Яшь буынны гражданлык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә мәктәп музееның роле
Илнур ГАЛИМОВ,
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең югары квалификаwия категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары рухи үсешнең төп шарты буларак яшь буынга ватанпәрвәрлек һәм гражданлык тәрбиясе бирүне куя.
Дөрес, моңа кадәр дә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, белем бирүнең мөһим максатларының берсе булып торды. Чөнки дәүләт белән аның гражданнары арасында үзара җаваплылык мөнәсәбәтләре булмаган илнең киләчәге була алмый. Дәүләтебезгә куркыныч тудырган бүгенге вәзгыять шартларында бу проблема аеруча актуаль булып алга килеп баса.
Билгеле инде ватанпәрвәрлек хисе үзеннән-үзе генә барлыкка килә алмый. Моның өчен күп факторларның туры килүе мөһим. Шәхеснең әйләнә — тирә мөһите, гаилә тәрбиясе, коллективтагы мөнәсәбәтләр – боларның барысы да ватанпәрвәрлек тәрбиясендә үз ролен башкара. Ләкин укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, ватанпәрвәрлек, гражданлык хисләре уяту мәсьәләсендә мәктәп һәм укытучыны бернәрсә дә алыштыра алмый. Тарих, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре, тематик тәрбия сәгатьләре – болар барысы да гражданлык, ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә үтемле чаралар. Ә инде бу дәресләр музей педагогикасы белән үрелеп барганда аларның эффективлыгы тагын да арта. Музей тәрбия эшен күрсәтмәлелек белән баетып кына калмый, үткән буыннар тәҗрибәсен бүгенге чынбарлык белән тоташтыручы мөһим фактор булып тора.
Яшь буында Ватаныбызга, аның данлы үткәненә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү хакында үзебезнең мәктәп музеебыз эшчәнлеге мисалында күрсәтеп китәсем килә. “Мәктәп музее” төшенчәсе иң беренче чиратта аның урыны түгел, ә үзенчәлеген белдерә. Музейның төп эш юнәлеше нәкъ менә укучыларга, аларны илебезнең чын гражданнары итеп тәрбияләүгә багышлана.
Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе музее үзенең эшчәнлеген кыйблалар алышынган чор, узган гасырның 90 нчы елларында башлап җибәрде. Күнегелгән идеаллардан баш тарту, илебезнең данлы үткәненә артык тәнкыйди караш өстенлек иткән еллар булуга карамастан, музей ачылган көннән башлап укучыларга Бөек Ватан сугышы һәм тыныч хезмәт каһарманнары мисалында тәрбия бирү төп максат итеп куелды. Шуңа күрә дә музейны оештыру иң беренче чиратта Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы хакына һәлак булган авылдашларыбызның тулы исемлеген төзү, аларның гаиләләрендә сакланган бәхасез документаль материалларны туплаудан башланып китте. Бу эшне башкаруга иң беренче чиратта укучылар тартылды. Россия Федерациясенең оборона министрлыгы булдырган “ОБД-Мемориал” сайты эшли башлагач, бу Интернет-ресурста эзләнү эшенең төп өлешен нәкъ менә укучылар башкарды. Әйтеп кителгән эшчәнлек нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз исемлегенә тагын сиксәннән артык шәхесне өсти алдык. Тагын бер юнәлеш: илебезгә җиңү алып кайткан бабаларыбызның тулы исемлеген төзү булды. Музей үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән чорда әле егермедән артык ветераныбыз безнең арабызда иде. Аларның истәлекләре язып алынды, алга таба дәресләрдә һәм төрле тәрбия чараларында кулланылыш тапты. Шуларның нәтиҗәсе буларак музейда “Мәңгегә хәтердә”, “Алар илгә җиңү алып кайтты” дип аталган бүлекләр оешты. Алардагы стендлар һәм экспозицияләрдә гаилә ядкарьләре буларак сакланган документлар һәм фоторәсемнәр урын алды.
Бөек Ватан сугышында дәүләтебезнең орден-медальләренә лаек булучыларның бүләкләү кәгазьләре, хәрби исәп-теркәү документлары тупланган “Подвиг народа” һәм “Память народа” сайтлары гамәлгә куелу музеебызның әлеге юнәлештә эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрде. Әлеге сайтлар аша хөкүмәт бүләкләренә лаек булган каһарман авылдашларыбызны ачыклау эше укучылар өчен шактый мавыктыргыч һәм якын булып чыкты. Бабасының ядкаре булган, кайбер очракларда кызганычка каршы кадерсезгә әйләнгән әлеге бүләкләрне нәрсә бәрабәренә бирелүен беләсе килү бик зур тырышлык һәм хезмәт таләп итте. Башкарылган эшнең нәтиҗәсе булып музейда “Безнең каһарманнар” дип исемләнгән күргәзмә оешты. Бүгенге көндә анда Бөек Ватан сугышында орден һәм медальләр белән бүләкләнгән 46 авылдашыбызның фоторәсеме, бүләкләү документларының күчермәләре урын алган. Билгеле инде укучыларның эзләнү эшендә катнашуы материаллар туплау, музей экспозцияләрен баету белән генә чикләнми авылдашларыбызга практик ярдәм дә күрсәтелә. Сугыш чоры балаларының үтенече буенча, хәбәрсез югалган әтиләренең язмышларын ачыклау, күмелгән урыннарын табып бирү буенча эш башкарыла. Еш кына, һәлак булган әтисен күрергә дә өлгермәгән, гомер буе аның турында кечкенә генә хәбәр ишетергә өметләнеп яшәгән әби — бабайларның елый-елый рәхмәт әйтүен ишеткән укучы нинди хисләр кичергәнен барыбыз да аңлыйдыр дип беләм. Табылган материаллар нигезендә шулай ук фәнни эшләр башкарыла, алар төрле фәнни-гамәли конференцияләр, семинарларда тәкъдир ителәләр. Укучыларыбызның эзләнү эшләре республика фәнни-гамәли конференцияләренең лауреатлары һәм җиңүчеләре дә булдылар. Шундый эшләрнең берсен күрсәтеп китү урынлы булыр дип уйлыйм. Без Балык Бистәсе районы 9 Советлар Союзы каһарманы һәм А. Матросов батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиевны биргән дип хаклы рәвештә горурланабыз. Бүгенге көндә А.В.Черепановның эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак шушы югары исемгә тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр аркасында аны ала алмый калган ун райондашыбыз билгеле. Александр Валерьевичның эзләнү нәтиҗәләре билгеле булудан күпкә алдан, без укучылар белән бергәләп, Советлар Союзы герое исеменә тәкъдим ителгән авылдашыбыз Хәниф ага Сафиуллинның сугышчан юлын өйрәнеп, истәлекләрен язып алган идек. Аңа багышланган эзләнү эшебез республика фәнни-гамәли конференциясенең җиңүчесе дә булды. Бүгенге көндә музеебызда Х.Сафиуллинга багышланган аерым күргәзмә эшли. Күргәзмәдә каһарман якташыбызның шәхси әйберләре, фотографияләре, сугышчан юлын яктырткан карта-схемалар, хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итү документлары урын алган.
