Йөрткән сезне язмышлар…

Йөрткән сезне язмышлар…

(дәрестән тыш чара эшкәртмәсе)

 

Раушания НУРТДИНОВА,

Сарман районы

А.Тимергалин исемендәге

Искеминзәләбаш төп мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

 

1 нче алып баручы.   30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 1991 елдан башлап,  30  октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921–1953 еллардагы репрессияләр вакытында илебездә 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә репрессиягә юлыккан кешеләрне  искә алу көне бу.

2 нче алып баручы. Хәзерге чорда шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне торгызу, нахакка гаепләнгән язучыларның исемнәрен халыкка кайтару, аларның исемнәренә кайчандыр атылган кара тапларны юып төшерү – җәмгыятебез алдындагы зур бурычларның берсе. Аларны онытырга ярамый.

1 нче алып баручы. Башка халыклар кебек үк, татар халкы да тоталитар режим аждаһасына үзеннән күп корбаннар биргән. Татарстан Язучылар берлеге шушы елларда иң зур югалтуларга дучар була. 1934 елда СССР Язучылар берлеге төзелгәч, Татарстаннан әгъза яки әгъзалыкка кандидат итеп рәсмиләштергән 30 татар язучысының уналтысы репрессиягә эләгеп, унысы НКВД тырнаклары астында һәлак була. Язучылар берлегендә ниндидер сәбәпләр аркасында әгъза булып тормаган, әмма иҗатлары, исемнәре белән халыкка танылган башка репрессияләнгән каләм ияләрен дә кушсак, әлеге сан берничә дистәгә җитә.

2 нче алып баручы. Гадәттә, без репрессия корбаннарын бер калыптан карап күз алдына китерергә гадәтләнгәнбез: чын патриотны, ялкынлы коммунистны тик торганнан, бер гаепсезгә кулга алалар, бик каты җәзалыйлар, булмаган гаебен танырга мәҗбүр итәләр һәм ахырдан ул кешене атып үтерәләр. Күпчелек очракта шулай булган да… Араларында чын көрәшчеләр дә, большевистик режимның асылын аңлап эш итүчеләр дә булган. Гаяз Исхакый премиясе лауреаты, талантлы язучы, татар әдәбиятында фәнни–фантастик жанрны үстереп җибәрүчеләрнең берсе –авылдашыбыз Адлер Тимергалинны шундыйлар исәбенә кертеп була. Без мәктәбебез, мәктәптә урнашкан Адлер Тимергалин исемендәге авыл музее, туган тел кабинеты батыр йөрәкле, чын көрәшче исемен йөртү белән горурланабыз. Бүген без Адлер Камил улы Тимергалинны искә алмасак, дөрес булмас иде.

1 нче алып баручы. 1949 елның ахырында Татарстан Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына кулдан язылган өндәмәләр керә башлый. Дәфтәр битендәге  өндәмәләрдә коточкыч, акылга сыймый торган нәрсәләр күрсәтелгән була. Хәтта бер өндәмә «Сталинга үлем!» дигән коточкыч лозунг белән тәмамлана. Кем икәнлеге бик тиз ачыклана. Ул Казан университеты физика факультетының икенче курс студенты авылдашыбыз Адлер Камил улы Тимергалин булып чыга, ул яшәгән фатирда тентү үткәрәләр. «Җинаятьче» баш тартмый, барысын да танырга мәҗбүр була. Көндәлекләрендә барысын да җентекләп язган: ничек итеп большевистик режимның җинаятьчел асылына төшенә башлаганнарын да, күмәк хуҗалык әгъзаларының нинди шартларда яшәүләре, татар халкының теле, мәдәнияте, киләчәге турында да – кыскасы, ничек итеп режимга каршы көрәшә башлавы – барысы да теркәлгән.

2 нче алып баручы.   Шуннан китә дәһшәтле төрмә чынбарлыгы: сорау алулар, ялгыз камерада ярым ач тотулар, салкын карцерлар, йокысыз төннәр… Ул үзе бу турыда болай дип сөйләгән:

 (А.Тимергалин булып, музейда саклана торган аның киемнәрен киеп, 9 сыйныф укучысы Булат чыга).

