Экологик кичә: «Каен бәйрәме»
Экологик кичә: «Каен бәйрәме»
Роза ЯКОВЛЕВА,
Казандагы 82 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
1. Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү; безнең якларда үсүче агачлар турында мәгълүмат бирү.
2. Балаларның уйлау һәм фикерләү сәләтләрен арттыру, күзәтүчәнлекне, үз фикереңне әйтә белү, чагыштыру күнекмәләрен үстерү.
3.Табигатькә аңлы, сакчыл караш тәрбияләү, экологик культура булдыру.
Җиһазлау: алан күренеше, каен агачы, агачлар турында презентация, тасмалар, чиккән кулъяулыклар.
Кичә барышы
Алан күренеше. Уртада каен агачы, чәчәкләр.
Алып баручы. Бүген без халкыбызның элек-электән сакланып килгән гүзәл бәйрәмнәренең берсен – «Каен бәйрәме»н үткәрәбез. Язларын кешеләр, зифа каенны котлап, дөньяга иминлек, кешеләргә сәламәтлек теләп, пакьлек билгесе – Каенсылу янына килә торган булганнар. Сылу каенга үзләренең ядкяр бүләкләрен бирә, теләкләр тели торган булганнар.
Яз кунакка килде туган ягыма,
Ул шундый күп бизәк китергән.
Нечкә билле каен кызларына
Яшел чуклы күлмәк кидергән.
(Бер кыз биеп йөри.)
Туган якның сылу каеннары
Тибрәләләр җилләр искәндә.
Яшел чуклары каеннарның
Аңлаталар яшәү мәгънәсен.
Нәфис каеннарның ак кәүсәсе
Үсә, тамыр җәеп туган туфракка.
Ак төс бит ул – яшәү мәгънәсе,
Аклык, сафлык, пакьлек билгесе.
Ак кәүсәдә кара-кара таплар,
Кара таплар – бу бит җир төсе.
Яшәү биргән туган туфрагыбызда
Калсын уелып һәрберебез эзе.
(Биюче кыз чыгып китә, кызлар керәләр.)
1 нче кыз. Кулъяулыгым бүләк итәм
Зифа буйлы каенга.
Әкрен искән йомшак җилдә
Җилфердәсен тагын да.
(Кулъяулыгын элә.)
2 нче кыз. Үзем чиккән кулъяулыгым
Булсын сина бүләгем. (Кулъяулыгын элә.)
3 нче кыз. Милләтемнең төсе булган
Кулъяулыгым бүләгем. (Кулъяулыгын элә.)
4 нче кыз. Сөеп килгән муенсам
Булсын сиңа бүләгем. (Кулъяулыгын элә.)
Алып баручы. Менә рәхмәт, кызлар. Тагын бүләк бирүчеләр бармы? (Кулына тасма тоткан кызлар керәләр.)
1 нче кыз. Зәңгәр тасмам – күк төсендә булса,
2 нче кыз. Кызыл тасмам – кояш көзгесе.
3 нче кыз. Яшел тасмам – яшел үлән төсе.
4 нче кыз. Ак тасма – сафлык билгесе.
Алып баручы. Кызлар, сез тасмалар белән туган ягыбызның матур да, киң дә, бай да, саф булуын да аңлатып бирә алдыгыз. Каенсылуга бер бию дә бүләк итмәссезме икән? (Тасмалар белән бию.)
(Малайлар керә.)
1 нче егет. Исәнмесез, дусларым, исәнмесез, кызлар! Нигә безне калдырып, аланлыкка киттегез. Әйдәгез, бергәләп уйныйк.
1 нче кыз. Дуслар, әйдәгез, Каенсылуны котлап, бер җыр башкарыйк.
(З. Ярмәки. «Ак каен» җыры башкарыла.)
2 нче егет. Мин бит авыл малае,
Каенсылуга бирим
Кигән бияләемне.
Алып баручы. Балалар, бияләйне Каенсылуга бүләк иткәнче, әйдәгез, бияләй уены уйнап алыйк.
Бияләй кемдә кала,
Шуңа бирербез җәза.
(Бер кыз белән бер малай бияләйне тота. Алар татар халык биюен башкаралар.)
Алып баручы. Әйдәгез, бияләй уенын дәвам итик. (Бер кыз белән бер малай бияләйне тоталар.)
– Бир бияләйне, минеке бит ул.
– Табышмак әйтәм, җавап бирсәң, бияләй бирәм.
Алып баручы.Ап-ак күлмәген кигән,
Күлмәгенә тап тигән.
Җәй башында җиләгемне
Авыз итәсең дигән.
Егет. Белмим, белмим. Бир бияләемне.
Алып баручы. Үзе зифа да була.
Үзе сылу да була.
