Янгын сүндерү машинасына баскыч
Гөлназ НАСЫЙБУЛЛИНА,
Чаллыдагы 43 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат. Балаларда пластилиннан таяклар ясау күнекмәләрен үстерү. (Балаларның яше: икенче кечкенәләр төркеме).
Бурычлар:
Белем бирү: пластилинны кулларны туры хәрәкәтләндереп тәгәрәтү техникасын үзләштерү, бармаклар белән әзер предметларның өслеген тигезләп, детальләрне тоташтырырга өйрәтү.
Үстерү: куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.
Тәрбия бирү: эш барышында дуслык рухы тәрбияләү.
Җиһазлар: такта, рәсемнәр (янган йорт, янгын сүндерү машинасы, баскыч, 01 номерлы рәсем); пластилин, клеенка, пластилинны тәгәрәтү өчен такта.
Алдан эшләнгән эш: янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә, иллюстрацияләрне, янгын сүндерү машинасын карау.
Барышы:
Кереш өлеш.
Тәрбияче янгын сүндерүчеләрнең телефон номерын күрсәтә.
Тәрбияче: балалар, 01 – ул барысына да билгеле номер. Без аны һәрвакыт янгын булганда җыябыз. Ишетәсезме, телефон шалтырый. Безгә кемдер шалтыратамы? Кем икән ул? «Исәнмесез! Нәрсә яна? Биек бинамы?»
Тактага янган йортның фотосы беркетелә. Без сезгә машина җибәрәбез.
Төп өлеш.
(янгын сүндерү машинасының тавыш сигналы яңгырый, тактага янгын сүндерү машинасының фотосы беркетелгән).
Кызыл машина чаба, чаба, чаба.
Кешеләр шуны көтә,
ут алар янына якынлаша.
Машина килеп җитәр дә
утны тиз генә су белән каплар.
Кешеләргә баскыч сузылачак,
һәм алар барысы да котылачак.
Ял минуты.
Әгәр без янгынны сүндерергә теләсәк,
Ашыгырга кирәк, балалар! (түгәрәк буенча йөгерү)
ут кабына, (кулларны ике якка җәю)
ярдәмгә тизрәк йөгерегез. (тизлекне арттырып йөгерү)
Хәзер тирән сулыш алыгыз. (кулларны ике якка җәеп сулыш алу)
Сулыш алыгыз (сулау, куллар түбәндә)
Тәрбияче. О-о-о, янгын сүндерү өчен баскычы булмаган машина килде. Нишләргә? Бина биек бит. Әйдәгез янгын сүндерү машинасы өчен баскыч ясыйк.
Баскычның озын таякчыклар һәм кыска баскычлары бар. Ничә озын таягы бар? (2), кыскалары? (күп).
Башта пластилин кисәген урталай бүлик. Аннары тагын беренче яртысын урталай бүлик. Бу пластилин кисәкләреннән озын таяклар барлыкка киләчәк.
Тәрбияче балаларга кулларын туры хәрәкәтләндереп, таякларны ничек тәгәрәтергә икәнен күрсәтә.
Калган бар нәрсә – кыска таяклардан баскычлар ясыйсы һәм аларны бергә кушасы калды.
Әйдәгез, икенче өлешне урталай бүлеп, һәр яртысын тагын урталай бүлик. Пластилинның һәр кисәгеннән кыска таяк килеп чыга. Карагыз, бу ничек эшләнә.
Тәрбияче балаларга таякларны уч төбендәге туры хәрәкәтләр белән ничек тәгәрәтергә һәм кыска таякларны озын таякларга ничек беркетергә икәнен күрсәтә. Балалар озын һәм кыска таяклар тәгәрәтәләр һәм баскычлар ясыйлар.
Йомгаклау
Тәрбияче. Карагыз, без нинди яхшы эшләдек! Без тиз арада баскыч ясадык. Хәзер ул иң соңгы катка барып җитәчәк, һәм янгын сүндерүчеләрнең кешеләрне коткарырга вакыты булачак. Ләкин сез һәрвакыт истә тотарга тиеш: янгын – ул һәлакәт! Кулыгызга шырпы алмагыз, ут белән уйнамагыз һәм шаярмагыз!