Эшмәкәр булырга өйрәнәбез

Саннарны язмача кушу һәм алу алгоритмы (кабатлау) (2 класс).

Нольгә тәмамланган саннарга язып тапкырлау (кабатлау).  (4 класс).

Диләфрүз ГАЗИЗОВА,

Актаныш районы Иске Кормаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту) дәресе

Дәреснең төре: дәрес уен.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, биремле карточкалар, сүзләр язылган плакатлар.

Максат:

  1. Дидактик. Исәпләү һәм белем күнекмәләрен формалаштыру, баганалап язып исәпләү күнекмәләрен, түгәрәк саннарга тапкырлауны ныгытуөчен шартлар тудыру.

2.Үстерелешле.  Логик һәм алгоритмик фикерләү, танып белү һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен, математик  сөйләм телен үстерү, үзеңне бәяләү, бер-береңне тыңлый, логик фикерли белү.

3.Тәрбияви. Патриотизм, әхлакый шәхес сыйфатлары, үз-үзеңне камилләштерү сәләте тәрбияләү, бердәмлек булдыру, ярдәмләшү,  математик сөйләм культурасы тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Шәхси: укучыларның математика дәресенә һәм андагы эшчәнлеккә кызыксыну күрсәтүе, башкарылган эшнең сыйфаты һәм нәтиҗәсе өчен җаваплылык хисе кичерү, эшчәнлекне бәяләү.

Метапредмет: регулятив уку гамәлләре (контроль, коррекция, бәяләү) үсеш алган; танып белү УУД (үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен аңлы рәвештә төзи, мәгънәле уку күнекмәләрен чагылдыра, белемнәрен структуралаштыра, фикер йөртә беләләр); коммуникатив УУД (укытучы һәм яшьтәшләр белән уку хезмәттәшлеген планлаштыралар, партнерларның эшчәнлеген контрольдә тоталар һәм бәялиләр, үз фикерләрен төгәл белдерә беләләр).

Предмет: укучылар баганалап кушу һәм алу, эшләү алгоритмнарын белүләрен күрсәтәләр һәм аларны кулланалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Уку эшчәнлегенә мотивация.

Укытучы

— Исәнмесез укучылар. (Укучылар баса). Хәерле иртә сезгә.

Зиһен һәм тел ачкыларын

Телибез һәммәбезгә.

Укытучы. — Дөньядагы иң матур күренешләрнең берсе -ул елмаю.  Әйдәгез, балалар, бер-беребезгә елмаю бүләк итик. Яхшы кәеф, матур уйлар белән эшебезне башласак кыенлыклар һәрвакыт җиңелер.

  1. Дәрес өчен караш булдыру.

Укытучы

— Бер яхшы минут бер яхшы эш эшләнде.

— Ун яхшы минут — ун яхшы эш эшләнде.

— Ә бер дәрес өчен ничә яхшы эш башкарып була? (…)

— Балалар, мин сезгә яхшы эшләр башкаруыгызны һәмүз нәтиҗәләрегездән бары тик уңай эмоцияләр генә алуыгызны телим. Кәефләрегез ничек? (яхшы)

— Шундый яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

  1. Өй эше тикшерү. Укучыларның терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы. -Укучылар, узган дәрестә без нинди тема үттек. 2 класс ( саннарны язмача кушу алу алгоритмын карадык). 4 класс (Нольгә тәмамланган саннарга тапкырладык).

Укытучы. Мин сезгә өйгә бер эшегезне карточкаларда биргән идем. Әлеге биремнәргә әйләнеп кайтыйк әле. Тиз генә “Укытучылы уены”н уйнап алабыз. Җавапларны такта белән чагыштырабыз. (Укучылар карточкаларын алып, дөреслеген тактадан  карап тикшерәләр). Ә хәзеркүмәкләшеп җавапларны үсә бару тәртибендә төзибез һәм укыйбыз. Эшләрегез дөрес эшләнсә без дәресебезнең төп сүзен (ключевое слово диеп әйтергә кирәк) табарбыз.

