Янгын сүндерүче Йомры икмәк

№ 148

(Уртанчылар төркемендәгеләр өчен үз-үзеңне имин тотарга өйрәтү буенча театр эшчәнлеге)

Жанна НИГМӘТҖАНОВА,

Казандагы 407 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле физик культура буенча инструкторы 

Илсөяр МӨХСИНОВА,

Казандагы 407 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

Әкияттә катнашалар: Әби, Бабай, Йомры икмәк, Куян, Бүре, Аю, Төлке.

Эшчәнлек барышы

(Бабай газета укып утыра, әби өстәл әзерли.)

Бабай. Атнаның үткәне сизелмәде дә. Оныклар килер вакыты җитте. Карчык, син оныкларны нәрсә белән сыйларсың икән?

Әби. Йомры икмәк пешерермен.

Бабай. Ярый, алайса.

(Әби икмәк ясаганда җырлый, икмәкне мичкә тыга.)

Әби.

Ай, былбылым, вай, былбылым,

Агыйделнең камышы.

Бигрәк матур ишетелә

Сандугачлар тавышы.

Әби. Икмәк пешкән арада, чәйгә җиләк җыеп керик.

(Чиләк тытып чыгып китәләр. Йомры икмәк чыга.)

Йомры икмәк. Ну, мин эләктем. Әби мине пешерер өчен, мич ягып җибәрде. Ул мичне карамаган. Янгын чыгара язган. Вакытында чыгып өлгердем. Шуңа күрә янгын сүндерүче булырга уйладым. Һәркемгә булышырмын.

(Йомры икмәк киенергә дип чыгып китә, шулвакыт Куян чыга.)

Куян.

Ой-ой-ой!

Артымнан ялкын чаба.

Булышыгыз, зинһар!

Йомры икмәк. Нәрсә булды, куянкай? Әйт әле.

Куян.

Мин урманда йөргәндә

Шырпы кабы таптым.

Сыздым аны тиз генә –

Өйне ут ялап алды.

Син зинһар өчен булыш!

Йомры икмәк. Син борчылма, Куянкай. Булышырмын мин сиңа. Ләкин башка алай эшләмә. Әйдә, киттек.

(Йомры икмәк белән Куян китәләр, шулвакыт Бүре чыга, башын тотып, ары бире йөри.)

Бүре. Нәрсә эшләргә инде? Бу ялкынны ничек сүндерергә икән?

Йомры икмәк. Нәрсә булды, Бүре? Әйт әле.

Бүре. Чалбар үтүкләргә җыендым. Үтүкне кабыздым да кулны юарга киттем. Ә аннары китап укыдым, кәнфит ашадым. Кинәт ишектән ялкын ургылып чыкты. Син зинһар өчен булыш.

Йомры икмәк. Син борчылма, Бүре, мин сиңа булышырмын. Ләкин башка алай эшләмә. Әйдә, киттек.

(Йомры икмәк белән бүре чыгып китәләр, шулвакыт Аю килеп чыга, утырып елый.)

Аю. Аш бүлмәсенә керә алмыйм. Нәрсә эшләргә инде? Ничек ишекне ачырга икән?

Йомры икмәк. Нәрсә булды, Аю? Ник елыйсың?

Аю. Чәй эчәсем килде дә чәйнекне газга куйдым. Кино караганда, чәйнек сызгырдымы-юкмы… белмим.

Йомры икмәк. Син борчылма, Аю, мин сиңа булышырмын. Ләкин башка алай эшләмә. Әйдә, киттек.

(Йомры икмәк белән Аю чыгып китәләр, шулвакыт Төлке чыга.)

Төлке.

Исәнме, Йомры икмәк!

Саесканнар хәбәр итте

Җәнлекләргә ничек булышканыңны.

Мин сине шундый мактыйм,

Сине бүләклисем килә

(Җәнлекләр барысы бергә Йомры икмәккә медаль алып чыгалар.)

Йомры икмәк. Рәхмәт сиңа, Төлке.

Барысы (бергә).

Дуслар, исегездән чыгармагыз –

Ут-күз белән шаярырга ярамый!