотып торучы автомобиль креслосының әһәмияте турында төшенчә бирү.

Бурычлар:

үстерелешле: транспорт төрләре турында белемнәрне ачыклау, фикерләү, игътибарлылык һәм сөйләмне камилләштерү;

тәрбияви: биремнәрне үтәгәндә дустанә мөнәсәбәт, бер-береңне тыңларга күнектерү һәм юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

белем бирүдә: кышкы юлларда үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәр формалаштыру, фликерларның әһәмиятен төшендерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграль белем бирүөлкәләре: сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, проблемалы хәл, нәфис сүз, практик эш, әңгәмә, бармак уены, музыкалы-хәрәкәтле уен, мактау.

Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, идәнгә ябыштырылган өч төстәге уклар, парафин белән ясалган уч төбе, аяк табаны һәм машина тәгәрмәче эзе рәсемнәре, кызыл, сары һәм яшел төстәге гуашь, пумалалар, капчыкка салынган икегә бүленгән транспорт төрләре рәсемнәре, бүләккә фликерлар, өчкә бүленгән автокресло рәсеме.

Сүзлек өстендә эш: фликер, автокресло, тайгак.

Алдан үткәрелгән эш: юлда йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрү, рәсемнәр карау, тәрбияченең өч рәсемне төшерүе, презентация ясау.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Кереш өлеш

Оештыру мизгеле.

Нәфис сүз.

Проблемалы хәл чыгу.

  1. Төп өлеш

Практик эш.

Бармак уены «Транспорт төрләре».

Әңгәмә «Кышкы юл серләре».

Ял минуты. Музыкалы-хәрәкәтле уен.

III. Йомгаклау. Рефлексия

Эшчәнлек барышы

  1. Кереш өлеш

Тәрбияче. Балалар, мин сезне күрүемә шатмын. Бүген сез шундый шат, көр күңелле, һәркем дустына елмая. Мин сезне шатлык түгәрәгенә чакырам. Әйдәгез, кулга-кул тотынышыйк та бер-беребезне матур сүзләрбелән сәламлик:

Дөньяда яшәү рәхәт! (Куллар як-якка җәелә һәм өскәкүтәрелә.)

Дус булуы күңелле! (Куллар белән күрешәләр.)

Дусларың булу бик шәп! (Кулга-кул тотынышып әйләнәләр.)

Минем булу да бәхет! (Куллары белән үзләрен кочаклыйлар.)

– Без чыннан да шундый бәхетле бит, балалар, чөнки без иң матур шәһәрдә яшибез, иң матур балалар бакчасына йөрибез. Без яшәгән шәһәр ничек атала? (Казан шәһәре.)

Казан, Казан – башкалам,

Син – иң матур шәһәрем.

Юк әле минем беркайчан

Андыйларны күргәнем.

Ләкин бүген миңа безнең шәһәрдә бик күңелсез хәл килеп чыгуы турында сөйләделәр. Балаларга юлда йөрү өчен бик кирәкле әйбер югалган икән һәм аннан башка куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бу әйберне тизрәк табырга кирәк. Бәлки бергәләп эзләп карарбыз. (Эзлиләр, тәрбияче балаларның игътибарын идәнгә ясалган кызыл, сары һәм яшел төстәге укларга юнәлтә.)

  1. II. Төп өлеш

Тәрбияче. Карагыз әле, монда ниндидер уклар бар. Нәрсә икән бу? Кызыл ук кая барырга күрсәтә?(Өстәлгә кәгазь һәм кызыл төстәге буяулар куелган. Балалар кәгазьне пумала белән кызыл төскә буягач, уч төбе рәсеме килеп чыга.)

Тәрбияче. Транспорт турында бармак уены уйнап алыйк әле.

Бармакларны бөгәбез,

Транспорт төрен әйтәбез:

Автомобиль, самолёт,

Трамвай, метро, теплоход.

Барысын бергә җыябыз,

Үзебез белән алабыз.

Тәрбияче. Карагыз әле, уч төбе рәсеме астында нидер бар бугай? (Рәсем астыннан балалар өчен автомобиль креслосы рәсеменең пазл формасында ясалган бер өлешен табып алалар. Яки экранда күрсәтергә мөмкин.) Ничек уйлыйсыз, югалган әйберне табу өчен кая барырга кирәк? (Сары ук күрсәткән якка.)

(Кечкенә өстәлдәге кәгазьне сары төскә буйыйлар һәм аяк табаны эзе килеп чыга.)

Тәрбияче. Балалар, хәзер урамда елның кайсы вакыты? (Кыш) Кыш көне юлларда йөрү тагын да куркынычрак. Әйдәгез, утырыйк һәм «Кышкы юл серләре» турында сөйләшик.

– Кыш көне якты вакыт кыска, бик тиз караңгы төшә, һәм юллар начар күренә. Безгә тәүлекнең караңгы вакытында куркыныч хәлләрдән үзебезне сакларга нәрсә ярдәм итә? (Яктылык кайтаручы элементлар – фликерлар.) 

– Юл аша чыкканда кышкы якты кояш комачаулый. Яктыдан күзләр чагыла, һәм кеше начаррак күрә. Юл аша чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәк? (Бик игътибарлы булырга кирәк.)

– Кыш көне юллар тайгак була һәм үтеп баручы транспорт  каршысында егылу мөмкин. Егылмас өчен нишләргә кирәк? (Аяк киемен дөрес сайларга кирәк, юлда  йөргәндә әти-әнидән кулны ычкындырырга ярамый.)

– Күп кар яву сәбәпле юлларда кар көртләре барлыкка килә, алар өлкәннәргә һәм балаларга якынлашып килүче транспорт чарасын күрергә комачаулый. Юл аркылы чыга башлаганчы нишләргә кирәк? (Автомобильләрнең юклыгын күрү өчен, көрт артыннан үрелеп карарга кирәк.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Сары рәсем астында нәрсә бар, таптыгызмы? Креслоның икенче өлешен табалар.

Тәрбияче. Яшел ук безгә кая барырга күрсәтә? (Музыка почмагына.) (Кәгазьне яшел төскә буйыйлар һәм машина тәгәрмәче эзен күрәләр.) Тәгәрмәч астында нәрсәдер бар бугай, карыйк әле. (Музыка почмагындагы уенчык машина тәгәрмәчләре астыннан тылсымлы капчык яки конверт табалар. Эчендә һәр балага җитәрлек икегә бүленгән транспорт төрләре рәсемнәре: велосипед, самокат, автомобиль, трамвай, самолет, такси һ.б. Күңелле музыка астында бииләр, музыка туктагач, үз парларын табып, парлашып түгәрәккә басалар һәм транспорт төрен атыйлар. Уен беткәч, автокреслоның өченче соңгы өлешен табалар.)

III. Йомгаклау өлеше. Рефлексия

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, без нәрсә таптык? (Автомобиль креслосы.) Ул нәрсә өчен кулланыла? (Балалар машинада йөргәндә креслога утырып, каешны эләктереп йөрергә тиеш.) Кресло булмаса, машинага утырырга ярыймы? (Юк, бу бик куркыныч) Сезгә автомобиль креслосын эзләү авыр булдымы? Нинди яңалык белдегез? Нәрсә иң кызыгы булды? Бу турыда кемгә сөйләрсез?

– Миңа сезнең белән бик күңелле булды һәм фликерлар бүләк итәсем килә. Юлларда йөргәндә сак булыгыз!