2 класс

54+26=80 (р)

60-32=28 (ш)

49-26=23 (э)

42+8=50 (к)

66-6=60 (ә)

35+ 7=42 (ә)

16+14=30 (м)

 

23 28 30 42 50 60 80
э ш м ә к ә р

4 класс

58*20=1160 (э)

94*500 =47000 (р)

75*90=6750 (ә)

65*20=1300 (ш)

43*400=17200 (к)

35*70=2450 (м)

703*30 = 21090(ә)

1160 1300 2450 6750 17200 21090 47000
э ш м ә к ә р

 

(Тактада)  Э Ш М Ә К Ә Рсүзе. (Сүз тактага да эленә).

  • Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы. — Эшмәкәр кем ул? Бәлки берәрегез аңлатма биреп китә алыр? (Предприниматель) (Эшмәкәр-(зарабатывает деньги, работая на себя) ул үзенә үзе эшләп акча эшли, табыш алу өчен үз эшен булдырган кеше).

Укытучы. — Ә җирлегебездәгенинди эшмәкәрләрне беләсез? (Әнәк агрофирмасы. Ул терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә.  Аның җитәкчесе- Фарис Гаязович. Безнең мәктәптә укып белем алган. Безнең мәктәпкә ел саен иганәчелек итә).  Анда Илназның әтисе дә эшли, Нурисламның әтисе дә эшләде.  Алсу кибете көнкүреш, азык- төлек товарлары сата, Саматны әти-әнисе дә шәхси ярдәмче хуҗалык булып тора. Алар купләп сыерлар асырый. Каентүбә авылында Әнис абый ферма тота. Ул игенчелек,терлекчелек б шөгыльләнә.  Алар эшмәкәрләр булып тора.

Укытучы. -Эшмәкәр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? (Тырыш, математика фәнен яхшы үзләштергән, куша, ала, тапкырлый, бүлә белә, әйткән сүзендә тора торган, үз-үзеңә ышанган, тәвәккәл, намуслы,  җаваплы, чыдамлы, хезмәт сөючәнлек, оешкан, куелган максатка ирешә торган, сәләтле, алдан күрүчән, барысын да уйлап эш итә торган).

Укытучы. -Сезнең эшмәкәр буласыгыз киләме соң?  Дәресебезнең максаты нинди булыр? (Тактага сүзләр эленә: ЭШМӘКӘР БУЛЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ).

Бурычларыбыз:дөрес исәпләргә, тапкырларга, бүләргә, игътибарлы булырга, тырышып эшләргә,  бер-беребезгә ярдәм итәргә, алдагы дәрестә алган белемнәрне дөрес итеп кулланырга).

Без бүген яңа тема үтәчәкбезме. (Юк. Алдагы дәрес материалын ныгытабыз. Баганалап кушуны, алуны, түгәрәк санга тапкырлауны кабатларбыз).

  1. Беренчел ныгыту.

-таныш ситуациядә (типлаштырылган),

-үзгәртелгән ситуациядә (конструктив).

Укытучы

— Эшмәкәрләрнең акча эшләү өчен эше булырга тиеш дидек.Аны  ачу өчен лицензия кирәк.(Лицензия сүзе тактага эленә). — Ә лицензия нәрсә ул? Лицензия-гади телдә әйткәндә эшне ачып җибәрү өчен рөхсәт кәгазе.

— Лицензия алыр өчен шифрограмманы үтәрбез. Сезнең фирманың ничек аталуын белербез. Үзенә эшне һәр укучы сайлап ала һәм такта алдында аңлатып эшли (карточкалар белән эш)

 

 ( 2 класс өчен) (ИКМӘК)

67 — 17= 50 (И)

48 + 32=80 (К)

66 + 24=90 (М)

92 — 14 = 78(Ә)

39 + 25 = 64 (К)

(4 класс өчен) (БАШАК)

309*50= 15450 (Ш)

703*20= 14060(А)

42*200 = 8400(К)

642*30= 19260 (А)

85*400=34000 (Б)

 

 

Слайд

 

90 80 78 64 50
И К М Ә К
34000 19260 15450 14060 8400
Б А Ш А К

 

(Укучылар җавапларны слайдтан карап тикшерә һәм кими бару тәртибендә укый.  Килеп чыккан сүзне тактага да ябыштырыла).

