Эш битләрен төзү һәм куллану

Лилия ШӘЙХЕТДИНОВА,

Актаныш районы Күҗәкә төп мәктәбенең география укытучысы

 

Эш бите (рабочий лист) – өйрәнелгән материал, дәреснең бер өлеше яки тулаем дәрес нәтиҗәләре буенча укучының мөстәкыйль уку эшчәнлеген оештыруның дидактик чарасы.

Икенче яктан, эш бите – укучыларның эшчәнлеген алдан планлаштыру, дәрестә эшләү өчен тулы кыйммәтле укыту материалы. Бу – укучыларның төрле дәрәҗәдәге мөстәкыйль эшләрен оештырырга мөмкинлек бирә, дәреснең теләсә кайсы этабында укучыларны активлаштырырга булыша, кире элемтә алу өчен искиткеч чара булып тора.

Америка психологы Роберт Ганье мәгълүматны истә калдыру өчен теләсә кайсы кешегә 8 танып белү процессы кирәклеген күрсәткән:

  1. Игътибарны җәлеп итү (кабул итү)

Тыңлаучылар әзер булмаса, шунда ук мәгълүмат бирергә ярамый. Аларның игътибарын җәлеп итәбез. Боларның барысы да аудиториянең кызыксынуын уятачак һәм аларны игътибар итәргә этәрәчәк.

  1. Укучыларга максатлар һәм бурычлар турында мәгълүмат бирү

Укучыларга нинди нәтиҗәләргә ирешергә һәм нәрсә өйрәнергә, шулай ук бу күнекмәләр һәм мәгълүмат белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында хәбәр итәргә яки укучылар белән бергә ачыкларга кирәк.

  1. Элекке белемнәрне барлау

Әгәр дә үткән темалардан алган белем кирәк булса, аларны искә төшерәбез. Ассоциацияләр чылбырын формалаштыру өчен аны яңа дәрес белән берләштерергә тырышабыз. Укучыларның да бу темага карата үз белемнәре булырга мөмкин, шуңа күрә тиешле сораулар биреп сорап карыйбыз. Бу игътибарны җәлеп итәчәк һәм яңа мәгълүматны нәтиҗәлерәк өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

  1. Яңа мәгълүмат бирү

Безгә иң нәтиҗәле ысулны кулланып, яңа мәгълүмат бирергә кирәк. Визуаль, аудио- һәм практик мәгълүматны, аналогия, метафора, рәсемнәр, мисаллар, текстлар кулланабыз.

  1. Күнегүләр эшләү, укытуны озата бару

Мөмкин булганда чишелеш юлларын күрсәтергә, юлны сайлау этабында киңәш бирергә, планны төзергә һәм тормышка ашырырга булышырга кирәк.

  1. Практика

Безгә укучының мәгълүматны өйрәнеп кенә калмыйча, аны озакка истә калдыра алуына инанырга кирәк. Шуңа күрә укучыларның осталыкларын үстерү белән шөгыльләнергә өндибез.

  1. Фикер алышу, кире элемтә

Укучыларыбыз үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәткәч, кирәк булганда кайбер пунктларны тулыландыру өчен аңа җавап бирәбез. Реаль практика вакытында аларның эшләрен күзәтәбез һәм конструктив җавап бирәбез. Турыдан-туры тәнкыйтьләмибез, ә кыек ысуллар кулланабыз. Дөрес җавапны табарга өйрәтәбез.

  1. Тормыш белән бәйләнеш

Укучылар нәрсәгә ирешәчәген генә түгел, ә аларга моның ни өчен кирәклеген дә аңларга тиеш. Бу – укучыга мотивацияләнергә мөмкинлек бирүче бик мөһим адым. Шуңа күрә бу этапта җитәрлек вакыт бирәбез.

Югарыда әйтелгәннәрнең күбесе эш битләрендә күрсәтелә. Әлбәттә, аларга бөтен эшне тулысынча күчереп булмый. Аның өчен укыту укытучы-укучы белән элемтәгә керергә тиеш. Ләкин сез бу алымнарның барысын да беләсез дип ышанам. Сезнең өчен материал табу да кыен булмас. Ләкин визуаль бизәлешкә килгәндә, мин сезгә кулланган һәм эшне җиңеләйтергә ярдәм итүче кайбер техниканы күрсәтергә теләдем.

