Эш беткәч, уйнарга ярый

 

(Уртанчылар төркеме балалары өчен әкият сценарие)

Чулпан ГЫЙМАДИЕВА,

Казандагы 60 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

татар халкының культурасы һәм йолалары белән таныштыру;

– мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен, әхлаклылык сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау: көзге урман декорациясе, авыл өе, 5 –т6 гөмбә, 3 кәрзин, 5 – 6 кишер, җиләк рәсемнәре яки уенчыклары.

Катнашучылар (балалар): песи Мияу, тиен баласы, куян баласы, аю баласы. Алып баручы әрбияче).

Шөгыль барышы

(Көзге урман декорациясе, аннан ерак түгел авыл өе.)

Алып баручы.

Мияу исемле песинең

Дуслары бар урманда.

Мияу гел урманга бара

Дусларын сагынганда.

(Өйдән Мияу чыга.)

Мияу.

Әнигә булыштым!

Бүлмәмне жыйдым.

Барыйм әле урманга,

Дусларымны чакырыйм.

(Күнелле көй астында урманга таба китә. Гөмбә җыеп йөрүче тиенне курә.)

Мияу.

Тиен дустым, чык әле,

Бергәләп уйныйк әле!

Тиен баласы.

Әле уйный алмыймын,

Кышка гөмбә жыямын.

Мияу.

Әйдә, бергә җыябыз.

Аннары куян дуска барырбыз.

(Бергәләп җыялар, кибәргә куялар да җитәкләшеп китәләр.)

Тиен баласы.

Ничек тиз булды бу!

Рәхмәт сина,Мияу!

Мияу.

Куян дускай, чыгасыңмы?

Безнең белән уйныйсыңмы?

Куян.

Сәлам, дуслар!

Уйный алмыйм.

Бик тырышып

Кишер йолкыйм.

Мияу.

Әйдә, бергә йолкыйбыз да,

Аю дуска барырбыз.

(Булышалар. Күңелле көй яңгырый)

Куян.

Рәхмәт сезгә, дусларым!

(Китәләр, күңелле көй яңгырый.)

Мияу.

Аю дускай, әйдә чык!

Уйнарга дип без килдек!

Аю баласы.

Минем әле бар эшем,

Мин жиләк жыя идем.

Мияу.

Әйдәгез, дуслар,

Тик тормыйк.

Дустыбызга булышыйк!

(Күнелле көй астында җиләк жыялар)

Аю баласы.

Рәхмәт сезгә, дусларым!

Мияу.

Эш беткәч, уйнарга ярый!

Әйдәгез, уйныйк инде!

Безнен яраткан уенны

Сагынып беттем инде!

(Татар халык уены «Яулык салыш»)

Кулъяулыгым яшел-яшел

Яшел чирәм өстендә.

Сиздермичә салып китәм

Бер иптәшнең артына.

Уйнау тәртибе

(Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Алар хор белән берәр җыр җырлый. Түгәрәк тышында бер кыз кала. Ул җыр җырлаган арада түгәрәктәгеләргә сиздермичә кулында яшереп тоткан яулыгын берәрсенең артына ташлап китә. Әгәр артына яулык ташланган уенчы моны сизмәсә, яулык салучы түгәрәкне бер әйләнеп килгәч, яулыгын алып, шуның белән аңа суга башлый. Бу вакытта туктап тора. Сугылган уенчы түгәрәкнең тышыннан бер кат йөгереп әйләнә. Тегесе исә аны куып җитеп яулык белән сугарга тырыша. Йөгерүче үзенә бер дә суктырмыйча, үз урынына килеп баса алса, уен искечә кабатлана. Әгәр суктырса, ул яулык салучы булып кала. Аның урынын суккан кеше ала.)

Мияу.

Шундый күнелле булды!

Рәхмәт сезгә, дусларым!

Инде кайтыйк өйләргә,

Анда көтә әниләр!

(Салмак көй астында таралышалар.)