Укытучы: -Димәк, безнең 2 нче сыйныф — “ИКМӘК”, ә 4 нче сыйныф – “БАШАК” дип аталды.

Безнең фирмаларыбыз кечкенә. Президент үзем булырмын. Ә хәзер сезгә бухгалтерлар кирәк булыр. (Бухгалтер сүзе тактага эленә).

Укытучы:- Бухгалтер белгече нәрсә белән шөгыльләнә?(Акча саный,  документлаштыра.Ул яхшы саный белергә тиеш).

-. Үз фирмаларыгызда бухгалтерларны билгеләгез. Кемнәр безнең бик яхшы саный.

(2 класс-Самат, 4 класс- Камил).

— Бейджикларны беркетегез. Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алабыз.

Физкульминутка“Күрсәт әле үскәнем”(Слайд) (Тактада билгеләр өчен таблица)

  1. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

Укытучы. — Укучылар мин һәр ике фирманыңда президенты буларак эшебезнең бизнес-планын төзедем. Сез аны экранда күрәсез.(Бизнес-планны Альмираукый)(Слайд)

  1. Белем аукционы.
  2. Бизнес кәгазьләре белән эшләү.
  3. Бухгалтерлык исәбе.

Укытучы: — Иң беренче сезнең фирмаларны үстерү өчен старт капитал кирәк. Акча эшли башлыйбыз.  Белем аукционы- «Кайнар унлык» уены уйнап алабыз. Дәрес барышында һәрбер дөрес җавап өчен мин сезгә акча биреп барам. Чын акчалар түгел инде әлбәттә. Һәр эшнең үз бәясе. Дәрес ахырында фирманың акчаларына карап нәтиҗә чыгарабыз. Ә билгеләрне үзегез җыйган акчалардан чыгып куярбыз.

-Фирманың киләчәге сез бүген дәрестә куйган бурычларны ничек үтәвегезгә бәйле булачак. Һәрберегезнең акчасын исәпкә алу таблицасы бар, анда бухгалтерлар язып барачак.

  1. Белем аукционы “Кайнар унлык”дип атала.

Укытучы:-Һәр дөрес җавап өчен 10 сум бирелә. (биремнәрне һәр фирмага чиратлап бирәм)

Башлыйбыз. Кул күтәреп кенә җавап бирәбез.

  • Кушуның компонентларын һәм нәтиҗәсен әйтегез (кушылучы, кушылучы, сумма)
  • Тапкырлауның компонентларын һәм нәтиҗәсен әйтегез? (тапкырлаучы, тапкырлаучы, тапкырчыгыш)
  • Алуның компонентларын һәм нәтиҗәсен әйтегез? (Кимүче, киметүче, аерма)
  • Бүлүнең компонентларын һәм нәтиҗәсен атагыз? (Бүлүче, бүленүче, өлеш)
  • Турыпочмаклыкның периметрын ничек табабыз? ( Барлык якларын кушып)
  • Мәйданны ничек табарга? (Иңен буена тапкырлап)
  • Периметр нәрсә ул? (Барлык якларының озынлыгы суммасы)
  • Әгәр санны 0 гә тапкырласаң, җавапта ( 0 чыга)

* Әгәр санга 0 кушсаң… (сан үзгәрми)

  • Бер елда ничә көн? (365 яки 366) ни өчен

* Бер тәүлектә ничә сәгать? (24 сәгать)

  • Булат такта кисте:бишкисәкчыкты.Булат тактаныничәҗирдән кисте? (Дүрт)
  • Бер дистәдә ничә берәмлек (10 берәмлек)
  • Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы, әллә 1кг тимерме? ( Икесе дә тигез)
  • Бер сантиметрда ничә мм? (10 мм)
  • Бер километрда ничә метр? (1000 метр)
  • Маратка 1 яшь, Алсуга 12 ай. Кем олырак?
  • Бүлмәдә ике шәм яна иде. Берсен сүндердек. Бүлмәдә ничә шәм калды?(Берәү, чөнки берсе янып бетте).
  • Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр? ( 5кг)
  • Машинада 5 кеше бара. Машина 8 км юл үтә. Машинада баручы һәр кеше ничә км юл үтә?

