«Йорт кошлары» темасына белем бирү эшчәнлеге
Зәлия ИШТУГАНОВА,
Казандагы Мәрҗани исемендәге
2 нче татар гимназиясенең
мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре
тәрбияче,
педагог-психолог.
Максат. Йорт кошларын башка төр кошлардан аерырга өйрәнү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, йорт кошларының кешегә файдасы турында балаларның белемнәрен арттыру.
Хәерле көн, балалар! Шөгыльне без гадәттәгечә табышмаклардан башларбыз. Җавабын белерсезме?
- Йомры-йомшак, сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә (чеби)
- Иртән бик иртә тора, матур итеп кычкыра (әтәч)
- Канаты бар, аягы бар, үзе йөзә алмый (тавык)
- Су төбенә төшә, чыланмыйча чыга (үрдәк)
- Суда юынып алды, өсте коры калды (каз)
Әйе, афәрин балалар, булдырдыгыз! Табышмаклар йорт кошлары турында иде.
Бүгенге шөгылебезнең темасы да йорт кошлары дип атала. Әйдәгез, бергәләп нинди кошлар йорт кошлары исемлегенә кергәнен белик. Йорт кошлары исемлегенә тавык, әтәч, чеби, каз, үрдәк, күркә керә. Алар барысы да авылда яшиләр. Йорт кошлары барысы да төрле ярмалар белән тукланалар.
Йорт кошлары да кешегә бик күп файда китерәләр. Мәсәлән, тавык-йомырка сала, шулай ук тавыкның ите дә бик файдалы. Әтәч-тавыкларны җыйнап йөри, иртән иртүк кикрикүк дип кычкырып, хуҗаларны йокыдан уята.
Каз, күркә, үрдәкнең дә ите бик файдалы, шулай ук каз белән үрдәкнең йоныннан йомшак мендәрләр дә ясыйлар.
Балалар, әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Сезнең каршыгызда йорт кошлары рәсемнәре һәм туры килмәгән бер кош рәсеме булачак. Сез туры килмәгән шул кошны табырга тиеш буласыз.
Беренче рәттә безнең әтәч, тавык, ябалак ясалган. Кайсы кош туры килми? Әйе, афәрин балалар! Ябалак туры килми, чөнки ул йорт кошы түгел.
Икенче рәтне карыйк. Күркә, үрдәк, чеби. Бу рәттә кайсы кош артык? Әйе, афәрин балалар! Бу рәттә барысы да йорт кошлары, туры килмәгән кош юк.
Өченче рәттә каз, тукран, тавык ясалган. Әйдәгез әле балалар, уйлап карыйк, бу рәттә кайсы кош артык икән? Әйе, балалар! Тукран туры килми, чөнки ул йорт кошы түгел, ул урман кошы.
Әйдәгез, дүртенче рәтне дә карап үтик. Үрдәк, тутый кош, каз ясалган. Кайсы кош артык икән? Әйе, балалар! Бу рәттә тутый кош туры килми, чөнки ул да йорт кошы түгел.
Афәрин балалар, булдырдыгыз! Хәзер без сезнең белән йорт кошларын башка төр кошлардан аерырга өйрәндек.
Балалар, бүген без сезнең белән йорт кошлары белән таныштык. Аларның кайда яшәүләре, ничек тукланулары, нинди тавыш бирүләре турында белдек. Шулай ук аларны башка төр кошлардан да аерырга өйрәндек.
Хәзер, саубуллашыр вакыт килеп җитте. Сау булыгыз, балалар!
