Яшь экологлар тәрбиялибез

№41

Гүзәл ВӘЛИЕВА,

Мамадыш районы Усали урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Яшь куян үстерүчеләр» түгәрәге җитәкчесе

Авыл җирлегендә, минемчә, укучыларга экологик тәрбия бирү өчен күп мөмкинлекләр бар.

Безнең Усали урта мәктәбендә дә табигатьне саклау буенча максатчан эш алып барыла. Мәктәбебезнең яшь экологлары, авыл халкына мөрәҗәгать белән чыгып, аларны туган авылыбызның табигатен сакларга чакырды.

Мәктәбебез экологларының үз программасы, девизы, максатлары бар. Девизыбыз:  «Табигать – туган йортыбыз. Табигатьтәге начар күренешләр белән көрәш!». Максатыбыз: «Туган як табигатен өйрәнү һәм саклау».

Яшь экологларыбыз  үзләре дә шактый эш башкарды.

2011 елдан мәктәбебездә мәктәп питомнигы оештырылды. Без 3 сотый җиргә 500 төп карагай утырттык, аларны тәрбияләп үстереп, Җиңү аллеясына күчереп утырттык һәм үсешләрен күзәтеп, тәрбияләп торабыз. «ЭКА» хәрәкәте буенча оештырылган район, республикада семинарларында, конференцияләрдә чыгыш ясадык. «Мәктәп урманчылыгы» дигән район конкурсында җиңеп, республикада лауреат булдык.

Балаларда экологик культура, экологик аң тәрбияләүне, туган як табигатенә сак караш булдыруны күздә тотып, районыбызда һәм мәктәбебездә күптөрле чаралар, конкурс, акция, күргәзмәләр оештырыла.

Апрель ае мәктәбебездә «Табигать айлыгы» буларак билгеләп үтелә.  Әлеге айлык барышында берсеннән-берсе кызыклырак, мавыктыргычрак, эчтәлеклерәк кичәләр, бәйрәм, конкурслар үткәрелә. Аларда укучыларыбыз үз белемнәрен, осталыкларын төрле яктан күрсәтә ала. Айлыкта табигатьне саклау проблемаларын чагылдырган әңгәмә һәм диспутлар, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, видеоязмалар карала, башваткычлар чишелә. 1 апрель – Кошлар көненә ясалган рәсемнәр конкурсында  VII– VIII сыйныф укучылары бик актив катнашты. Сөмбел Хәйдәршина белән Рифнур Гәрәев рәсемнәре иң яхшылары дип табылды. Ул рәсемнәрне  стендка  урнаштырдык.

 VIII–IX сыйныф укучылары катнашында «Һәр өйгә – бер сыерчык оясы!» акциясе үткәрдек. Бу акция белән, «Татарстан табигатен саклыйк!» конкурсында катнашып, республикада II урынны алдык.

Мәктәбебездәге «Сәйлән» бию ансамбле әгъзалары Искәндәр Шәрифуллин, Нияз Хәйретдинов, Әлфис Исмәгыйлевләр районда үткәрелгән «Кошлар көне»ндә  биюләре гармунда уйнаулары белән тамашачы күңелен яуладылар. VIII сыйныфта исә «Без – табигать балалары» дигән темага КВН үтте. Ә V–VI сыйныф укучылары арасында «Табигатьнең җан авазы» исеме астында экологик суд үткәрдек.

«ТНВ-Татарстан» телеканалының «Белем дөньясы» тапшыруының иҗат төркеме мәктәбебездә кунакта булды. «Яшь куян үстерүчеләр» түгәрәгенең эше белән танышып, тапшыру әзерләп, эшебезне бөтен республикага таныттылар.

Яшь экологларыбыз эзләнү-тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә, төрле дәрәҗәдәге чараларда чыгыш ясый. Нәтиҗәләребез дә куанычлы. Әйтик, V сыйныф укучысы Искәндәр Шәрифуллин,  Юннат-2014» республикакүләм фәнни-тикшеренү эшләре конференциясендә катнашып, I  урынга лаек булды. X сыйныф укучысы Гадел Әхмәтҗанов Чаллыда   үткәрелгән «Экология, шәһәр һәм без» дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә  II урынны алды һәм  Идел буе конференциясендә чыгыш ясап кайтты.

Укучыларым шулай ук  Алабуга шәһәрендә үткәрелгән «От школьных знаний к научному поиску» дигән республика конкурсында  I урынга лаек булдылар.