Укытучы: -Молодцы! Акчаларны санап тиз генә язып куеыйк. Бухгалтерларга үзегез дә ярдәм итегез. (тактадагы таблицага языла).

Укытучы: — Дежур укучыга сүз бирик әле. (Бүген 24  гыйнвар. Атнаның дүртенче көне. Пәнҗешәмбе.) Тактага языла.

  1. Бизнес кәгазьләр белән эшләү.

— Бүген безнең математика дәфтәре бизнес-дәфтәр булачак. Әйдәгез бүгенге числоны, класс эшен язып куябыз).(Дөрес утыру кагыйдәсе кабатлана).

-Язганда мин туры утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Тигез һәм матур итеп.

Укытучы:

Дәреслек буенча мәсьәлә чишәрбез. Һәр укучы да мәсьәләне эчтән укый. Тактада эшләү өчен һәр фирмадан 1 хезмәткәр сайлана.Мәсьәләне урында да эшлибез. Дөрес эшләгән укучыга 30 сум.

 

Дәреслек белән  эш.

-Самат укый.

 

2 класс 24 бит №21.

Гүзәлнең 100 сум акчасы булган. Ул ике китап сатып алган. Китапның берсе 20 сум, ә икенчесе 40 сум тора. Гүзәлгә ничә сум акча кайтарып бирергә тиешләр.

Нәрсә билгеле? (Гүзәлнең ничә сум акчасы булганлыгы) һәм (Сатып алган китапларының берсе 20, икенчесе 40 сум икәне)

Нәрсә табарга? (Ничә сум кайтарып бирергә тиешләр).

Булган – 100 см

Сатып алган – 20 сум һәм 40 сум

Калган?

20+40= 60 сум ( тоткан)

100-60=40 сум (калган акчасы)

Җавап: Гүзәлгә 40 сум акча кайтарып бирергә тиешләр.

4 класс 22 бит №20

-Альмирамәсьәләне укып таныштыра.

 

Хуҗабикәнең 3 кәрзин алмасы бар. Кәрзиннәрдәге барлык алма 60 кг. Беренче һәм икенче кәрзиннәрдә барлыгы 38 кг, ә икенче һәм өченче кәрзиннәрдә барлыгы 40 кг алма бар. Һәр кәрзиндә ничә кг алма бар.

-Камил җавап бир әле. Нәрсә билгеле? ( Барлык алмаларның 60 кг икәне) һәм

(Беренче һәм икенче кәрзиндә бергә 38 кг алма,

икенче һәм өченче кәрзиндә 40 кг алма барлыгы).

Нәрсә табарга? Һәр кәрзиндә ничә кг алма барлыгын.

1 кәрзин -? кг       38 кг

2 кәрзин — ? кг                             60 кг

3 кәрзин — ? кг           40 кг

60-38= 22 кг (3 кәрзин)

60-40= 20 кг (1 кәрзин)

40-22= 18 кг (2 кәрзин)

Җавап: 1 кәрзиндә 20 кг, 2 кәрзиндә 18 кг, 3 кәрзиндә 22 кг алма булыр.

 

Дәреслек белән эш (Өстәмә эш) (һәр дөрес мисалга 30 сум)

2 класс 24 бит №16

 

1 багана Самат эшли.

42+18= 60

24+36= 60

69+18= 87

32+49= 81

2 багана Илназ эшли

99-61= 38

66-55=11

63-44= 19

98-17=81

 

 

4 класс 22 бит №21

 

Нурислам

2400*30=72000

 

Альмира

450*600=270000

 

Камил

926*80=74080, 75*200=15000

 

Хәйрия акциясе

Укытучы:

— Сезнең фирма хәйрия акциясендә катнаша.

— Хәйрия нәрсә ул? (Хәйрия эшчәнлеге, җәмәгать файдасына, аз керемлеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән түләүсез табыш. Мәсьәлән, Хәйрия концерты булып узды. Аннан кергән акчаны артистларыбыз үзебезнең авылдан мобилизацияләнеп сугышка киткән авылдашларыбызга кирәк-ярак алыр өчен тотылды.

— Эшне башкарырга кирәк. Сез эшләгән акча табигатьне саклау фондына китәчәк. Һәр кеше үзе хәл итә, бу акциядәул катнашамы, юкмы.  Һәм нинди сумманы ул кертә ала.

— Карточкаларны сайлап алыгыз. Бирем кыйммәтрәк булган саен андагы эшләр  катлаулырак. Биремнәрне дәфтәрдә эшлисез. № 2 диеп куярсыз.

(Укучылар теләк буенча биремнәрне алалар, дәфтәрләрдә эшлиләр, укытучы үзе тикшереп йөри).

2 класс

x-9=4 (20)

х=4+9

х=13

13-9=4

4=4

Турыпочмаклыкның иңе 2 см, буе 3 см. Периметрын табарга. (20) Р= 10 см

Турыпочмаклыкның иңе 4см, буе 5 см. Периметрын табарга. (30) Р= 18 см

у+9=19 (10)

у=19-9

у=10____

10+9=19

19=19

 

4 класс

40210+5698 =45908 (20)

7296+3125=10421 (30)

4000+1999=5999 (10)

96425-7304=89121(20)

3507+1180=4687 (10)

83607-198=83409 (20)

 

у:3=270:9 (30)

у:3=30

у=30*3

у=90______

90:3=270:9

30=30

 

90:х=15*6 (30)

90:х=90

Х=90:90

Х=1____

90:1=15*6

90=90

(Дөрес җавапларга билгеләнгән сумма бирелә).

Укытучы:

— Укучылар, безнең тагын нинди табигатьне саклау акциясенә катнашканыбыз бар әле. (Батареялар җыйнау)

  1. Дәрес йомгаклары. Рефлексия.

— Молодцы. Без нәтиҗәле эшләдек.

— Эшебез нәтиҗәле булсын өчен нинди эшләр башкардык?

— Эшмәкәр булу җиңелме?

— Сезнең фирма нинди кыенлыклар белән очрашты?

— Сезнең фирма кайсы  бизнес-план пунктын иң яхшы башкарды?

— Ә хәзер капитал җыябыз.Бухгалтерлар, фирманың табышын санагыз.(Таблицада укучыларның акчалары санала, бергә кушып фирмаларга урыннар чыгарыла. Акчалар балларга әйләндереп һәр укучыга билгеләр куела).

Укытучы:

Балалар, әгәр сезгә 1 млн сум акча бирсәләр, сез аның белән нишләр идегез? (Укучыларның җавабы тыңлана)

Укытучы:

— Балалар, бу дәрес миңа «сез һәрберегез дә һичшиксез, яхшы кеше булачак!» дигән ышаныч бирде. Дәрестәге актив эшчәнлегегез өчен сезгә рәхмәт! Ә хәзер өй эшләре алабыз.

VII. Өй эше.

  1. Дәреслек буенча эш.

2 класс

  • ит №22 (сыйныфта эшләгән мәсьәлә кебек мәсьәлә),

4 класс

  • ит №22 (мисаллар чишү)

К-3 ( « Өстәмә керемнәр » карточкасы)

2 класс

А) Саннар рәтен дәвам итәргә һәм һәрберсенә тагын 4 сан өстәп язарга.

1). 19, 29, 39, 49, …, …, …, … .

2). 11, 22, 33, 44, …, …, …, … .

Б) Әти белән әнигә ничә яшь икәнен белергә һәм яшьләрен кушарга.

К-3 (« Өстәмә керемнәр » карточкасы)

4 класс

А) Әбигә оныгы Алия белән бергә 63 яшь, ә оныгы Мәрьям белән бергә 65 яшь. Аларның барысына бергә 73 яшь. Һәрберсенә ничәшәр яшь?

Б) Нәрсә зуррак: 15 һәм 5 саннарының өлешеме яки аларның тапкырчыгышымы?