Яз көннәре бигрәк ямьле
№ 177
Гөлшат ГАЛИУЛЛИНА,
Казандагы 167 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тщрбиячесе
Максат: балаларны язга, табигатьнең уянуына, беренче чәчәкләргә, кояшка шатланырга өйрәтү. Табигатькә карата мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү. Табигатьтә үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләүне дәвам иттерү. Нәүрүз, Карга боткасы бәйрәмнәре белән таныштыру.
Җиһазлау: К.Саврасовның «Кара каргалар килде» картинасы, телеграмма, Нур Гайсинның «Яз килә» шигыре.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Балалар, минем янга килегез һәм тәрәзәдән карагыз әле. Бүген нинди көн?
Балалар. Кояшлы, матур һ.б.
Тәрбияче. Әйе, нинди матур кояшлы көн бүген! Күктә юмарт, ягымлы кояш бөтен җир йөзен җылыта. Безне дә җылыта ул. Әйдәгез әле, кояш нурларын кочаклап алыйк. (Балалар куллары белән үзләрен кочаклыйлар.) Сизәсезме, ничек җылы булып китте. Хәзер урыннарга утырышыйк та сөйләшеп алыйк. Балалар, кояш көннән-көн катырак җылыта башлады. Нигә шулай ул?
Балалар. Яз җитте.
Тәрбияче. Ямьле яз килеп җитте. Урамда язның тагын нинди билгеләрен күреп була?
Балалар. Кар эри, көннәр җылына, кошлар кайта һ.б.
Тәрбияче. Дөрес әйтәсез: кояш бөтен җирне җылыта, табигать уяна. Кар инде күләгәле җирләрдә генә калды. Кар эреп бетүгә, беренче чәчәкләр үсеп чыгар. Бездә нинди үсемлекләр иң беренче булып чәчәк ата соң?
Балалар. Умырзая, тузганак, үги ана яфрагы.
Тәрбияче. Кар бетү белән алар, тирә-якны ямьләндереп, бар кешене куандырып, чәчәк ата. Онытмагыз, без ул чәчәкләрне өзәргә тиеш түгел. Яз буе һәркемне сокландырып утыра бирсеннәр алар. Мин сезгә «Яз килә» дигән шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз.
Гөрләвек ага,
Кояш елмая,
Торналар үтте
Тезелеп бая.
Гөрләвекләрдә
Уйный үрдәк, каз.
Илне яшәртеп,
Шаулап килә яз.
Нур Гайсин
Тәрбияче. Бу шигырьдә язның нинди билгеләре күрсәтелгән?
Балалар. Гөрләвекләр ага, торналар кайта, кояш елмая һ.б.
Тәрбияче. Яз җитү белән күчмә кошлар кайта башлый. Иң беренче булып нинди кошлар кайта?
Балалар. Кара карга.
Тәрбияче. Шуңа күрә кара карганы халык бик ярата. Борынгы заманнардан ук “Карга боткасы” дигән бәйрәм ясыйлар бездә. Кошлар кайта башлагач, яшел үзәнлектә җыелып ботка пешерәләр, бәйрәм итәләр, төрле уеннар уйныйлар. Ашаганнан калган ботканы, кошлар сыйлансын дип, җиргә салып калдыралар. Менә бу картинага карагыз әле. Сез рәсемдә нинди кошларны күрәсез?
– Елның кайсы вакыты бу?
– Кар эреп беткәнме?
– Ничек уйлыйсыз, кара каргалар туган илләренә кайтуга шатмы?
– Бу картинаны ничек атап була? (Балалар җавабыннан соң тәрбияче йомгак ясый.)
Тәрбияче. Рәссам бу картинасын «Кара каргалар килде» дип атаган. Бу әле язның башы гына, кар да эреп бетмәгән әле. Кара каргалар, шатланышып, туган якларына кайтып җиткәннәр. Алар туган җир белән исәнләшәләр, тизрәк оя корырга җыеналар.
Тәрбияче. Яз җиткәч, безгә тагын нинди кошлар кайта?
Балалар. Сыерчыклар,тургайлар, кыр казлары, торналар һ.б.
Тәрбияче. Ә сыерчыкларны кешеләр ничек каршылый?
