Йомры икмәк әбисен эзли

 

(Уртанчылар  төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Гөлшат ГАЛИМӘРДАНОВА,

Актаныштагы 2 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, эстетик-сәнгать үсеше, физик үсеш.

Максат: ТРИЗ технологиясе кулланып үзгәртелгән әкияттә, адвент календарьдагы биремнәрне үтәп,  йомры икмәккә ярдәм итү.

Тәрбия бурычы: балаларда игътибарлылык, тирә-юньдәгеләргә карата булышу теләге тәрбияләү, бердәм эшчәнлектә үзара килешеп эшләү  күнекмәләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: эшчәнлек барышында проблемалы ситуацияләрне чишү юлларын эзләү күнекмәләрен, вак моториканы үстерү, балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, хәтерен, образлы фикерләвен, пумала белән буяу күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны ныгытуны дәвам итү, тикшеренү  эшчәнлегенә кызыксыну булдыру: комның үзлекләрен өйрәнү, өчпочмак, квадрат фигураларын ныгыту.

Көтелгән нәтиҗәләр: балаларның биремнәрне үтәгәндә килеп чыккан проблемаларны тәрбияче белән һәм үзара килешеп чишүләре, җәнлекләргә карата игътибарлы-кайгыртучан булулары, белемнәрен арттыру.

Сүзлек өстендә эш: юеш, коры, өчпочмак, турыпочмаклык, квадрат.

Методик алымнар һәм чаралар:  уен, эксперименталь эш, күрсәтмә материал,  сүзлек өстендә эш,  сөенеч мизгеле, сораулар, үсендерү-мактау, искә төшерү, ныгыту, үзеңә бәя бирү, әңгәмә , практик эш.

Җиһазлар: өй формасындагы адвент календарь, 1, 2, 3, 4, 5 саннары, йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке уенчыклары,  кишерләр салынган тартма, юеш һәм коры ком тутырылган контейнер, магнитофон язмасы,  күчтәнәч.

Тарату әсбаплары: һәр балага кечкенә көрәкләр, воронкалар, рәсемнәр, пумалалар, балалар санынча геобордлар, рәсемләү өчен материал.

 

Эшчәнлек барышы

Оештыру минуты

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек?

Балалар. Исәнмесез.

(музыка тавышы, Йомры икмәк керә.)

Тәрбияче. Исәнмесез. Балалар, безгә нинди әкияттән кунак килгән соң?

Балалар. «Йомры икмәк» әкиятеннән.

Тәрбияче. Балалар,  сез әкиятләр яратасызмы?

Балалар.  Әйе, яратабыз.

Тәрбияче. Сез нинди әкиятләр беләсез?

Балалар.  Йомры икмәк, өч кыз, шалкан, теремкәй, чуар тавык, куян кызы, су анасы…

Йомры икмәк. Исәнмесез. Әйе, чыннан да сез әкиятләрне бик яратып тыңлыйсыз һәм карыйсыз. Бүген мин сезгә әкият иленә кунакка  барырга тәкъдим итәм. Менә шундый тылсымлы  әкият өе алып килдем. Ул гади  түгел, серле.

Анда минем әбием яши. Ләкин кайсы квартирда яшәгәнен генә оныттым. Ярдәм итегез әле?

Тәрбияче. Йомры икмәккә ярдәм итәбезме.

Балалар. Әйе.

Тәрбияче.  Бу серле өйгә саннар язылган. Нинди саннар язылган? (Балалар белән саннарны кабатлау.)

Хәзер иң кечкенә санны табып ачыйк инде.  Нәрсә яшерелде икән анда?

(Бер бала, 1 санын табып, тәрәзәне ача һәм Куян чыга.)

Тәрбияче. Исәнме, Куянкай. Без Йомры икмәкнең әбисен эзлибез. Син күрмәдеңме?

Куян. Исәнмесез. Әгәр миңа булышсагыз. Мин дә сезгә ярдәм итәрмен. Минем кечкенә куяннарым кишер яраталар.  Кишерләремне саклар өчен, коры ком кирәк. Юеш комда алар чериләр. Ике тартмага ком алып кереп куйдым,  сез миңа комнарны аерып бирегез әле.

Тәрбияче. Борчылма, Куянкай, без сиңа булышырбыз.

Балалар, әйдәгез, ике командага бүленик әле. Кызыл футболка кигәннәр кызыл савытлар янына, зәңгәр футболка кигәннәр зәңгәр савытлар янына барыйк әле.

Балалар, бу комны тотып карагыз әле. Ком нинди.

Балалар. Юеш.

Тәрбияче. Көрәкләр белән комны бүрәнкәгә салыйк әле. Бүрәнкәдән  ком агамы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Ни өчен акмый.

Балалар. Ул юеш, авыр, ябышып тора.

