Яз чәчәге

№168

(Балалар бакчасында нәниләр төркеме өчен язгы  күңел ачу шөгыле)

Нәкыя ФӘХРЕТДИНОВА,

Казандагы 298 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Катнашалар: алып баручы, балалар, 1 нче тиен, 2 нче тиен, Умырзая, Яз.

Шөгыль барышы

Алып баручы.

Көн җылы hәм иркә,

Кояш та елмая,

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна!

Яз килә, яз килә,

Чәчәкләр уяна,

Йөрәккә яз килде,

Бар дөнья куана!

(Ике Тиен пәрдә артыннан чыгалар, кулларында – кәрзиннәр.)

1 нче тиен. Дустым, син биредә чәчәкләр күрәсеңме?

2 нче тиен. Юк, дустым, ә син?

1 нче тиен. Мин дә күрмим.

2 нче тиен. Кара әле, бирегә балалар килгән! (Балаларга мөрәҗәгать итә.) Сез монда чәчәкләр җыярга килдегезме әллә? Без дә умырзая чәчәкләре эзләп йөрибез!

1 нче тиен. Әәәә, бәлки, кар астындадыр алар? Әйдә әле, эзләп карыйк? (Казыналар.)

2 нче тиен (кәефе төшеп). Монда юк…

1 нче тиен. Монда да юк! («Кар катламы» астыннан Умырзая килеп чыга.)

Умырзая (төчкерә). Әпчхи! Нәрсә? Әллә инде яз да килеп җиттеме? Ай-яй, нигә шулай суык? Әпчхи! (Тиеннәр, шәл алып килеп, Умырзаяның иңнәренә ябалар.) Бөтен дөнья карга күмелгән! Эх, тиеннәр, сез бит мине иртә уяткансыз!

1нче тиен. Юуук, иртә түгел! Март ае башланды бит инде, ә кышның китәсе килми. Нишләргә инде хәзер?

2 нче тиен. Ә, бәлки, Яз безнең турыда оныткандыр? Яисә ул юлны таба алмый адашып йөридер?!

Алып баручы. Дуслар, борчылмагыз, бергәләшеп күңел ачыйк, уйныйк, җырлыйк! Әниләребезне бәйрәм белән котлыйк. Шау-гөр килсәк, Яз безне ишетер hәм безнең янга килер! (Уеннар, җырлар, шигырьләр яңгырый.)

1 нче тиен. Иии, сезнең белән бигрәк күңелле икән!

2 нче тиен. Кара әле, дустым, әйдә әле, без дә синең белән бер кызык номер күрсәтик!

1 нче тиен. Әйдәәә! Балалар, сез фокуслар яратасызмы?(Фокуслар күрсәтелә. Әниләр белән уен уйнала.)

Умырзая. Эх, тиеннәр, сезгә уеннар гына булсын! Минем түземлегем бетте, Язны эзләргә китәм!

1 нче тиен. Нишлисең? Юлда туңасың бит, китмә! Без хәзер балалар белән тыпырдап алабыз, бәлки, Яз безне ишетер?

2 нче тиен. Әйдәгез әле, балалар, тыпырдыйк, эхехееей, Яз, кил безгә! Көтәбез! (Залга Яз керә, җырлый.)

Яз. Исәнмесез,минем нәни дусларым!Мин карлы урман эчендә адаштым,юлны таба алмыйча күпме йөрдем!Сезнең тавышыгызны ишеттем дә,тизрәк бирегә килдем.Рәхмәт сезгә,коткардыгыз!(Тиеннәргә мөрәҗәгать итә) Сезгә дә рәхмәт,Тиеннәр!Менә сезгә минем бүләгем-умырзая чәчәкләре!

  Умырзая: Менә хәзер миңа да җылы булып китте,чөнки янәшәмдә минем нәни дусларым бар!(Шәлен  сала).

Алып баручы.

Умырзая чәчәге

Бар чәчәктән уздырып,

Җир өстенә калыккан

Кар мендәрен туздырып.

-Ай,нинди матур! -.дидек,

Умырзаяны күреп.

-Яз бүләге безгә-.дип

Балалар тора көлеп.

 (Умырзая белән балалар бииләр).

Алып баручы: Кадерле әниләребез,апа-сеңелләребез,хөрмәтле хатын-кызларыбыз!Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз!Яз сулышы гаиләгезгә муллык,куңелләрегезгә сабырлык,тәннәрегезгә саулык китерсен!Барлык теләкләрегез тормышка ашсын,өстәлләрегез мул,аш-суларыгыз тәмле,көннәрегез ямьле булсын!

Ә хәзер балаларыгыз тырышып үз куллары белән  ясаган бүләкләрне кабул итеп алыгыз.(Музыка яңгырый,балалар әниләренә бүләкләрен бирәләр)