Эш битенең структурасы түбәндәгечә:

  • тема (еш кына тутырырга кирәк булган буш юл);
  • инструкция (укучыларның яшенә туры килгән максималь аңлаешлы итеп языла);
  • максат (терәк сүзләр куллану);
  • биремнәр (бик гади гади катлаулы мөстәкыйль эш).

Бөтен Эш бите балаларны, аларның мавыгуларын чагылдырган легенда берләштерергә тиеш. Шуннан чыгып, бирем номерларына кызыклы исемнәр уйлап табабыз (операция №1, Адым №1, Эш №1, Дәлил №1 һ.б). Боларның барысы да өйрәнүгә мотивацияне арттыра. Еш кына текстлар, рәсемнәр, таблицалар ярдәмендә эш битләре ясыйм.

Борынгы Кытайда, югары түрә булырга теләгән кешеләр ике имтихан бирергә тиеш булганнар: ул – каллиграфия һәм шигырь язу. Шунысы аңлашыла: бу ике осталык түрәнең киләчәк сәяси карьерасында бөтенләй кирәк булмаячак.Теләсә нинди текстны сәркатип язачак, ә шигърият – ул, гомумән, башка дөньядан.

Каллиграфия концентрациягә өйрәтә, тәртипкә китерә һәм сәнгать тәмен тоярга ярдәм итә. Каллиграфияне үзләштерү белән бергә язучы яңа текстлар белән таныша, сүзнең матурлыгын тирәнрәк аңларга өйрәнә.

Шигырь язу. Бу очракта мин синквейн кулланам. Синквейн – мәгълүматны анализлау һәм синтезлау, сүз уены. Бу – иҗади үсешкә һәм үз уйларының матур чагылышына ярдәм итә.

Менә шушы имтихан биремнәрен һәм башка күнегүләрне мин Эш битендә (рабочий лист) кулланам.

Эш битенә информацион блок өстәргә мөмкин. Анда укучылар үзләре өчен яңа мәгълүмат табачак, аның ярдәмендә һәркем үзе өчен яңа нәрсә табачак, бу – предметка кызыксыну уятачак һәм нәтиҗәдә уңышлы өйрәнүгә этәрә.

Эш битләрен кулланганда, аның барлык этапларын язып, дәрес планын да көйләргә кирәк. Шул вакытта гына укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру, нәтиҗәне алдан күрү, уку процессын контрольдә тоту һәм озату мөмкин.

Нәтиҗә

Эш бите укучыларның дәрестә мөстәкыйль эшен оештырырга мөмкинлек бирә, дәреснең теләсә кайсы этабында укучыларны активлаштырырга булыша, кире элемтә алу өчен менә дигән чара булып тора.

Дәрес өчен махсус эшләнгән эш бите укучыга дәрес композициясен аңларга, уку процессында нәрсәдән һәм нәрсәдән “хәрәкәт иткәнен” күрергә ярдәм итә. Димәк, укучыга дәрес буенча нәтиҗәләр ясау җиңелрәк, аның дәрестә никадәр актив булуын, никадәр нәтиҗәле «өйрәнгәнен», үзен бәяләү мөмкинлеге бар.

Укытучы мондый дәрестә төп рольне үтәми, белемнәрнең төп тапшыручысы түгел, ә консультант, координатор һәм күзәтүче була, ә укучылар тикшерүче була.

Эш битләре белән нәрсә эшләргә? Кайбер укытучылар үз эшчәнлекләрендә күптәннән Эш битләреннән файдаланып, аларны предмет буенча портфолиога туплап була дигән нәтиҗәгә килделәр (укучыларны таныту нәтиҗәсе буларак), эш битләреннән алынган укучылар буенча арадаш мәгълүматларны җыеп була.

Эш бите – укытучы эшендә нәтиҗәле корал, ул системалы эшчәнлек алымы кысаларында күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә һәм балаларга укуның ләззәткә тиң булуын аңларга ярдәм итә дип саныйм.

Кулланылган әдәбият:

  1. Миренкова В.Е. Рабочий лист как средство организации самостоятельной познавательной деятельности в естественно-научном образовании // Ценности и смыслы. – 2021. – № .1(71). – С. 115 – 130.
  2. Шеховец М.Д. Роль рабочего листа в управлении познавательной деятельностью учащихся, ориентированной на повышение результативности учебного процесса. – Электронный ресурс https://www.infouroki.net/issledovatelskaya-rabota-rol-rabochego-lista-v-upravlenii-poznavatelnoy-deyatelnostyu.html
  3. Электронный ресурс https://skysmart.ru/articles/obshestvoznanie/poznanie-mira