Язгы урманда йөрү

(Кечкенәләр төркемендә сөйләм үсеше буенча шөгыль)

Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Казандагы 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларда кошларга карата җылы, дустанә хис тойгылар тәрбияләү;

– балаларның кошларга карата уңай хисләрен чагылдыру, алар хакында кайгырту мөнәсәбәтен бирергә тырышу;

– балалар тарыфыннан мөстәкыйль рәвештә һәм тәрбиячегә ияреп кошлар хакында шигырь-җырларны кабатларга теләк тудыру;

– балалар сүзлеген матур яз, карлыгачкай, ябалагыбыз, саескан сүзләре ярдәмендә баету,хыялларын үстерү.

Җиһазлау: кошлар җырлау фонограммасы, кошлар, кошлар өчен сый, төрле төстәге банкалар, җимлек, фоторәсемнәр.

Эшчәнлек барышы

Фонограмма яңгырый “Кошлар сайравы”.

Т.:Балалар ,сез нәрсә ишетәсез?

Б.:Кошлар сайравын ишетәбез.

Т.:Ә нигә алар яңгратып,күңелле итеп сайрый?

Б.:Яз килде!

Т.:Әйе,яз килеп җитте!Урамда кояш җылыта,гөрләвекләр ага,кошларга да бик күңелле бу вакытта,алар сайрый башладылар.Мин бүген сезгә урманга сәяхәткә барырга тәкьдим итәм.Үзебез белән фотоппарат та алырбыз.Һәр очраткан кошны фотосүрәткә төшереп барырбыз.

Аяклар,аяклар йөгерәләр юлдан

Йөгерәләр таудан,1,2,3

Менә бездә көч 1,2,3

Сикердек һәм чокырга ,без төштек.

Ә хәзергә ,шыпырт тсс.

(Балалар тиешле хәрәкәтләр башкалалар).

Т.:Балалар,без язгы урманга килеп тә җиттек.Карагыз әле,як-ягыгызга ,мондагы матурлыкка ,нинди төрле агачлар .Агач өстендә нәрсә утыра?

Б.:кошлар.

Т.:Нинди кошларны күрәсез?

Б.:Ябалак,карлыгач,саескан.

Т.:Чыршы янына килегез,нинди кош бу?

Б.:Карлыгач.(Балалар карлыгач тавышын тыңлыйлар).

Т.:Якынрак килеп исәнләшик,карыйк әле үзенә,балалар, ә карлыгач нинди ул?

Б.:Җитез,кызу,кечкенә,һәм бик матур.

Т.:Карлыгачны ничек ягымлы итеп әйтеп була икән?

Б.:Карлыгачкай,карлыгачым.

Т.:Балалар,бер шигырь сөйләсәгез,карлыгачыбыз бик сөенер.

Б.:Карлыгачым,карлыгачкай

Минем матуркай

Кая булдың?

Нәрсә белән килдең?

Килдем,килдем

Сезгә яз алып килдем

Яз килсен,җирне җылытсын!

Т.:Кая булган соң карлыгач?

Б.:Җылы якларда,диңгез якларында.

Т.:Карлыгачка бик тә ошады безнең шигырь,без аның белән саубуллашыйк ,сәяхәтне дәвам итик.(Балалар карлыгач белән хушлашалар,сәяхәтне дәвам итәләр).

Т.:Без язгы урманга килдек

Монда бик күп могҗиза

Уң якта каен тора

Сул ягыбызда чыршы

Кояш та безгә елмая

Куян да гөрләвектә җуына

-Бу агачта нинди кош утыра?

Б.:Ябалак(ябалак тавышы ишетелә)

Т.:Балалар,әйдәгез әле бергәләп сөйләп күрсәтик нинди соң ул ябалак.

Ябалагыбыз,ябалагыбыз зур башкаебыз

Агач төбендә утыра,башын селкетә

Күзләре белән шарт-шарт

Аяклары белән тып тып

(Балалар тиешле хәрәкәтләр башкаралар һәм сүзләрен кабатлыйлар).

Т.:Ябалак безгә елмая,аңа бик тә ошады безнең шигырь.Аңа комачауламыйбыз,чөнки ул көндез йоклый.(Балалар хушлашып китәләр).

Т.:Озын койрыгы бар,кешеләр янына бик еш очып килә,үзенә ошаган  ялтравык әйберләрне үзенең оясына алып китә.Нинди кош турында сөйлим?

Б.:Саескан!

Т.:Дөрес,агачта табып күрсәтегез.Аның койрыгы нинди?

Б.:Озын.

Т.:Саескан да үзе турында шигырь ишетәсе килә.(Балалар бергәләп хәрәкәтләрен күрсәтеп сөйлиләр).

Саескан утын ярган

Мич яккан,ботка пешергән

Сиңа ботка бирермен

Сиңа боткам бирермен

Сиңа да ботка бирермен

Ә сиңа ботка бирмәм

Син суга да бармадың

Идән дә себермәдең

Мич өстендә син яттың

Бик ялкауландың бала

Шуңа ботка да юк сиңа!

Карлыгач белән дә хушлашыйк.(Балалар кошлар белән саубуллашалар).

Балалар,без язгы урманда йөрдек,һава суладык һәм тәрле кошлар очраттык.Нинди кошларны очраттык ?(Балалар кошларны кабатлап,искә алалар).

Т.:Кешеләр кошлар турында  ничек кайгырталар?Нәрсә эшлиләр алар?

Кыш көне агачлар кар астында булганда,кошларга җим җитми.Бу авыр вакытта кошлар кешеләр янына азык эзләп очып киләләр.Кешеләр аларга булышалар.Шуңа да алар җимлек ясыйлар.Хәзер без сезнең белән бергәләп ,кошларны сыйларбыз.(Тәрбияче җим белән тәлинкә алып керә).Мин тәлинкәне алып кергәндә ,барлык сыйларда катнашты,буталды.Ярдәм итегез миңа аларны сайлап урнаштырырга .(3банка кертә:сары,кызыл һәм яшел).

-Уен”Бүрәнкәләргә җыю”.Тәлинкәдән сайлап,чүпләп алырга,берсенә кабак орлыгын,икенчесенә көнбагыш,өченчесенә калган орлык .Һәм аларны агач өстенә беркетеп кую.

Т.:Хәзер мин сезне бергәләп фотога төшергә чакырам һәм төркемебезгә кайтырга тәкьдим итәм.

Без кошлар белән таныштык

Ял итергә уйладык

Башны иябез алга,

Ә аннары-артка

Уңга,сулга  борабыз,

Аннан карап торабыз

Иң өсләрен сикертәбез

Кулларны битәбез

Т.:Менә төркемебезгә дә кайтып җиттек.Юкка гына фотоппаратны алмаганбыз,фотоларны карыйсыгыз киләме?

Безнең фотолар аклы-каралы булган.Кошларны якты һәм матур,төсле итеп ясыйсыгыз киләме?(Һәр балага аклы-каралы фото бирелә,үз контурына төсле кошлар сүрәте сайларга тиеш).

Т.:Тәрбиячче балалар белән чиратлап әңгәмә уздыра.Һәр баладан үзенең ясаган кошы турында сөйләвен тыңлый.

Т.:Бездә бик матур кошлар килеп чыкты.Мин җимлек һәм азык әзерләдем.Участокта кошларны сыйларбыз.