“Йолдызлы сәгать” чыгарылыш кичәсе

Әлфирә ГАТАУЛЛИНА,

Апас районы

«Гөлчәчәк» Каратун балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Ел саен үткәрелә торган “Йолдызлы сәгать” премиясен  тапшыру тантанасын ачык дип игълан итәбез! (тантаналы музыка). Әлеге бүәк бакчабызның иң сәләтле, иң тырыш балаларга тапшырыла! Без бүген үзебезнең йолдызчыкларыбызны зур юлга, мәктәпкә озатабыз! Йолдызларыбызны алкышлар белән каршы алыйк!

2 нче алып баручы.Бу нинди матур кичә

Бу нинди шатлык бүген?

Бала.  Бумы?

Бергә. Бу – иӊ истәлекле,

Иӊ шатлыклы көн бүген!!!

1 нче бала.Җитте хушлашу сәгате,

И, күӊелле бакчабыз!

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз!

2  нче бала. И, сөекле бакчабыз

Беркайчан онытмабыз.

Ә шулай да, якын дуслар,

Без бүген хушлашабыз!

Җыр «Хушлашабыз бакча белән»

Алып баручы. Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Йолдызлы премиянең җиңүчеләрен атар өчен без сәхнәгә махсус кунагыбыз Тылсымчыны чакырдык.

Тылсымчы  керә, кулында тылсымлы тартма.

Тылсымчы.  Сәламлим сезне, дусларым!

Йолдыз иленнән сәлам!

Иң якты йолдызлар бүген

Безнең залда җыйналган!

Алдып баручы. Исәнме, Тылсымчы! Шушы матур тантанага рәхим ит! Син җиңүчеләребезнең исемнәрен игълан итәргә әзерме?

Тылсымчы. Әлбәттә! Җиңүчеләрнең исеме шушы тылсымлы тартмада. (Тылсымчы тартманы ача, ләкин анда буш була)

Тылсымчы. Аңламадым… йолдызлар шушы тартмада иде бит

Алып баручы. Хәзер нишләрбез икән инде?

Тылсымчы. Кайгырмагыз. Йолдызларның кайда икәнлеген мин чамалыйм, ахры. Мөгаен, алар әкият иленә очканнардыр.

Алып баручы. Ничек барырга  соң анда?

Тылсымчы. Минем тылсымлы плащым бар. Шуны  киясен дә, тылсымлы сүзләр әйтәсен.

Алып баручы. Алайса, әйдәгез тизрәк барыйк, йолдызларны эзләп табыйк! Нинди сүзләр әйтергә кирәк соң?

Тылсымчы. Тылсымлы плащым булыш, әкиятләр иленә оч!

(Балалар әкияти урманга эләгә, анда колакчык киеп, музыка тыңлап Шүрәле керә.)

Шүрәле. Утю-тю-тю-тю, кемнәрне күрәм… Балалар, урманда?!

Тылсымчы. Шүрәле, синме бу, танырлык түгел…

Шүрәле. (рэп стилендә сөйли)

Мин Шүрәле, Шүрәле!

Шүрәлене күр әле!

Үзе бии, үзе җырлый,

Куллар чабып тор әле!

Алып баручы. Хәзер таныдык инде, чынлап та син Шүрәле икән!

Шүрәле. Сез балалар ияртеп нишләп йөрисез соң шушы куркыныч  урманда?

Алып баручы. Юк, безнең балалар кыю, синнән курыкмыйлар! Аннары беренче очрашуыбыз түгел инде синең белән.

Шүрәле. Кайда күрешкән идек соң без?

Алып баручы. Хәтерләмисенмени? Безнең бакчага Тукай абый бәйрәменә килгән идең!

Шүрәле.  (исенә төшергән кыяфәт ясап) Ә, сез идегезмени ул? Шундый кечкенә  идегез, хәзер шундый зууур булгансыз!

Тылсымчы. Әйе, алар бит инде мәктәпкә баралар!

Шүрәле. Нәрсә соң ул мәктәп? Кайда була ул?

Тылсымчы. Мәктәп – ул шундый тылсымлы дөнья. Анда балалар, белем алалар, хәрефләр, саннар кушарга, алырга, бүләргә өйрәнәләр.

Шүрәле: Ай-яй, әйтмә, әйтмә мондый авыр сүзләр (колагын каплый), кәефемне төшерәсеӊ.

Тылсымчы. Бер дә авыр түгел, тырышып укысаң, өйрәнеп була. Телисеңме, без сиңа хәрефләр өйрәтәбез?

Уен “Буквоград”

Шүрәле. (аптырап) Моның кадәр укысагыз, ябыгып, саргаеп, бармакларыгыз, минеке шикелле кәкерәеп бетәр!

Алып баручы. Юк инде Шүрәле! Безнең балалар физкультураны да  бик яраталар әле!

Шүрәле. Карап торам, бигрәк уңган балалар сез! Минем белән урманда каласызмы? Мәктәпкә, әнә апаларыгыз барсын.

Алып баручы.  Юк инде, Шүрәле, дус! Балаларга укырга кирәк!

Тылсымчы. Без йомыш белән килгән идек. Син урманда матур, якты йолдызлар күрмәденме? Шул йолдызлардан башка безнең балаларны мәктәпкә  алмыйлар.

Шүрәле. Күрдем, агачлар башында ялтырап утыралар иде. Әнә алар!

(Йолдызларны бирә)

Алып баручы. Рәхмәт, Шүрәле!

Шүрәле. Уңышлар сезгә балалар! Тырышып укыгыз!

(Музыка тыңлап чыгып китә)

Тылсымчы. Тагын кайсы әкиятләрдә югалган икән йолдызлар! Әйдәгез, эзләп карыйк. (Тылсымлы сүзне әйтә) Тылсымлы плащым булыш, әкиятләр иленә оч!

Кемнедер орыша-орыша Убырлы керә

Убырлы. Карале бу тәртипсезне! Кайда киттен? Тукта! Тукта дим!

Тылсымчы. Нәрсә булды, Убырлы? Кемне орышасын?

Убырлы. Убырлы гына түгел, исегездә калдырыгыз – мин Мисс Убырлы!!! Минем өем бөтенләй кулдан ычкынды! Телевизордан көне буе “Әйдә, биик” программасын карый да, и тотына биергә мин сиңа әйтим! Бүген әнә эстрадный бию биим дип качты! Нишләргә инде миңа!?

Алып баручы. Кайгырма, Мисс Убырлы! Син дә аңа кушылып бие! Бии белмисеңмени?

Убырлы: Мин бии белмим!

Алып баручы. Син бердә борчылма, балалар сине өйрәтерләр. Бакчага йөргән вакытта бик күп биюләр башкардылар алар! Һәм нәтиҗәдә менә нәрсә килеп чыкты.

Күмәк бию

Алып баручы.  Беләсеңме, Мисс Убырлы, безнең балалар, бик зур конкурсларда җиңү яуладылар. Алар төрле музыка коралларында да уйный беләләр.

                                Оркестр

Убырлы. И, рәхмәт! Афәрин.

Аалып баручы. Мисс Убырлы! Кара әле, син урманыңда йолдызлар күрмәденме?

Убырлы. Күрдем! (кесәләрен актарып алып бирә). Иии, балалар, рәхмәт, кәефемне күтәрдегез! Әйбәт кенә укып, яхшы кешеләр булыгыз!  (китә)

Алдып баручы.  Без сәяхәтебезне дәвам итик. Тагын бер әкияткә очып килик. Тылсымчы. Тылсымлы плащым булыш, әкиятләр иленә оч!

Алып баручы.  Без сәяхәтебезне дәвам итик. Тагын бер әкияткә очып килик.

Тылсымчы. Тылсымлы плащым булыш, әкиятләр иленә оч!

Залга Кирлемән чыга.

Кирлемән. Кайда эләктем мин? Кем сез?

Алып баручы. Исәнме, Кирлемән. Без мәктәпкә җыенабыз! Йолдызларны эзлибез.

Кирлемән. Юкка. Мин моннан беркая да китмәс идем. Якты, җылы, ашаталар, эчертәләр. Чебен дә юк, черки дә… Сезне балалар бакчасыннан  куалармы әллә?

Алып баручы.  Бигрәк сәер инде син. Балалар мәктәпкә белем алырга китәләр.

Кирлемән. Мәктәпкә! Сез миңа шуны аңлатыгыз: нәрсә соң ул мәктәп? Нәрсәгә соң ул уку?

Алып баручы.   Кирлемән безнеӊ балалар сиӊа күрсәтеп тә бирерләр мәктәпнеӊ нәрсә икәнен.

Дәрес фрагменты күрсәтелә.

 Кирлемән: Бигрәк уӊган балалар икән сез!

Алып баручы. Кирлемән, син һаман да укырга кирәкми дип уйлыйсыңмы?

Кирлемән. Юк, минем дә бөтен нәрсәне беләсем килә. Надан булып каласым килми. Мин дә быел мәктәпкә барам!

Алып баручы.  Кирлемән, без сине үзебез белән ала алмыйбыз. Без йолдызларны эзлибез, әкияттән-әкияткә күчәбез. Син дә эзләшергә булышмыйсыңмы соӊ?

Кирлемән. Юлда йолдызларны таптым мин. Ничек инде мәктәптә дуслыктан башка яшәп булсын! Алыгыз!

Тылсымчыга  бирә.

А\лып баручы. Балалар, Тылсымчы,  без йолдызларны җыеп бетердек ахры! Әйдәгез, бакчага кайтып, йолдызларны тапшыру тантанасын дәвам итик. Тылсымчы, әйдә әле тылсымлы сүзләрне әйт.

Тылсымчы. Тылсымлы плащым булыш, балалар иленә оч!

(Алар бакчага килеп эләгәләр)

Алып баручы. Хәзер бәйрәмнең  иң дулкынландыргыч вакыты килеп җитте – хушлашу вальсы!

Бию “Вальс “

Бала.Олы юлга безне хәзерләде,

Бала җанлы күркәм кешеләр.

Безнең истән һичкайчан да чыкмас

Ана җанлы күркәм кешеләр.

Бала.Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз,

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Җыр “Гомерләр үтә икән ул” (утыралар)

Тылсымчы: Менә иң көтеп алган мизгел килеп җитте! Сез тырышып алган йолдызларны тапшыру өчен, сәхнәгә бакча мөдирен чакырабыз!

(Йолдызларны, дипломнарны, бүләкләрне тапшыра)

Алып баручы. Балаларны котлар өчен  сүзне әти-әниләргә бирәбез. (Әти-әниләр сөйли)

Алып баручы. Хөрмәтле, әти-әниләр, балалар, кунаклар! Шуның белән бәйрәмебез тәмамлана. Сезгә һәм балаларыбызга  исәнлек-саулык,  уңышлар телибез!