Яшеннәр сызган юл

 

Нәфисә САМАРХАНОВА,

Казандагы 55 нче урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Әнисә САДЫЙКОВА,

Казандагы 55 нче урта мәктәпнең

башлангыч сыйныф укытучысы

                           

Максат:

  1. Галим, язучы Х.Й.Миннегуловка багышланган сыйныфтан тыш чара. Аның тормыш юлын һәм хезмәтләрен өйрәнү;
  2. Татар халкының милли культурасына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту;
  3. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Катнашучылар:

  1. Әнисе Гыйнелхәят
  2. Әтисе Йосыф
  3. 1 нче егет
  4. 2 нче егет
  5. 3 нче егет
  6. 1 нче кыз
  7. 2 нче кыз
  8. 1 нче хатын
  9. 2 нче хатын
  10. Кечкенә Хатыйп
  11. Почтальон
  12. Базарда сатучы хатын
  13. Чемодан тоткан егет.

 

1 нче күренеш. Сәхнәдә авыл өе күренеше. Бишектә бала йоклый. Әни бала тирбәтә. Бишек җыры җырлый.

 Гыйнелхәят:

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!

Сәхнәгә әти чыга, бишек янына килә,

тирбәтеп сөйли башлый.

Әтисе Йосыф:

Улым, батыр, акыллы егет булып үс, балам, Хатыйбым. Үскәч мулла булырсың, улым. Исемеңә дә шундый мәгънә салынган.

Сәхнә артыннан ишетелә:

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның Зәй районы Апач  (рәсми исеме Сармаш по Ирне) авылында дөньяга килә. Әтисе ягыннан Xатыйп Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа.

(«Бишек көе» астында бишектәге баланы алып,  сәхнә артына кереп китәләр)

2 нче күренеш. Сәхнәдә Сабантуй күренеше. (Сабан туе. Мөхәммәт Садри шигыре, халык көе).  Миңнегуловлар да бәйрәмдә.

1 нче егет:

Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм,  зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

2 нче егет:

Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе,

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп

Бәйрәм итик көн буе.

1 нче кыз:

Шау-гөр килә киң болыннар

Кырлар һәм су буйлары

Колы булсын, гөрләп торсын

Безнең Сабан туйлары.

3 нче егет:

Икегезгә ике капчык

Ягез әле, тотыгыз.

Сабан туенда ярышып

Сез дә бүләк алыгыз

(Яшьләр капчык киеп сикерә башлыйлар)

 (Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер малай йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

1 нче хатын. И харап булдык, йә Аллам! Әйттем бит мин сезгә, күңелем сизгән иде аны. (Елый)

2  нче хатын. Нишлим инде мин хәзер.  Хамәтзыямны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

(Барда елашып сәхнә артына кереп китәләр)

3 нче күренеш. Авыл халкы ир-егетләрне  сугышка озата.  (Сәхнәдә хатыннар, кызлар, егетләр)

Йосыф:

Хуш, авылым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,

Бил кысышып җылы күрешү;

Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,

Ләкин… сугыш уен түгел шул!

Хуш, авылым, әгәр кайта алмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкынымны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш, авылым!

Соңгы минутта да

Мин уйлармын синең турында. ( Йосыф һәм ир-егетләр барысы белән  саубулашалар)

 

Герман көе

(Татар халык җыры)

Атландым атның биленә,

Киттем Герман җиренә.

Герман җире – кара үлән,

Әллә кайтам, әллә үләм.

Кояш чыга әйләнеп,

Ак болытка бәйләнеп.

Җиңү белән, сау-сәламәт

Кайтсак иде әйләнеп.

(Ир-егетләр җырлап сәхнәдән чыгып китәләр, хатыннар, балалар елап озата.)

4 нче күренеш.(Өстәл артында әни һәм ике малай утыра. Ана оекбаш бәйли. Кыз бала бишектә сабый тирбәтә. Олы малай әтисенең сугыштан салган хатын укый.)

“Исәнмесез яраткан тормыш иптәшем, минем нарасыйларым.Ялкынлы сәламнәр белән әтигез хат яза.Шундый сагындым үзегезне.Исән-сау әйләнеп кайтсам, Хатыйбымны көн саен кочып йөртер идем. Кызым Гөлнурның төс-кыяфәтен дә яз әле, әнисе…….”

(Ишек шакыган тавыш ишетелә. Малай укуыннан туктый, әнисе торып ишекне ача)

Почтальон: Исәнмесез!

Әни: Хәерле кич,Минзифа.

(Почтальон тиз генә сумкадан өчпочмаклы кара пичәт суккан хатны бирә дә, чыгып дә  китә. Ана хатны күкрәгенә кысып, шуышып идәнгә чүгә, балалар җыелышып әниләрен кочып алалар.)

Сәхнә артыннан: “Әтием Йосыф Миңнегулов батырларча Белоруссия фронтында һәлак була. Әнием  Гыйнелхәят дүрт бала кочаклап тол кала.

Әнкәй безнең өчен гадәти ана гына түгел, ата да, президент та, Политбюро да, прокурор да булды. Аның һәр сүзе, һәр ым-карашы безнең өчен катгый закон иде. Гомумән, мин әнкәй сүзенә каршы килгәнемне белмим. Аз гына белемле, юка гәүдәле, урта яшьләрдәге бу гадәти зат ничек үзен шушылай куя белгән – мин моңа хәзер дә аптырыйм. Әнкәй безне гаять кыен елларда да ашатты, киендерде, үстерде, укытты, тәрбияләде. Иң мөһиме, ул безне гаделлеккә, үз хезмәтебез белән көн күрергә, кешеләрне рәнҗетмәскә, тыйнаклыкка, туганлыкның кадерен белергә өйрәтте. Без, аның балалары, хәзер дә бер-беребез өчен җанны бирергә әзер торабыз. Әнкәй 87 яшендә 1999  елда вафат булды. Гомеренең ахырына кадәр безнең өчен, ягъни диңгез корабларын йөртүче абыем, капитан Миргалим, почта начальнигы апам Гөлнур, профессор Хатыйп, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы сеңлем Хәнифә өчен әнкәй олы, абруйлы зат, рухи терәк булды. Без һәрчак аның балалары булып калдык. Мең рәхмәт, әнкәй, үзеңә!”

5 нче күренеш. Авыр тормышта үткән балачак. Сәүдәгәр Хатыйп: борыч тарихы.

Сәхнә артыннан:

“Туган җирнең табигате матур булса да, минем балачак фәкыйрьлектә, ярым ач тормышта узды. Бу – сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар, коточкыч салым түләүләр нәтиҗәсе иде. Халык колхозда көне-төне эшләсә дә, түләү юк диярлек. Мин дә әүвәл әнкәйгә ияреп, аннан үзем генә дә эшкә йөргәнемне яхшы хәтерлим. Бер елны кул белән җиде гектарга якын урак урдык. Үзенә күрә бу район күләмендә бер рекорд иде. Шуңа күпме түләделәр дисез – бары 20 кг бодай.”

Сәхнәдә базар күренеше.Киштәләрдә яшелчә, кием-салым сатыла.Сәхнәгә начар гына киенгән Хатыйп чыга, кулында борыч .Әле бер кеше янына  килә, әле икенчесенә тәкъдим итә. Сәхнә уртасына басып үз-үзе белән сөйләшә:

Хатыйп: Эээх, русчасын белмим бит, ничекләр итеп кенә сатыйм икәннн? (елап та ала). Шуннан бер хатын янына барып төенен селки башлый:

Хатыйп: «Прдаю», «Прдаю», –  дип кычкыра.

Хатын төчкерә башлый,–

Сатучы хатын: перец – (дип кычкырып җибәрә.)

Хатыйп: Перец, перец, – дип кычкырып базарны әйләнә дә, базардан чыгып китә.

6 нчы күренеш: Ләбибә Нигъмәтуллина  “Гомер юлы”.  Сәхнәгә кечкенә Хатыйп чыга:

Артта калган юллар озын инде,

Алдагысы әле билгесез.

Билгесезлек өмет өсти, диләр,

Кайвакытта барыр юл бетүен

Ярый әле, алдан белмибез.

Сикәлтәле гомер юлларының

Туры юлы, була бормасы.

Борма юллар аша узган чакта.

Ышанычлы дустың булсачы.

Кеченә Хатыйп янына чемодан тоткан егет чыга. Проекторда тимерюл вокзалы күренеше.

Сәхнә артыннан:

Юллар, юллар… Сикәлтәле, бормалы юллар безнең кечкенә Хатыйбыбызны олы тормыш юлына алып чыга.(Проекторда поезд кузгалган күренеш, халык вагоннарга агыла. Кечкенә Хатыйп һәм егет әкрен генә сәхнә артына кереп китәләр). Хатыйп Миңнегулов серле Шәрыкъ илләре әдәбияты тәрәзәсен ачты. Татар әдәбиятының нинди генә чорын алсак та, анда Хатыйп Миңнегуловның хезмәте урын алган. Ул Шәрык илләре әдәбияты булсынмы, Гаяз Исхакый иҗаты булсынмы, шулай ук Сәйфи Сараи, Йосыф Баласагуни, Әхмәд Ясави һәм Сөләйман Бакыргани һәм башка шагыйрь һәм галимнәрнең иҗатларын өйрәнүгә 40 елга якын гомерен багышлаган шәхес. Канлы сугыш чорында иҗат ителгән әдәби әсәрләр җыелмасы, Х. Миңнегулов тәрҗемәләре аша танылып, бүгенге көндә дә акыл иясе өчен актуаль булып санала. Профессор, әдәбиятыбыз тарихын фәнни өйрәнү һәм әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән татар халкына җиткерү буенча иң актив эшләүче галимнәребезнең берсе. Ул Мәскәү, Хельсинки, Истанбул, Анкара, Ташкент, Төркестан, Астана, Костанай, Төмән, Самара, Пекин, Петербург, Семей, Дүшәнбе, Алма-Ата һәм кайбер башка шәһәрләрдә лекцияләр укый, конференция, конгресс-симпозиумнарда доклад-чыгышлар ясый. Хатыйп Миңнегулов – күп кенә гыйльми, методик хезмәтләрнең фәнни мөхәррире, рецензенты. Аның җитәкчелегендә ике дистәдән артык фән кандидаты һәм докторы әзерләнгән. Алар арасында чит ил галимнәре дә бар. Галим берничә дистә кандидатлык һәм докторлык диссертациясенең рәсми оппоненты.”

(Расил Әхәтов көе, Вәзыйх Фатыйхов сүзләре) Рөстәм Закиров репертуарыннан  “Яшеннәр сызган юл”җыры яңгырый. Проеторда Х.Й. Миңнегуловның сурәте.

Гомерләр үткәндә, йомгакны сүткәндә,

Табыла, яңара язмышлар.

Үкенеп, үкенеп кайтмаслык еллар бар,

Яшьләргә чыланган ялгышлар.

Бу тормыш – яшеннәр сызган юл,

Йолдыздай атылган бер ара.

Гомерләр сулардай ага бит,

Тикмәгә җырланмый җырлар да.

Елларның чатында, гомернең атында

Көтәсең һаман да чабышлар.

Күңелне җилкетә үткәннәр эзеннән

Табылган кадерле табышлар.

Бу тормыш – яшеннәр сызган юл,

Йолдыздай атылган бер ара.

Гомерләр сулардай ага бит,

Тикмәгә җырланмый җырлар да.

Моңаеп аласың, утларда янасың,

Тойганда үткәннәр ярасын.

Сызлатмасын өченгә җанның бу халәтен

Барыбер дәвасын табасың.

Бу тормыш – яшеннәр сызган юл,

Йолдыздай атылган бер ара.

Гомерләр сулардай ага бит,

Тикмәгә җырланмый җырлар да.

Кулланылган әдәбият:

1.Курбатов X. Әдәбиятыбызның тирән тамырлары//Татарстан. – 1994.– № 7–8.– 136–138 б.

2.Урманче Ф, Ерактан килгән чишмәләр // Мирас.– 1995.– № 1– 2._ 280–282 6.

  1. Ганиева Р. Бәрәкәтле өлеш // Ватаным Татарстан.– 1995 –9 сент. 4.Галимуллин Ф. Әдәбиятыбыз тарихына ачкыч // Ватаным Татарстан.– 1999.– 7 май.

5.Әмирхан Р. Гыйлем һәм остазлык юлында // Татар иле.– 1999.– Май. 6.Абилов Ш. Әдәбият белеменең имән баганасы//Татар иле.– 2000.–Июль. 7.Рәдиф Гаташ. 1) Милли аң сакчы ларыннан берсе; 2) Шагыйрь җанлы галим дустым; 3) Төрки дөньяга гашыйк галим; 4) «Белер Сәйф Сарай гыйшык рәсмен!»//Китапта: Шигърият, синең хакка! – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.–125–132, 157–177 б.

  1. Сибгатуллина Ә. Сүз гөлләрен туплаучы//Ватаным Татарстан.– 2004.– 12 май.