Балалар. Сыерчыкларга оя ясыйлар.
Тәрбияче. Дөрес, сыерчык безнең тирәдә урнашсын өчен сыерчык оялары эләләр. Сыерчыклар үсемлекләргә зыян китерүче кортларны чүплиләр, агачларны тазарталар. Хәзер Ә.Ерикәйнең «Яз килде» шигыре белән ял итеп алабыз.
Киң итеп җәеп колач (Кулларны як-якка)
Килде яз, килде яз (Кул чабу)
Елмаеп тора кояш (Куллар өскә)
Көн аяз, көн аяз. (Кулларны өскә күтәреп, кул чабу)
Кыш буе яткан карлар (Сикерәләр)
Эределәр, эределәр.
Сыерчыклар, тургайлар (Очу хәрәкәтләре)
Килделәр, килделәр.
(Ишек шакыйлар. Тәрбияче, чыгып, телеграмма алып керә.)
Тәрбияче. Балалар, безгә Яз кызы – Нәүрүздән хат килгән. Нәрсә язды икән? (Укый.)
Гайбәт бетсен телегездә,
Орыш бетсен илегездә,
Ачу китсен йөзегездән,
Шулай икән, киләм сезгә!
Бурычлыны кичерегез,
Дошманнарга кул сузыгыз,
Йөрәгемә юл сызыгыз,
Шулай икән, киләм сезгә!
Балалар, Нәүрүзне китерәсегез киләме?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Нәүрүз безгә нинди шартлар куя?
Балалар. Ачуланмаска, орышмаска, тату яшәргә, яхшы булырга һ.б.
Тәрбияче. Әгәр дә Нәүрүзнең килгәнен телибез икән, без барыбыз да әдәпле, тәртипле, мәрхәмәтле булырга тиеш. Нәүрүз бит ул – игелек, дуслык, бәйрәме, тынычлыкка өндәүче ул. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсе белән бары тик яхшы мөгамәләдә генә булырга тиешләр. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, килерме икән безгә Нәүрүз? (Балалар җавабы.)
Тәрбияче. Мин дә килер дип уйлыйм, балалар! Сез бер-берегез белән тату уйныйсыз, ягымлы сөйләшәсез, әти-әниләрегезне борчымыйсыз. Табигатьне дә яратасыз , саклый беләсез, Нәүрүз әдәпле балаларны ярата ул.
Мин сезгә бер мәкаль әйтәм, аның нәрсәне аңлатканы турында уйлагыз әле.
«Язның бер көне ел туйдыра». Нигә шулай дип әйтәләр икән?
Балалар. Яз көне тырышып эшләргә кирәк. Яз көне бер генә көн эшләмәсәң дә, кыш көне авыр була һ.б.
Тәрбияче. Әйе, балалар, язның һәр көне кадерле, вакытында чәчеп калырга кирәк. Бер генә көнгә соңга калсаң да, уңышсыз калырга мөмкин. Сез нинди язгы эшләрне беләсез?
Балалар. Бакча казу, яшелчә утырту, чәчү һ.б.
Тәрбияче. Яз көне бакчачыларның, авыл халкының эшләре бик күп. Яз – кызу эш вакыты. Яз турында табышмак беләсезме сез?
Балалар.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
Г.Тукай
Тәрбияче. Хәзер минем табышмакларга җавап табыгыз.
– Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)
– Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
– Яз килсә – киенә,көз килсә – чишенә. (Агач)
Тәрбияче. Сез бик зирәк икәнсез: барлык табышмакларга да җавап таптыгыз. Ә менә Нәүрүзгә яз турында ниләр сөйләрсез икән, сөйләп күрсәтегез әле.
Балалар. Ямьле яз килеп җитте. Көннәр җылынды, кар эреде. Бар табигать уянды, кояш нурына төренде. Агачлар яфракларга бөреләнә. Шатланышып, язның беренче кошлары – кара каргалар кайта башлады. Беренче язгы чәчәкләр күренде. Яз килүгә без бик шатландык.
Тәрбияче. Сезнең хикәягез Нәүрүзгә ошар, ул озакламый килеп тә җитәр, балалар. Без, ул килгәнче, яз турында шигырьләр, җырлар өйрәнербез.