Яшелчәләр. Җҗ хәрефе белән танышу һәм язу

№39

(Рус төркеме. I сыйныф)

Гүзәл СӘГЫЙРОВА,

Болгардагы интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең технологик картасы

Дәрес тибы Яңа материалны үзләштерү
Дәресенең структурасы 1) оештыру этабы;

2) дәрескә максат һәм бурычлар кую, укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру;

3) белемнәрне актуальләштерү;

4) яңа белемнәрне беренчел үзләштерү;

5) яңа белемнәрне ныгыту;

7) өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү;

8) рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

Максатлар – белем бирү: яшелчә атамаларын кулланып, аларны сорап ала  белүне, аларның төсен,тәмен әйтә  белүне камилләштерү; [җ] авазын дөрес әйтү һәм Җҗ хәрефен дөрес яза белүне формалаштыру;

– тәрбияви: укучыларда сөйләм культурасы һәм татар теле фәненә, укуга карата кызыксыну уяту; толерантлык,  мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү

Универсаль эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру – шәхескә юнәлтелгән: үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү;

– регулятив: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта  эшләү алымнарына өйрәнү;

– коммуникатив: үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;

– танып-белү: информация туплый, ретроспектив белемнәрне  дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү

Планлаштырылган нәтиҗә – предмет буенча: яшелчә атамаларын кулланып, аларны сорап ала  белүне, аларның төсен, тәмен әйтә  белүне камилләштерү; [җ] авазын дөрес әйтү һәм Җҗ хәрефен дөрес яза белүне формалаштыру;

– метапредмет: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.

– коммуникатив: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү.

– танып-белү: информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү

Предметара бәйләнешләр Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья
Эшчәнлекне оештыру Фронталь, группаара,  индивидуаль
 

 

Оештыру технологиясе Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре Һәр этапның диагностик биремнәре
Оештыру моменты.

Максат: төркемнәрнең дәрескә әзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару

Хәерле көн, укучылар Исәнмесез!.
Хәлләр ничек? Рәхмәт, әйбәт. Сезнең хәлләр ничек?
– Рәхмәт, минем дә хәлләр әйбәт – Без бик шат!
Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Максат: белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү

Фонетик зарядка.

«Минем арттан кабатла!» уены. Иҗек һәм сүзләрне кабатлау

1) җә, җи, җү, җе, җо, җу, җы, җа;

2) җиләк, җим, җимлек, кәҗә, бөҗәк, җеп

Актуальләштерү.

Бер-берегездән исемегезне сорагыз

 

Синең исемең ничек?

– Минем исемем Кирил

Партадашыгызга фамилиягезне һәм кем кызы (улы) икәнегезне әйтегез Минем фамилиям Смирнова.

Мин Иван кызы

Дустыңнан китабы кайда икәнен сора Китап кайда?

– Китап өстәлдә

Дустыңнан ручкасы кайда икәнен сора Ручка кайда?

– Ручка пеналда

Кереш әңгәмә

Укучылар без кайда яшибез?

(«Мин яратам сине, Татарстан» җырын тыңлау һәм бер куплетын йөрәнү.)

Без Татарстанда яшибез!

– Без авылда (шәһәрдә һ.б.) яшибез

Бу нәрсә? Урман
Урман нинди? Балаларның җаваплары
Урманда нинди хайваннар яши? Әйдәгез, аларны искә төшерик Аю, бүре, куян, керпе, тиен, төлке һ.б.
Аю нинди? Зур
Бүре нинди? – Усал
Куян нинди? һ.б. – Куркак
Балалар, ә бу хайваннарны ничек атадык? Ә хәзер әйдәгез, бергәләп, авылга барыйк, анда нинди хайваннар яши икән?

Сез нинди йорт хайваннарын һәм кошларын беләсез? Әйдәгез, хәзер рәсемнәрнәргә карап сөйләп китик.

(Татар телендә, рус теленнән аермалы буларак, кешеләрдән кала барлык жанлы һэм жансыз предметларнын нәрсә? соравына җавап бирүе  ассызыклана.)

Сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз, тавык, эт, әтәч, каз, үрдәк.

(Балалар, рәсемнәрдән күрсәтеп, укытучының сорауларына җавап бирә, сөйли.)

Белемнәрне актуальләштерү Рәсемнәр ярдәмендә яшелчә атамалары белән таныштыру  
Бу нәрсә? Яшелчәләр (овощи)
Бу кыярмы? Сиңа кыяр кирәкме?

(Сорауларга җавап бирә белүне каммилләштерү.)

Әйе, бу кыяр. ( Юк, бу кыяр түгел.)

Миңа кыяр кирәк (кирәк түгел)

Ребята, вспомните, в каких сказках всречаются овощи. Овощи назовите по-татарски, а название сказки по-русски Кабак «Золушка».

Помидор, суган  «Чипполино». Шалкан «Репка»

«Нәрсә юк?» уены.

Шүрәле бүген безгә бик зур юллар үтеп килгән. Ул буш кул белән түгел. Аның кулында кәрзин. Кәрзиндә нәрсәләр бар икәнен белергә кирәк. (Яшелчәләрне күрсәтеп чыгу, берсен сиздермичә генә яшерү, нәрсә юк икәнен әйтү.)

 
[җ] авазын өйрәнү: иҗекләр һәм сүзләр уку Җа, җә, җи, җу, җү, җы, җо, җил,җир, җиләк, Җәмил.

Җәмил җиләк (нәрсә?) җыя. Җәмил җиләкне чиләккә (нәрсәгә?) җыя

Җҗ хәрефен өйрәнү

Бу нәрсә? (Рәсем күрсәтелә.)

 

Җиләк

Җиләк сүзе ничә иҗектән тора? Җи-ләк  сүзендә 2 иҗек бар
Җиләк сүзендәге авазларны әйтегез [җиләк]
– Сүздәге кайсы аваз безгә таныш түгел? [җ]
Бу аваз язуда нинди хәреф беләнбирелә? Җ, җ
Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү Җҗ хәрефләрен язу (эш дәфтәренең 25 нче бите) Танып белү УУГ
Яңа белемнәрне ныгыту Җа, Җә Җи, Җу, Җиләк иҗек һәм сүзләрен язу (икенче дәфтәрдә)  
Шарларны төрле төсләргә буяу. Яңа сүзләрне үзләштерү: төс атамаларын истә калдыру Сары (желтый), зәңгәр (синий), ак (белый), яшел (зеленый), кызыл (красный), кара (черный)
Яшелчәләрнең төсен, тәмен әйтү:

Бу нәрсә?

 

 

Бу помидор

Помидор нинди? Кызыл, тәмле
Син помидор яратасыңмы? Әйе,мин помидор яратам
Сиңа помидор кирәкме? Әйе,миңа помидор кирәк
Диалогик сөйләм оештыру (һәрбер балага яшелчә рәсемнәре таратыла) Оля, миңа кыяр бир әле.

Мә, Алсу, рәхим итеп ал.

Мин кыяр яратам.

Кыярны мин дә яратам.

Рәхмәт, Оля.

Исән бул, Алсу

Рефлексия Рифмовка «Без яшелчә чәчәбез» Без чәчәбез яшелчә:

Кишер, кыяр, кәбестә.

Су сибәбез, су сибәбез

Алар үсә дә үсә

Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Сезгә ниләр ошады?

Дәрес шуның белән  тәмам. Дәрестә актив катнашкан укучылар йолдызчыклар белән буләкләнә

 
Өй эше Өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Икенче дәфтәрдәге сүзләрне язып бетерү