Шундый кирәк нәрсә ул,
Дару да ясап була.
Егет. Белдем, белдем, каен бу. (Бияләйне каенга элә.)
(Көй яңгырый. Каенсылу керә.)
Каенсылу. Исәнмесез, кадерле дусларым! Күрәм, күрәм, мине яратып, мине зурлап бу аланга бәйрәмгә җыелгансыз. Мине шулай хөрмәт итүегезгә зур рәхмәт сезгә. (Агачлар турында җыр яңгырый.)
Каенсылу. Матур җырладыгыз, рәхмәт сезгә! Табигатьне бик яратасыз икән, сез аны саклый-яклый беләсезме соң?
Балалар. Беләбез.
– Агачларны сындырырга ярамый.
– Урман, болыннарны чүпләргә ярамый.
– Кырмыска, кош, ояларын туздырмаска.
– Суларны пычратмаска кирәк.
Каенсылу. Рәхмәт, балалар! Мин ышанам, моның кадәрле белгәч, сез, һичшиксез, табигатьне сакларсыз. Сез каен агачы турында нәрсәләр беләсез? (Балаларның сөйләве презентация белән үрелеп бара.)
1 нче бала. Каен – Россия урманнарында аеруча күп үсә торган агач. Каенның биеклеге 30 метрга, кәүсәсенең диаметры 80 см. га җитә.
2 нче бала. Каенның үзагачы каты, нык, авыр, ак төстә. Ныклык соралган урыннарда каен кулланыла. Каен агачы дымлы урында бик тиз чери. Каеннан фанер, мебель, арба, чана өлешләре ясыйлар.
3 нче бала. Бер төп каен бер көнгә 6 чиләк, 1 гектар каен урманы 1500 тонна суны парга әйләндерә. Әйләнә-тирә һаваны дымлы тота, тузанны йота. Элек каен тузын кәгазь урынына кулланганнар. Каен агачы якынча 100 ел яши.
Каенсылу. Булдырдыгыз, балалар. Мин урманда үзем генә үсмим. Минем башка агач дусларым да бар. Алар турында нәрсәләр беләсез? Сезнең яраткан агачыгыз – чыршы. Ул – Яңа ел бәйрәменең иң кадерле кунагы.
4 нче бала. Чыршы урманнары Россиядә зур мәйданны биләп тора. Күләгәгә чыдам токым. Ул туклыклы матдәләргә бай дымлы туфракларда яхшы үсә.
Агачның биеклеге 30 метрга, диаметры 1 метрга кадәр җитә.
5 нче бала. Чыршы кәгазь җитештерүдә мөһим материал булып тора, аннан эшләнгән кәгазь бик нык. Төзелештә кулланылган агачлар рәтенә керә, самолетларда, музыкаль уен коралларында кулланыла. Чыршыдан ясалган материаллар череми, аны төзелештә яратып кулланалар. Чыршы 250–300 ел яши.
Каенсылу. Рәхмәт. Чыршы агачын нарат агачыннан аерып карап булмый. Аның турында нәрсә беләсез?
6 нчы бала.Татарстан территориясендә гади нарат үсә.
Биеклеге 35 метрга, кәүсәсенең диаметры 1 метрга кадәр җитә.
Ылыслары тар, агачта 2–9 ел сакланалар.
7 нче бала. Нык һәм җиңел агач авиация һәм суднолар төзелешендә, агач җиһазлары җитештерүдә кулланыла. Нарат якынча 200 ел яши.
Каенсылу. Урманны иң нык агач – имәннән башка күз алдына китереп булмый. Аның турында нәрсәләр беләсез?
8 нче бала. Имәннең үзагачы – нык, чыдам, озын гомерле. Төзелештә, суднолар төзүдә кулланыла. Баллы. Чикләвеге – урман хайваннары һәм кошлар өчен азык.
9 нчы бала. Имән 400–500 ел, кайберләре 1000 елга кадәр яши. Чагыштырмача җылылык яратучы үсемлек.
Алып баручы. Рәхмәт, балалар. Сез агачларның чын дусты икән. Алга таба да шундый кешелекле, ярдәмчел, чын табигатьнең дуслары булып калыгыз.
Ак каенкай тирбәләдер
Талгын җилләр иссә дә,
Каеннарны сындырма да,
Каеннарны кисмә дә!
Ап-ак каен бар халыкны күзәтә,
Табигатьне саклагыз, дип кисәтә.
Утыртыйк без үсентеләр,
Урман артсын тагын да,
Тирбәлегез бишек итеп
Агачлар ботагында.
Без – табигать балалары,
Кояш белән янабыз.
Бездән һәрчак риза булсын
Шул табигать-анабыз.
Кичәбезне «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз.