Ярат туган телеңне

Миләүшә ГАФАРОВА,

Чүпрәле районы Иске Чокалы төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теленнән сыйныфтан тыш эшләр күптөрле.Шулар арасыннан “Туган тел” кичәсе үткәрү туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.Ул укучыларда ана телен һәм әдәбиятын үзләштерүгә кызыксыну уята, туган телебезнең байлыгын, нәфислеген сиземләргә ярдәм итә.

Кичәгә әзерлек эше татар теле һәм әдәбияты укытучысы тарафыннан алып барыла: программасы төзелә, кичәне үткәрүдә җаваплы кешеләр, аны алып баручылар билгеләнә; туган телгә карата күренекле кешеләрнең сүзләре язылган плакатлар, стенд эшләп куела.

Тел турындагы фикерләр язылган плакатлар өчен танылган кешеләрнең түбәндәге фикерләрен файдаланырга мөмкин:

Чын халык телен,чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була.

                                                                        (Г.Тукай)

Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм камил тел ул.

(К.Насыйри)

Кичә барышы

(Сәхнә артыннан сөекле шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” җыры ишетелә.

Җыр тәмамланганнан соң, туган тел турында кыска нотык тыңлана (аны укытучы яки 9 нчы сыйныф укучысы сөйли.)

– И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем, –

дип, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай үзенең туган телгә булган мәхәббәтен әнә шулай әйтеп биргән. Чыннан да, туган телне юкка гына халык “ана теле” дип атамаган. Без шул ана теленнән оста итеп файдалана белергә, фикерне ачык, анык, төгәл, дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә тиешбез. Туган телдә халыкның тормышы һәм аның туган илгә булган кайнар мәхәббәте сурәтләнә.

Ана теленең бөтен нечкәлеген, гүзәллеген аңлаганда, аның иң нечкә үзенчәлекләрен белгәндә һәм бозмыйча сөйләгәндә генә без заманыбызның югары культуралы кешеләре булырбыз.

(Сәхнәнең ике ягыннан кичәне алып баручылар чыга.)

1 нче алып баручы.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Заман миңа “югарыга мен!” – дип,

Ике канат биреп үстерде;

Канатымның берсе – татар теле,

Икенчесе – бөек рус теле.

(Ә.Ерикәй)

2 нче алып баручы.

Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

                                              (Н.Нәҗми)

1 нче алып баручы. Без мәктәптә үз ана телебезне өйрәнәбез,Без аның ярдәмендә дөньяның чиксез киңлекләрен күз алдына китерә алабыз. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлаша, фикер алыша.

Минем телем –

Меңәрләгән телләр күк,

Тыйнак тел ул,

Гайрәтләнмәс артык ,һаваланмас,

Басынкы ул.

2 нче алып баручы.

Минем телем –

Меңәрләгән ишләре күк,

Моңлы тел ул,

Үзенә җай, үзенә ятыш.

Аның көе:

“Сак-Сок”лары, “Рамай”лары,

“Сарман”нары, “Гөлҗамал”ы,

“Карурман”ы, “Әллүки”е.

                                        (Р.Фәйзуллин)

(Гармунда “Сарман” һәм”Әллүки” көйләре уйнала.)

1 нче укучы.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле!

(Н.Нәҗми)

2 нче укучы. “Чын халык телен, чын халык рухын халык җырларыннан табып була”, – дип язды Г.Тукай. Халык күңеленнән кайнап чыккан гүзәл әсәрләр яшьтән үк барысын да аңларга, белергә омтылган акыллы сабыйның йөрәк түренә кереп урнашкан.

3 нче укучы. Без үз ана телебездә бөек шагыйребез Г.Тукайның гүзәл әсәрләрен укыйбыз.

4 нче укучы (Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзек укый).

5 нче укучы.

Халык сөйде үз шагыйре итеп,

Оныта алмый сине Уралың,

Ятим иттең, Тукай, бик яшь китеп,

Ләкин калды илдә җырларың,

Үлдең, Тукай, әгәр исән булсаң,

Чын ирекне, чын тормышны күрер идең,

Бу бәхетле чорга данлы җырлар язып,

Нурлы тормыш бакчасында йөрер идең.