– Юк, кыйнау-фәлән дә, җәзалау да булмады… Нигә җәзаларга? Мин бит берсеннән дә баш тартмадым. Әйе, мин яздым, дим. Әйе, совет властен җаным сөйми, Сталинны күралмыйм… Халкым кичергән авырлыкларның барысына да ул гаепле… Кыскасы, җебеп төшмәдем, үземне шактый кыю, хәтта горур тоттым… Ни өченме? Беренчедән, бик яшь идем әле… 1 нче гыйнварда миңа унтугыз яшь тулды, 2 нче гыйнварда кулга алдылар. Икенчедән, мин җанымны фида кылырга әзер идем. Мондый коллыкта, ачлыкта – ялангачлыкта яшәгәнче, үлүең мең кат яхшырак дип уйладым. Шуңа да Черек күл җәлладларының янауларларына исем китмәде…

1 нче алып баручы.  А.Тимергалинның сүзләрен аның белән бер чорда шул ук төрмәдә утырган якташларыбыз Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Сөббух Рәфыйковлар да раслаган. Алар әйтүенчә, Адлер Тимергалинның батырлыгына, үзен кыю, горур тотуына  төрмәдә утыручылар да сокланган. Барлык тоткыннар  аны чын күңелдән ихтирам иткән…

2 нче алып баручы. Тоткын Адлер Тимергалинның үзен шулай тотуына тикшерүчеләр дә аптырап кала. Акылы сәламәт кеше үзен болай тота алмас, психик яктан зәгыйфь булган кеше генә үзен шулай тота алыр дип уйлаганнар. Моны сизеп алгач, ул үзе дә тиле булып кылана башлый. Башын юләргә салып, әллә нинди тузга язмаган  сүзләр сөйли, тикшерүче белән шактый куркыныч уен алып бара. Әлбәттә, Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында башын юләргә салучыларны аерырлык белгечләр  була. Ләкин, күрәсең, аларның үзләре өчен дә тоткынны тиле итеп күрсәтү кулайрак булгандыр. «Сталинга үлем!» дигән сүзләр белән тәмамланган өндәмәләрне акыллы баштан язып булмый ич! Ә булса, алар нәрсә караган, обком кайда булган дигән сораулар туу ихтимал бит!

1 нче алып баручы. Кыскасы, медицина экспертизасы А.Тимергалинны психик яктан зәгыйфь, димәк, кылган эшләре өчен җавап бирерлек түгел дип таба. Кем белә, бәлки, табиблар бу ябык, ак йөзле яшүсмер егетне жәлләп, тормыш юлын җимермәскә теләп шулай эшләгәннәрдер…

2 нче алып баручы. Экспертиза нәтиҗәсендә Адлер Тимергалинны җаваплылыктан азат итәләр һәм мәҗбүри рәвештә төрмә режимындагы махсус шифахәнәгә дәваланырга җибәрәләр. Ул ел ярым гомерен  психик авырулар хастәханәсендә үткәрә. Махсус лагерьдан чыгу белән, Адлер Тимергалин күпмедер вакыт авылыбызда, укытучы ата-аналары янында яши, аннан соң Урта Азия якларына чыгып китә. Казанда барыбер көн күрсәтмәсләрен яхшы аңлый ул. Урта Азия якларында Адлер Тимергалин институт тәмамлый, укытучы булып эшли һәм акрынлап яза башлый, соңрак фантастик жанрда иң актив, нәтиҗәле эшләүче язучы данын ала.

(Адлер Тимергалин булып киенгән 9 нчы сыйныф укучы Булат аның туган авылыбызга багышланган «Нигезем синдә минем, туган ягым, сиңа кайта минем уйларым…» шигырен яттан сөйли).

1 нче алып баручы. Райондашыбыз язучы Сөббух Һади улы Рәфыйковның тууына (15 июльдә) 105 ел тулачак. Сөббух ага Рәфыйковны да 15 елга якын төрмәләрдә газап чиктергәннәр, 20 ел буена туган ягын кайтып күрә алмаган. 1937  елның 17 октябренда яшь язучы НКВД тарафыннан кулга алына. Аны кулга алганда Сөббух Рафыйковка нибары 24 яшь була. Яшь шагыйрь, прозаик, журналист, «Кызыл яшьләр» газетасында бүлек мөдире, соңыннан Татарстан китап нәшриятында редактор… Педагогия институтының читтән торып уку бүлегенең икенче курс студенты. Берничә хикәя, бер шигырь җыентыгы авторы. Әле өйләнергә дә өлгермәгән ялгыз егет. Кулга алуның  сәбәбе – ул бер төркем язучылар белән бергә Галимҗан Ибраһимовка  50 яшь тулу уңаеннан аны котлап язылган күмәк хатка имза куйган икән (әлбәттә, сәбәбе ул гына булмый). Совет хәрби мәхкәмәсе С. Рәфыйковны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык  хокукларын чикләргә, дигән карар чыгара. Яшь әдип башта Соловки концлагерена, аннан Төньяк Себердәге металлургия комбинаты төзелешенә җибәрелә. 1947 елда да хөкем ителгән вакытын  тутыргач та аңа туган якларына кайтырга рөхсәт итмиләр. 1951 елның 9 июнендә шул ук  элекке «җинаятьләре» өчен яңадан хөкем ясалып, әдип этап белән Красноярск өлкәсенә  гомерлек сөргенгә озатыла. Норильскига  сөрелгәндә дә ул әле япь-яшь, коңгырт кара чәчле, зур соргылт күзле, аксыл йөзле, һаман елмаеп тора торган дәртле егет була.

(Рафаэль Мостафин һәм Сөббух Рәфыйков булып киенгән 9 нчы сыйныф укучылары чыга, талгын музыка ишетелә).

– Сөббух Рәфыйков, кулга аласыларын алдан белә идегезме? Әллә бәла көтелмәгәндә башыгызга килеп төштеме?

– Сизендем, Рафаэль Мостафин, минем баш өстендәге болытлар 1937 елның башыннан ук куера башлаган иде. Комсомолдан гына да өч мәртәбә чыгардылар – март, июль, октябрь айларында. Әүвәле кулак малае, сәүдәгәр токымы дип бәйләнделәр. Урта хәлле крестьян баласы икәнемне исбат иткәч, яңадан торгыздылар. Аннан соң «троцкийчылар», «халык дошманнары» белән бәйләнештә булуда гаепләделәр. Анысын да кире кактым. Ахыр чиктә Галимҗан Ибраһимовны юбилее белән котлап язган адреска кул куйган өчен персональ эшемне тикшерделәр.

Комсомолдан  чыгару – бер хәл, эшемнән кудылар, хезмәт иткән газетамда «мораль яктан череп таркалуда» гаепләп язып чыктылар. Ул вакытта шулай иде бит: синең турында газетада мәкалә чыкты исә, бер-ике көннән  Черек күлдән килеп алып китәләр. Чөнки мәкаләне дә алар кушуы буенча бастыралар, барысы да план буенча эшләнә.

– Черек күл җәлладлары бар «гаепләрегезне танып», кыйнап кул куярга мәҗбүр иттеләрме?

– Кыйнау, бозлы карцер, тәүлекләр буе стена янында бастырып тоту – бер хәл… Менә, әйтик, җәлладлар сине чишендереп идәнгә яткызып сала. Берсе итек үкчәсе белән синең җенси әгъзаларыңа китереп баса. Йә, хәзер үк барысына да кул куясың, йә фәлән әйбереңне сытып ташлыйм, имеш. Шунда нишләр идегез?

– Тикшерүчеләрнең исем-фамилияләрен хәтерлисезме, Сөббух Рәфыйков?