Тәрбияче. Әйе шул, ком юеш,  кишер юеш комда бозыла.

Ә хәзер бу савыттагы комны тотып карыйк. Ком нинди?

Балалар. Коры,  ком җиңел, таралып тора.

Тәрбияче. Бу ком нинди булды инде?

Балалар. Коры, җиңел, таралып тора.

Тәрбияче. Коры комда кишер яхшы саклана. Куяннарның кишерләре яхшы саклансын өчен, коры комга кумеп куябыз.

Куянкайга булыштык. Балалары, кыш көне рәхәтләнеп, кишер ашарлар.

Куян. Рәхмәт. Мин сезгә юлны күрсәтәм. 2 нче квартирга барыгыз.

( 2 санын табып, тәрәзәне ачабыз Бүре чыга.)

Тәрбияче. Исәнме, Бүрекәй, син  әбине күрмәдеңме?

Бүре. Исәнмесез. Сез миңа булышсагыз. Миндә ярдәм итәрмен.  Минем балаларыма  кыш көне туңмас өчен,  өй салырга кирәк. Үзем төзеп карадым. Булдыра алмадым. Сез миңа өйләр ясап бирегез әле.

Балалар. Ясарбыз.

Тәрбияче. Бүрекәй, без сиңа тылсымлы уенчыклардан бик шәп өй салып бирербез. Карыйк әле, нишләп бүрекәй өй сала алмады икән? (Проекторада өй карау.)  Өйнең нәрсәләре бар.

  • Стенасы, түбәсе.
  • Стенасы нинди геометрик фигурадан ясалган?
  • Түбәсе нинди геометрик фигурадан ясалган?

– 1 нче рәсемгә карыйк әле. Бүре өйне нинди геометрик фигуралардан  салган.

  • Стенасын өчпочмактан, түбәсен турыпочмактан.

Бу өйдә яшәп булмый, стена өчпочмак булса,  түбә авып китә.

  • 2 нче рәсемгә карыйк әле. Бу өй дөрес салынганмы.

Юк. Стенасы түгәрәктән, түгәрәк тәгәрәп китә.

–3 нче рәсемне карыйк.

Бу өй дөрес салынган. Стенасы квадраттан, түбәсе өчпочмактан тора.

Тәрбияче. Дөрес, молодцы. Бүрекәйгә өйне геобордта, резинкалар кулланып төзербез.

Өстән-аска өебезнең стенасын аска урнаштырабыз. Резинкаларны тартып квадрат ясыйбыз. Түбәсен ясау өчен, бер кадакка эләктерәбездә, өчпочмак ясыйбыз.

(Балалар, өстәл артына утырып,  өй төзиләр.)

Балалар нәрсә төзедегез?

Өйнең стенасы ….

Өйнең түбәсе……

Бүре. Рәхмәт. балалар, 3 нче квартирга барыгыз.

Тәрбияче. Алсу 3 нче квартирга шалтыратып кара әле.

( Өйдән борчылган кыяфәттә Аю чыга.)

Аю. Менә тиздән кыш килер. Мин йокларга ятармын. Мин йокыга киткәнче, сез минем белән уйнасагыз булышырмын.

Тәрбияче. Борчылма, Аюкай, хәзер яраткан уеныбызны бергәләп уйнарбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Кояшка сузылабыз.

Нурларын таратабыз,

Соңыннан кушылабыз,

Бармакларны уйнатабыз,

Тиз генә чүгәлибез,

Яңадан торып басып,

Кулларны чәбәклибез.

Аю:  Рәхмәт сезгә, балалар. Сез минем кәефемне күтәрдегез. Сезгә киләсе юлыгызны курсәтәм. 4 нче квартирга барыгыз.

( 4 саны артыннан Төлке килеп чыга.)

Тәрбияче. Исәнме, Төлкекәй. Син безнең әбине күрмәдеңме?

Төлке. Исәнмесез. Кышка компотлар яптым, ләкин кайсы банкада нинди компот икәнен бутаганмын. Булышсагыз, әбинең кайсы квартирда торганын  әйтермен.

Тәрбияче. Төлкекәй нинди җиләк-җимештән компотлар япты икән.

(Кисточка, сыек май, рәсемнәр.)

 Төлке. Рәхмәт, нәниләрем. Белдем инде  кайсы банкада нинди компотлар икәнен. 5 нче квартирга барыгыз.

Әби. Ииии Йомры икмәгем, кайтып җиттеңме. Башка өлкәннәрдән рөхсәт сорамый чыгып китмә. Рәхмәт, балалар. Күчтәнәч бирә.

Рефлексия.

Тәрбияче. Без бүген кая бардык?  Нәрсәләргә булыштык? Кемне таптык?  Нинди яңалык белдегез.

Балалар. Өй тозедек. Коры комга кишер кумдек.