Яратам Әлмәтемне!

Земфия САТТАРОВА,

Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең тарих укытучысы

 

Гәрчә, монда тумасам да,

Инде күп гомер итәм.

Яраткан Әлмәт шәһәрен

Якын итәм, үз итәм.

Мин килгәнгә 20 ел,

Әлмәт бик нык узгәрде,

Алга китте, матурланды,

Гел яңача яшәрде.

Түрәләргә бик зур рәхмәт!

Һәр барчасы барлыйлар,

Кемдер яңа юл ясата,

Барсы халык кайгырта.

Хәзер, җәяү  йөрми халык,

Утырдык без сәпиткә,

Кичен гаилә белән бергә

Йөрер өчен шәһәрдә.

«Болар элек тә булган ич!» –

Диярсез инде хәзер.

Булган, ләкин гел яңача,

Гел заманча бит хәзер.

«Кара алтын» жирдән бәрә –

Шуна рәхмәт әйтәбез.

Җир-анабыз дәүләт бирә,

Шуңа гөрли шәһәребез.

Мәктәпләрдә ремонт бара,

Укучылар шатлана.

Матур, якты биналарда

Уку рәхәт аларга.

Бәләкәчләр садикларга,

Барысы теләп йөрилэр.

Нинди матур уенчыклар

Бүләк итә нефтьчеләр.

Әлмәтнең бит табигате,

Үзе сыман бик матур.

Тирә-ягын урман сарган,

Зур унышлы кыр-басу.

Комбайннар шул уңышны

Сезон буйлап җыялар.

Пекарняда «Жар-свежар»да

Безгә икмәк басалар.

Кафеларын әйтеп тормыйм,

Барысы да халык өчен.

Ял көннәре гаилә белән

Шау-гөрләп узсын өчен.

Сабантуйлар гөрләп уза,

Халык өчен тамаша.

Әллә нинди ярышларда

Һәммәсе көч сынаша.

Бүләкләре дәрәҗәле

Мактанырлык дусларга,

Чөнки спонсор нефтьчеләр

Ярдәм итә халыкка.

70  еллап җир чокыйлар

Эзлиләр «кара алтын»

Яшәсен дип рәхәт тормыш

Шушы Әлмәтем халкы.

Шәһәр көнен аңлый ала

Бәйрәмдә булган гына.

Кемнәр генә чакырылмый

Шушы бәйрәм хакына.

Җыр-биюләр көне буе

Иртән кичкә тамаша.

Сәгать 10 да салют карап,

Халык өйгэ тарала.

Тагын бер яңалык икән,

Ел да була бу бәйрәм.

Бәхет артыннан чабабыз

Катнаша бөтен Әлмәт.

Мин үзем дә ничәнче ел

Рәхәтләнеп йөгерәм.

Макулатура алып килеп,

Үземне бүләкле итәм.

Гади генә бүләк тугел,

Бәхет бүләге бит ул,

Быел менә носки булды –

Гади түгел, тылсымлы.

Менә шулай рәхәтләнеп

Яши бирәм Әлмәттә.

Кая гына барсам да мин,

Сагынып кайтам, әлбәттә.