– Үлгәнче онытасым юк! Ләкин әйтмим. Чөнки әйтмәскә дип кул куйдым. Казаннан мине атаклы СЛОН (Соловецкий лагерь особого назначения) лагерена, Соловкига алып киттеләр. Бер елдан соң Норильскида урнашкан зур лагерьга күчерделәр. Мин анда җир казыдым, никель рудасы чыгардым, металлургия комбинатын төзүдә катнаштым. Ниндидер могҗиза белән исән калдым. Яшьлегем, тазалыгым ярдәм иткән, күрәсең.

Ун елымны көне-сәгатенә кадәр тутырып, лагерьдан чыктым. Ләкин Норильскидан китәргә рөхсәт итмәделәр – тагын биш елга гражданлык хокукларымнан мәхрүм ителгән кеше буларак, мин шул ук комбинатта күзәтү астында яшәргә тиеш булдым. Биш елның дүртесе үтеп, туган якларга кайту турында хыяллана башлагач, 1951 елның июнендә тагын бер суд булды. Монысында яңа гаеп эзләп тормадылар – иске «гаебем» өчен, элеккегә өстәп, мәңгелек сөргенгә хөкем иттеләр. Сөрген урыны итеп шул ук Норильск комбинатын билгеләделәр. (Сөббух Рәфыйков булып киенгән укучы аның «Ак төн» шигырен  яттан сөйли).

– Сөрген вакытында ни белән шөгыльләнергә туры килде сезгә, Сөббух, яшьтәш?

– Кырыгынчы еллар ахыры булса кирәк, Сталин әле исән. Мин Норильскида управдом булып эшли идем. Октябрь бәйрәме якынлашкач, кызыл флаглар эләргә куштылар. Кызыл материя юк – теләсәң кайдан тап! Ничектер кызыл буяу  юнәттем дә, ак материяне кызылга манып, флаглар ясап элдем. Икенче көнне иртән иртүк, әле ашарга да өлгермәгән идем, зобанилар килеп җиттеләр. «Син, контра, панимаешь, нишләп кара әләм элдең? Әллә анархистлар яклымы?». Бернәрсә дә аңламыйм. Урамга алып чыгып күрсәттеләр. Чыннан да, мин элгән әләмнәр кап – кара. Коелдым да төштем… Ярый әле НКВД начальнигы ипле кеше булып чыкты. Өйдә калган кызыл материя кисәкләрен күрсәттем. Шулардан  яңа әләмнәр ясап элеп карадык. Бер-ике сәгатьтән каралдылар да чыктылар. Җил юк, салкын томан, сарылы – яшелле төтеннәр бар да җиргә ята… Ул төтендә  нинди генә газлар булмагандыр… Ниндидер химик реакция булган, күрәсең. Менә сиңа экология! Ул вакытта аны уйлаган кеше бар идеме соң…

Чираттагы бәйрәм алдыннан шуңа охшаш тагын бер вакыйга булды. Тоткыннар НКВД сакчылары өчен яңа торак йорты төзиләр. Шуны кабул итү комиссиясе белән карап йөргәндә, мин су кранын ачып карамакчы булдым. Әллә катырак борганмын, әллә эшләнеше шундый гына булган – мин кагылу белән, торба каерылды да чыкты. Китте шуннан су ташкыны. Шулкадәр  каты басым астында акты – астан өскә кадәр бөтен катларны су басты. НКВД хезмәткәрләренең ачулары чыкты. Мине «корткычлыкта» гаепләп, атарга җыендылар… Экспертиза ярдәме белән генә хаклыгымны раслый алдым…

2 нче алып баручы. Кайгы-хәсрәт берүзе генә йөрми, диләр. Сөббух агага «халык дошманы» мөһере сугылгач, туганнарын төрлечә кимсетүләр, җәберләүләр башлана. «Халык дошманы туганының апасы, энесе» дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән. Шуларга түзә алмаган энесе  Самат Сахалинга чыгып китә. Апасы Хәерлебанат Үзбәкстанда сыену урыны таба.

