Юбилеең белән, мәктәбем!

№ 137 

Гөлнур КАСЫЙМОВА,

Казандагы 98 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

80 яшь тулды мәктәбемә –

Зур юбилей, узган зур гомер.

Ничә буын синдә белем алган,

Изге теләк теләгән күңел.

80 еллык матур тарихың бар,

Шәкертләрең синең җитәрлек.

Арасында шундый зур шәхесләр,

Дан казанган, исең китәрлек.

Әй, мәктәп, мәктәбем! Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып кабат сиңа килми дә, кем генә үткән балачагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын искә алмый икән?! Әйе, чыннан да, мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. «Үз мәктәбенең тарихын белмәгән кешенең киләчәге өметсез», дибез. Безнең  мәктәбебез тарихы да еракларга барып тоташа. Мәктәп 1939 елда төзелә. Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәп укучыларын башка күрше мәктәпләргә күчерәләр, һәм безнең мәктәп 1941 – 1943 елларда госпиталь хезмәтен башкара. 1944 елда укыту яңадан торгызыла. Мәктәбебез белемле һәм талантлы укытучылары белән шул елларда ук дан тота. Мәсәлән, химия укытучысы Антонина Артемьевна Лебедева, атказанган укытучы Георгий Сергеевич Кожевников, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Андреевна Разумовская, шулай ук 18 яшьтә өлкән вожатый булган, аннан соң, институт тәмамлап, гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын да алып барган, гомумән, гомеренең 60 елын балалар белән эшләүгә багышлаган Надежда Ивановна Обыденова; шушы мәктәптә укып, институтны тәмамлаганнан соң туган мәктәбенә кайтып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы мәктәптә эшләгән Ангелина Михайловна Евстратова…

Мәктәбебездә бушка төрле түгәрәкләр үткәрелгән: драма, гимнастика, хор, әкият һәм тарих, химия, физика фәннәреннән түгәрәкләр. Узган гасырның 60 нчы елларында мәктәбебез спорт буенча уңышлары белән дан тоткан. Мәктәптә «Орбита» спорт клубы эшләгән һәм бик күп кенә ярышларда югары үрләр яулаган. «Орбита»ның 50 еллыгына мәктәптә музей ачылган. Мәктәпнең биологлары мәктәп яны территориясендә зур эш башкарганнар. Алар анда яшелчә, җиләк-җимеш утыртканнар. Ә инде мәктәп бакчасында үстерелгән уңыш ашханәдә балалар ашатуга тотылган.

Шулай ук мәктәбебезнең кайбер укучылары, укытучы  һөнәрен үзләштереп, нәкъ менә үзләре укыган мәктәпкә  эшкә кайтканнар. Мәсәлән, Наталья Евгеньевна Иванова – башлангыч сыйныфлар укытучысы, хезмәт стажы – 36 ел; Марина Валентиновна Назарова – башлангыч сыйныфлар укытучысы, хезмәт стажы – 37 ел; Ольга Алексеевна Барашкова – физкультура укытучысы, хезмәт стажы – 38 ел; Ольга Сергеевна Худякова – музыка укытучысы, хезмәт стажы – шулай ук38 ел.

Гомерләре буе шушы мәктәптә генә эшләүче укытучыларыбыз да бар: Мария Алексеевна Трофимова – башлангыч  сыйныфлар укытучысы, хезмәт стажы – 40 ел; Габбас Габделбари улы Сәгъдәтуллин – физкультура укытучысы, хезмәт стажы – 30 ел; Наилә Фирдус кызы Усманова – башлангыч сыйныфлар укытучысы, хезмәт стажы – 36 ел; Фәнисә Наил кызы Фәритова – математика укытучысы, хезмәт стажы – 35 ел; Татьяна Павловна Топыркина – география, биология  укытучысы, хезмәт стажы- –31 ел һәм үземнең дә хезмәт стажым – 23 ел.

Менә шулай, гомер аккан су кебек акрын генә үтеп бара. 23 ел дәвамында мин инде өч чыгарылыш сыйныфымны олы юлга озаттым, бүгенгесе көндә VII Б сыйныфын җитәклим. Кайсы гына чыгарылыш сыйныфы укучыларымны алсам да, һәрберсенең үзенә бер төсле холык-фигыле, белемгә, иҗатка омтылышлары булды. Һәрберсе олыны – олы, кечене кече итә белде. Бүгенгесе көндә укучыларым белән күрешеп, аралашып яшәвебез дә аларның миңа булган хөрмәтедер дип уйлыйм.

Гомумән, мәктәп еллары һәркем күңелендә якты хатирә булып саклана. Бүгенгесе көндә мәктәбебездә 54 укытучы хезмәт куя. Кайсы гына кафедраны алсаң да, һәрберсендә тырышып, үз эшен җиренә җиткереп эшләүче укытучылар эшли. Мәктәбебез директоры Айгөл Илдар кызы Авзалова мәктәп һәм коллектив белән бик оста, грамоталы, үз эшен белеп идарә итә. Мәктәбебезнең юбилей көнендә аңа бары тик изге теләкләр генә телисе килә! Бүгенге көндәге кебек гел алгы сафта, укытучылар коллективы һәрдаим дустанә мөгамәләдә булып, тагын да зур үрләр яулап яшәргә һәм эшләргә  насыйп булсын иде!

Мәктәп сукмагыннан атлый-атлый,

Күпме вакыт, еллар үтелгән.

Күңел түребездә истәлекләр

Түкми-чәчми канга сеңелгән!

Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия,

Укытучы һөнәрен  һәрчак зурлап

Күпме кеше безгә баш ия!

Сокланырлык гомер кичерәбез,

Балалар дип янып яшибез.

Олы җанлы, киң күңелле, якты

Фәрештәгә тиңләр кеше без!