Яз килде

№51

(мәктәпкәчә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы конспекты)

Гөлнара АКЧУРИНА,

Яр Чаллыдагы 2 нче санлы “Алсу” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларда кошларга сакчыл караш формалаштыру;

– танып-белү кызыксынучанлыгын, белемнәрен камилләштерү;

– уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый-комуникатив үсеш, сәнгати-эстетик үсеш, рәсем, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, аз хәрәкәтле уен, практик эш, сөенечле мизгел, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: рәсемнәр, презентация, альбом бите, каләм, буяу, пумала, клеенка.

Сүзлек өстендә эш: умырзая, карлыгач, туйдыра, көньяктан.

Алдан үткәрелгән эш: әңгәмә, хәрәкәтле уен, сулыш гимнастикасы, физминутка, тел шомарткыч, шигырь ятлау.

Эшчәнлек барышы

I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты

1.1. Сүзле уен “Сәләмнәр бүләк итү”

Балалар. Бар шундый матур гадәт – (куллар ике якка җәелә)

Сәламнәр бүләк итү (куллар төшә).

Малалайларга да сәлам (сул кул өскә күтәрелә),

Кызларга да сәлам (уң кул күтәрелә),

Олылар (куллар алдагы кешеләргә сузыла)

Һәм кечеләр (куллар күкрәккә куела)

Барыгызга да сәлам.

II. Төп өлеш

2.1. Табышмак чишү

Тәрбияче. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара. (Яз)

Балалар, карагыз тышта ямьле яз житкән.

2.2. Тел шомарткыч

Балалар. Ла-ла-ла, бездә күп бала.

Җы-җы-җы, яз быел җылы.

2.3. Сүзле уен “Кояш чык, чык…”

Тәрбияче. Кояш качкан, балалар, әйдәгез, бергәләшеп кояшны чакырыйк.

Балалар. Кояш чык,чык,

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык сабы алтын –

Кирәкми безгә салкын.

2.4. Сүзле уен “Яз килә”

Тәрбияче. Я, балалар, карагыз,

Тышта, әнә, килә яз.

Балалар. Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче. Миңа якын килегез,

Яз турында сөйләгез.

Балалар. Канат кагып, ерактан.

Кошлар кайтты көньяктан.

Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш елмая,

“Тышка чык,” – дип безне алдый.

Сикергеч, туп кулга алыйк,

Сикереп уйнап карыйк.

2.6. Яз турында әңгәмә. Рәсем буенча сөйләү

Тәрбияче. Белемнәрегезне тикшерик әле. Балалар, яз айларын әйтегез. Табигатьтә нинди үзгәрешләрне күзәтеп була?

Берничә бала рәсем буенча сөйли.

Балалар. Бу рәсемдә яз күренеше.

Карлар эрегән, гөрләвекләр, күлләвекләр барлыкка килгән. Язның иң беренче чәчәге – умырзаялар баш калкыткан. Тиздән агачлар бөреләнә башлар, һәм яфраклар үсәр. Кыш салкыннары үткәч, җылы яктан кошлар кайтыр. Алар балалар чыгарырга оялар корырлар. Кешеләр кошларга ярдәм итәләр, сыерчык оялары ясыйлар.

2.7. Дидактик уен “Таныган кошны сайлап ал”

Тәрбияче рәсем күрсәтә. Балалар кошның рәсемен әйтәләр.

2.8. Г. Тукайның “Карлыгач” шигырен сөйләү

Зилә шигырь сөйли.

2.9. Рус телендә “Ласточка” шигырен сөйләү

Ласточка, ласточка, милая касаточка,

Где ты была?

С чем ты пришла?

За морем бывала,

Весну добывала.

Лечу, несу

Весну – красу!

2.10. Әйтемнәр, мәкальләр, файдалы киңәшләр

Тәрбияче. Кош ояларын туздырмаска.

Урманга баргач кычкырып сөйләшмәскә.

Кош балаларын өйгә алып кайтмаска.

Кыш көннәрендә азыклар бирергә.

Сынамышлар

Кош оясын туздырмаска – башың авыртыр.

Кошларга таш атмаска – күзең сукыраер.

Сыерчыкларга оя яса – эшең уңар.

III. Практик эш

3.1. “Карлыгач”темасына рәсем ясау

Өстәл артына утырып рәсем ясау. Традицион булмаган алымнар кулланып рәсем ясау. Балалар, альбом битенә карлыгач рәсемен ясап, буяулар белән “Төрткәләү алымы” кулланып буйыйлар.

3.2. Аз хәрәкәтле “Птички” уены

Ой, летели птички,

Птички – невелички.

Все летали, все летали,

Крыльями махали. (Машут руками, как крыльями.)

На дорожку сели, (приседают на корточки, указательными пальчиками)

Зернышко поели. (Постукивают по дорожке.)

Клюю, клюю, клюю,

Клюю, клюю,клюю –

Как я зернышки люблю!

Перья мы почистим, (руками “чистят” предплечья, как бы обнимая себя.)

Чтобы были чище.

Вот так, вот так,

Вот так, вот так,

Чтобы были чище.

Прыгали по веткам,

Чтобы сильнее стать деткам,

Прыг-скок, прыг-скок,

Прыг-скок,прыг-скок,

Прыгали по веткам. (Прыгают на месте.)

IV. Йомгаклау

Тәрбияче. Бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди фикергә килдегез? Өйгә кайткач, бүген өйрәнгәннәр турында кемгә сөйлисез?