Экологик Теремкәй

№ 199

(Әдәби- музыкаль композиция)

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура нигезләре, табигать белән үзара бәйләнеш нормалары һәм кагыйдәләре формалаштыру. Бурычлар:

табигатьнең матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәтү, балаларда аңа карата җаваплы караш формалаштыру;

– балаларның танып белү эшчәнлеген, иҗади мөмкинлекләрен үстерү;

– балаларда табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

Кулланылган җиһазлар: Теремкәй, агачлар, кечкенә чыршылар, гөмбәләр, чәчәкләр, чүп-чар, кәрзин, чынаяк белән тәлинкә.

Белем өлкәләре интеграциясе: танып белү үсеше, нәфис-нәфәсәти үсеш, сөйләм үсеше, социаль-аралашу үсеше.

Кичә барышы

(Аланлык күренеше. Аланлыкта –Теремкәй. Агачлар, куаклар арасы ташландык чүпләр белән тулган. Көй астына Әкиятче чыга.)

Әкиятче.

Мин нәни дусларымны

Чакырам үз яныма.

Әйбәт Теремкәй турында

Әкиятне карарга.

Тик Теремкәй янында

Чиста сулыклар да юк,

Матур аланнар да юк.

Ята янында буш савыт,

Хәтта ватык пыяла…

Чын бәла бит бу, бәла!..

Чү, җиткән икән вакыт

Әкиятне карарга.

Теремкәебез янына

Килә бакылдык бака,

Зарлана да зарлана…

(Көй астында бака сикереп килә, туктап сөйли.)

Бака.

Сазлыкларны киптереп,

Мине өйсез калдырып,

Харап иттеләр менә!

Нишләргә, я, нишләргә?..

(Елый. Теремкәйне күреп ала.)

Һай, нинди матур өй!

Буш, ахры, бу, Теремкәй?

Тирә-юнен чистартыйм,

Шушында гына калыйм.

(Тирә-юньдәге чүпләрне алгалый.)

Әкиятче.

Кыр буйлап тычкан чаба,

Теремкәйне күреп ала.

Ул да кәефсез генә

Зарлана да зарлана.

(Көй астында тычкан чыга. Моңсуланып кына сөйли.)

Тычкан.

Кыр тычканы булам мин.

Кырда иде бит өем.

Иркендә… тамагым тук,

Ә хәзер бернием дә юк.

Пистицидлар, нитратлар

Харап иттеләр шулар. (Елый.)

Бака (тынычландырып).

Тынычлан әле, дускай,

Мә, бераз эч кайнар чәй.

(Чокырга чәй салып бирә.)

Кал әйдә, Теремкәйдә,

Күңелле булыр бергә.

(Бака белән Тычкан тирә-юньне ташландык чүпләрдән җыештыралар.)

Әкиятче.

Бер-берсенә булышып,

Чүп-чарларны җыешып,

Яши бирәләр бергә

Карамыйча бернигә.

Берзаман аксак-туксак

Куян килә кыр буйлап…

(Көй астына яраланган тәпиен тотып Куян килә.)

Куян.

Кем тора Теремкәйдә?

Килегезче ярдәмгә…

(Бака белән Тычкан яраны күреп алалар.)

Бака. Киселгән…

Тычкан. Кайда кискән?

Куян. Пыяла калдыгына. Ята иде аланда… Урманда яшәүләре бик куркыныч.

Тычкан. Бүре, төлке тияме?

Куян.

Юк, курыкмыйм алардан,

Куркам пыяла ватыгыннан.

Тычкан.

Кал, әйдә. Теремкәйдә,

Күңелле булыр бергә.

Тазартырбыз кулыңны,

Бака, бар син әремгә.

(Бака әрем үләне алып кайта.)

Әкиятче.

Өчәүләп яшиләр бергә,

Карамыйча бернигә.

Төлкебикә урман буйлап

Килә койрыгын болгап…

(Көй астына курка-курка гына Төлке килә.)

Төлке.

Уф, ардым инде чабып,

Аучылардан качып.

“Пиф-паф” дигән тавышларга

Йөрәккәем дөп-дөп тибә.

Шушы матур койрыгыма

Барысы да кызыга.

Шул койрык аркасында

Туганнарым югала.

Тычкан.

Менә бәла дисәң, бәла…

Сиңа инде нишләргә?

Бака.

Калсын безнең Теремкәйдә.

Күңелле булыр бергә.

Тик дуслык кагыйдәсен

Тотарга кирәк истә.

Әкиятче.

Кыр буйлап бүре чаба,

Дер калтырый бичара…

(Көй астына артына борылып карый карый Бүре килә.)

Бүре.

Коткарыгыз бүрене!..

Этләр куалар мине!

Аучылар кызык өчен,

Тозакка керсен өчен,

Мылтыклардан аттылар,

Тик тота алмадылар.

Бака.

Кал син дә Теремкәйдә,

Күңелле булыр бергә.

Тик дуслык кагыйдәсен

Тотарга кирәк истә.

Әкиятче.

Аю-аюкай килә,

Урманны яңгыратып.

Әй, үкерә-үкерә…

(Көй астына аксак аягын сөйрәп, Аю килә.)

Аю.

Ярдәм итегез миңа,

Эләктем мин капкынга.

Кайткан идем өнемә,

Капкын куелган өемә.

Бака. Нинди усал шаярту…

Тычкан. Кер Теремкәйгә, Аю.

Төлке.

Капкыннан чыгарырбыз,

Тәпиеңне саклап калырбыз,

Авырткан җирен майларбыз,

Бер эзен дә калдырмабыз.

Әкиятче.

Теремкәйдә дус булып,

Җәнлекләр яши бирә.

Ярдәмгә мохтаҗларны

Кабул итеп үзенә.

(Барлык җәнлекләр дә Теремкәйдән Әкиятче янына чыга. Күмәк җыр җырлыйлар.)

Барысы бергә.

Карагыз урманнарны,

Күрегез болыннарны,

Чүп белән тулган бит сулыклар –

Яшәргә урын калмый.

Җәнлекләр йорт табалмый,

Җир шарын чүпләргә ярамый.

Кушымта:

Әй, дусларым,

Уйланыгыз,

Нишләтәсез Җир шарын?

Табигатьне сез яклагыз!

Табигатьне саклагыз!