Яшь буынны илнең актив, эшлекле гражданнары итеп тәрбияләүдә хезмәт кешесенә, аның башкарган эшләренә карата хөрмәт уяту шулай ук әһәмиятле урын алып тора. Музеебыз экспозицияләренең берсе тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашларыбызга багышлана. Анда 90 нчы елларда әле арабызда булган тыл батырларының барысының да фоторәсемнәре, туплый алган кадәр документаль материаллар урнаштырылган. Музеебызда булып киткән тарих фәннәре кандидаты Тәэминә ханым Биктимирова, тыл батырларына күргәзмә багышланганны әле беренче күрүем дип ассызыклаган иде. Әлеге экспозицияне әзерләгән, материалллар туплауда башлап йөргән укучылар хезмәтенә бу иң зур, алар өчен иң кадерле бәя.
Бу героик еллар хезмәтчәннәренең дәвамчылары эшчәнлеге шулай ук яшь буынга зур үрнәк булып тора. Авылыбыз илебезгә ике фән докторы, республикабызның халык артисты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, безнең барыбызның да горурлыгыбыз булган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миннехановны биргән. Музейның “Хезмәтләре белән хөрмәтле” дип аталган бүлеге нәкъ менә шундый, хезмәте белән Ватанны данлаган шәхесләргә багышланган. Шуңа күрә профориентация дәресләре күпчелек очракта музейда үткәрелә, андагы материаллар укучыларга тормышта үз юлын табарга, кирәкле, бүгенге көндә ихтыяҗ булган һөнәр сайларга ярдәм итә.
Сугыштагы батырлык, хезмәттә фидакарьлек үрнәкләрен өйрәнү, саклау, үзеңнән соң килгән буыннарга тапшыру буенча шәхсән үзләре алып барган эш, укучыларыбызга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә коры сүз белән аңлатканны тыңлау бер нәрсә. Музей материаллары арасында үз гаиләңә, бабаларыңның данлы үткәненә бәйле булган экспонатларны кулыңа тотып, йөрәгең аша үткәрү бөтенләй башка нәтиҗә бирә.
Бу санап кителгән эшләр, каһарман бабаларыбыз тормышы үрнәгендә ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү музей эшчәнлегенең югары ноктасы, кульминациясе дияр идем. Ә Ватаныбызга хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү иң беренче чиратта үз нәселеңнең, халкыңның үткәне белән кызыксынудан башлана. Соңгы елларда илебез тарихын чагылдырган архив материалларының ирекле кулланылышка чыгарылуы моңа зур ярдәм булып тора. Шуның нәтиҗәсе буларак авылыбызның борынгы тарихына караган мәгълүматлар тупланды һәм музейда урын алды. Укучыларыбыз бүгенге көндә бу юнәлештәге эшләре белән, сабакташларын, авыл халкын таныштырып кына калмый, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүләр яулыйлар.
Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча алып барган эшебезнең төп практик нәтиҗәсе – егет-кызларыбызның тормышта үз урынын табуы, кылган гамәлләре. Бу фикер белән барыгыз да килешә дип уйлыйм.
Егетләребезнең аңлы рәвештә Ватан каршында изге бурычын үтәүләре моның ачык мисалы. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында безнең укучыларыбыз да хезмәт итә. Алар арасында гомерен Ватанны саклауга багышлаган, бүгенге көндә инде өлкән офицер дәрәҗәсе йөртүчләр дә бар.
Алда әйтелгәннәрне йомгаклап, шуны ассызыклап үтәсем килә. Мәктәп музее эшчәнлегенең нәтиҗәсе шунда ки, укучы биредә эшчәнлек продуктының кулланучысы гына түгел, аның актив иҗатчысы да. Ул музейда тәрбия алып кына калмый, Ватан сакчылары, фидакярь хезмәт батырларының тормышы, эшчәнлеге хакында эзләнү эше алып барып башкаларга тәрбия бирү процессында да катнаша.
Шулай итеп, музей иң кирәкле кешелек сыйфатлары: гражданлык, ватанпәрвәрлек, намуслылык, шәфкатьлелек һәм кылган гамәлләрең өчен җаваплылык тәрбияләүдә бәяләп бетергесез урын алып тора.