6 нчы укучы.

Тик бүтән дөньяга китте,

Ул бөтенләй үлмәде.

Үлмәдең син, чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше күңелендә син: телендә син.

(Р.Харис)

7 нче укучы.

Телсез идек, Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте;

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

(С.Кудаш)

8 нче укучы.Тел – халыкның рухы ул,телдә аның табигате, күңеле һәм тормыш-көнкүреше чагыла.

9 нчы укучы.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине,

Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син. Калдың тере,

Хор белән. Татар теле, татар теле.

                                         (Н.Нәҗми)

10 нчы укучы.

Мин бер мескен татар идем, диеп,

Җырламадым һәм дә җырламам.

Тау-ташларны ярган бабаларым,

Зарланмаган алар дөньядан.

Аяк өсте үлә белгән халык

Бервакытта калмас мескенгә,

Мескенлекләр алар хас булалар

Ялагайга, түбән кешегә.

11 нче укучы.

Җәлил гомере, җәйге яшен сыман,

Ут уйнатты көрәш кырында,

Ут уйнатты сүнде… Эзе булып

Җыры калды үткән юлында.

Шагыйрь батырлыгы шигырендә,

Батыр шагыйрь хисе-җырында;

Үз гомерен шагыйрь үзе җырлый,

Үзе сөйли үзе турында.

12 нче укучы.

Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә;

Туган йорт бишегендә

Тәүге кабат аяк басып,

Сукмактан киттем йөреп,

Әйттем анам теле белән:

– Мин җирдә кешек! – диеп.

13 нче укучы.

Әйтәм анам теле белән

Соңгы сүзне аларга:

– Ялгышасыз, әфәнделәр.

Бу – бер татар дисезме?

Пакь йөзле туган анасын

Сезгә сатар дисезме?

14 нче укучы.

Туган тел – халыкның

Иң саклап торганы,

Тик җиде йозакка

Бикләми ул аны.

Ул ачык һәркемгә,

Һәр якты күңелгә,

Бирә үз алмазын

Һәр якын дус телгә.

Дус телләр рәтендә

Җемелдәп ята ул,

Дус телләр энҗесен

Үзенә ала ул.

15 нче укучы.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә – безнең өчен

Иң кадерле, затлы тел.

16 нче укучы.

Дөньяда киңлек җитәрлек,

Җир йөзе бай һәм биек.

Туган телне өйрәнәбез,

Без шулай күңел биреп.

(Ә.Ерикәй)

Хор белән.

Туган телем – иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

1 нче алып баручы. Безнең юлдашыбыз – ана теле – гаҗәеп һәм кыйммәтле серләрне саклап, меңләгән еллар, гасырлар мирасын үстереп килә торган үзе бер дөнья.

Безнең телебез – безнең тарихыбыз.

Без туган илебезне һәм телебезне яратабыз.

2 нче алып баручы.

Данлы җирнең, газиз җирнең

Улы булып туган көнем,

Рәхмәт сиңа!

Җыр булырлык сүзләр биргән,

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа!

Кичәбез азагына якынлашып килә. Шулай да туган тел турында сөйләшүне һич туктатасы килми. Туган телебез безгә күпме көч, моң, илһам бирә бит. Исәнме, дускай, рәхим ит, сау бул, сәлам әйт, шат яшә, бәхетле бул – болар –балдан татлы, дарудан шифалы сүзләр.”Рәхмәт” дигән бер хикмәтле сүз дә бар әле. Рәхмәтне ишетү һәркемгә рәхәт. (Ш.Галиевның “Рәхмәтләр хакында” шигыре укыла.)

Без бүген туган телебездә аңлаштык, туган телебезнең матурлыгын тагын бер күрдек, тойдык. Туган телебезгә, халкыбызга булган мәхәббәт хисләре мәңге яшәсен, мәңге чәчәк атсын!

Анам теле – миңа халкым теле,

Аннан башка минем халкым юк,

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк.

(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла.)

(Кичәнең икенче бүлегендә укучылар туган телгә багышланган кроссвордлар чишә. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелә. Кичәнең соңгы өлешендә укучылар татар халык җырларын башкара.)