1 нче алып баручы. Туган якларына ул 20 ел үткәч – 1957 елда гына кайту бәхетенә ирешә. Нөркәйдәге Чагыл тау, Сабит чишмәсе кайчандыр итәгендә ялан тәпи атлар саклаган, чишмә буйларында су чәчрәтеп уйнаган улын сагынган, юксынган икән шул… Авыл халкы, мәктәп өчен  ул бик олы кунак иде. Аның белән очрашырга халык болыт кебек агылып килде, тәбрикләү сүзләренең, чыгышларның иге-чиге булмады.

Сөббух Рәфыйков булып киенгән укучы чыга.

– Таһир абый (Нөркәй авылы укытучысы), сорау алганда нинди генә ерткычлыклар эшләмиләр анда. Тәнеңнең карар җире калмаганчы дагалы итекләр белән типкәләүләр дисеңме, тырнак астына күгәргән кадаклар кагу, ишек  белән кысып кул бармакларын сындыру, ирләрнең ирлек сәләтен бетерү дисеңме, берсеннән дә чирканмыйлар җәлладлар. Шул җәзалаулар хакында иреккә чыккач беркемгә дә сөйләмәскә, авызны йозакта тотарга дип, ничәмә-ничә җиргә кул куйдырулар, кимсетүләр. Аларны искә төшерүгә тәннәр чымырдап китә, йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып дөпелди. Шуңа да бу тәмугны бик бәхетлеләр генә кичә…

2 нче алып баручы. Сталин Сөббух Рәфыйковның каләмен алса да, рухын җимерә, күңелен төшерә алмаган, йөрәгендәге хисен сүндерергә көчсез булып калган. Туган ягына кайтканда такта чемоданында шигырьләре кайта. «Беренче яз» романының караламасы кайта, күпме әйтелмәгән сүзләре кайта. Алда әле 14 ел иҗат гомере булган. Зәй шәһәре аның өчен илһам чыганагы була, калган гомерен шунда уздыра ул.

Китапханәче, презентация кулланып, Сөббух Рәфыйковның биографиясе белән таныштырып үтә, әсәрләреннән, аның турында язылган чыганаклардан төзелгән күргәзмә белән таныштыра.

Сөббух (Габделсөббух) Рәфыйковның шәҗәрәсе белән (Дамир Гарифуллин төзегән) татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Равил кызы таныштыра («Норильлаг тоткыны» китабындагы фотолардан ясалган презентация ярдәмендә). Ул аның әтисе Мөхәммәтһади, әнисе Мөһривафа, туганнары (энесе Самат, апасы Хәерлебанат), гаиләсе (хатыны Хәлимә, кызлары Әлфия, Нәфисә, Сания), нәселендәге күренекле, укымышлы кешеләргә туктала (Олы Нөркәй авылының типтәр мәхәлләсе имам-хатыйбы Салих Гатаулла улы Таишев, ТРның атказанган укытучысы Таишев Мазһар Салих улы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1985– 1999 елларда Татарстан мәдәният хезмәткәре Таишев Марсель Мазһар улы һәм башка туганнары).

1 нче алып баручы.  Нахак тоткынлык, нахак газаплар эзсез узмаган шул. Тоткынлыкта алган таушалулар Сөббух аганы  58 яшендә үк якты дөньядан алып киткән. Шәм шикелле, факел шикелле, бик кыска гына ара янып алган да мәңгелеккә сүнгән. Аны үзе исән чагында да Казан каласында яшәгән әдипләр кебек күтәреп йөртмәгәннәр, күккә чөймәгәннәр. Әмма якты эзе, без дистә еллар сокланып укырлык әсәрләре  калган. Ул һаман безнең арада. Татар теле исән чагында аның онытыласы юк.

2 нче алып баручы. Татарларның тарихы бик күп фаҗигаләрдән тора. Аның күренекле шәхесләрен яки үтергәннәр, яки алар көрәштә һәлак булганнар, яки алар зинданнарда черетелгәннәр. (Презентациядә фотолары күрсәтелеп барыла). Никадәр дәүләт эшлеклеләре, хуҗалык җитәкчеләре, мәдәният әһелләре, галим, язучы, мөгаллим, рәссамнар һәм башкалар башларын салганнар… Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алыйк… (Метроном)