Мәктәбебезнең X сыйныф укучылары Гадел Әхмәтҗанов, Ләйсән Вәлиева, Сиринә Шәрифуллиналар, «ТНВ-Татарстан» телеканалының  «Тамчы-шоу» интеллектуаль конкурсында «Дару үләннәре» темасы буенча  җиңеп, ел дәвамында телевидениедән күрсәтелеп тордылар.

Бездә елның дүрт фасылында да «Экологик сукмак» буйлап экскурсияләр үткәрелә:

  1 нче маршрут мәктәп – наратлык– чүплек  – Берсут елгасы – җәйге ферма–больница очы чишмәсе– мәктәп булса, 2 нче маршрут  –   мәктәп бакчасы – Әреш елгасы – урман полосасы – көтүлек.

Балаларга экологик тәрбия бирү һәм белем бирүдә, аларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда «Экологик сукмак» зур әһәмияткә ия, дип саныйм.

«Экологик сукмак» буйлап сәяхәт үзебез яшәгән төбәктәге, үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, экология проблемалары белән якынрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә белергә, тормышны тагын да яратырга булыша.

Һәрберебезгә якын булса да һәм күп сөйләнелсә дә, экология фәне   шактый серле булып кала. Шуңа күрәдер, яшьләр арасында эколог һөнәрен сайларга теләүчеләр арта гына бара. Хәзерге вакытта югары уку йортларында 6 укучыбыз бу юнәлештә белем ала, берсе аспирантура тәмамлады.

Һәр елны март-апрель айларында, Казаннан килгән нигезләмәгә таянып, «Парклар маршы»  үткәрәбез. Иң яхшы, иң кызыклы, иң эчтәлекле дип табылган рәсем, инша, хикәя, шигырь, әкият, фоторәсемнәрне район һәм республика конкурсына җибәрәбез. Бу уку елында профилактика отряды әгъзалары белән, гомерен урман эшенә багышлаган сугыш ветераны Миргазиз абый истәлекләрен язып алып, җиңүче булдык, һәм безнең язмабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы бастырып чыгарачак  китапка керәчәк.

Укучыларыбыз туган авылыбызның табигатен өйрәнү һәм саклау буенча да максатчан эш алып баралар, үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырган альбомнар, буклетлар әзерлиләр, газеталар чыгаралар.

Мәктәбебезнең тәҗрибә участогын алыйк. Чын мәгьнәсендә ачык һавадагы иҗат лабораториясе ул. Анда фенологик күзәтүләр, дәресләр өчен күргәзмә материаллар, гербарийлар әзерләргә дә, дәресләрдә караган аерым темалар буенча практикалар үтәргә дә, агрономик  белемнәрне үзләштерергә дә мөмкин. Үз куллары белән башкарган хезмәт нәтиҗәләрен күреп, шатлыкларын тоярга да  ярдәм итә ул. Тәҗрибә участогында коллективның һәр әгъзасы үз өлешен кертә. Башлангыч сыйныф укучыларының – үз участоклары һәм үз планнары, ә өлкән сыйныф укучыларының һәр тәҗрибәсе гомуми эшкә файда китерерлек итеп оештырыла. Мәктәп ашханәсен ел дәвамында витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимеш белән тулысынча тәэмин итү өчен барысы да тырышып эшли.

Әйе, авыл баласы табигатькә якын, күп вакытын табигать кочагында үткәрә. Сабантуй вакытында Югары Кыерлы авылында күпер ачу тантанасында катнаштык. Күптән түгел Усали авылындагы «Сания чишмәсе»н иганәче Ирек Миңнеголов  төзекләндерде. Аны ачуда катнашкан мәктәбебез укучыларының чыгышы кунаклар күңеленә хуш килде.

2015  ел – Парклар һәм скверлар елы  кысасында үткәрелгән «Безнең парк» район конкурсында  IX сыйныф укучылары Рифнур Гәрәев һәм Сөмбел Хәйдәршиналар  I–II урыннарны алдылар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Үзем исә экологик тәрбия бирү буенча эшләгән эшләр белән  Алабугада үткәрелгән мәктәп укытучыларының «Йортыбыз – Җир» дигән VI халыкара  фестивалендә   катнашып, җиңүче  булуга ирештем.

Йомгаклап әйткәндә, тәрбия сәгатьләре, түгәрәкләр эшчәнлеге генә экологик проблемаларны гына хәл итеп бетерә алмый. Җирдә тереклекне саклап калу өчен, туган җиреңнең хуҗасы булу гына җитми, ә кайгыртучан һәм мәрхәмәтле,  изге күңелле баласы булу да кирәк!