Яңа елның «Йолдыз сәгате»

№63

(Интеллектуаль уен)

Земфира ШИҺАПОВА,

Казандагы   1 нче   гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: укучыларның фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү, бәйрәмнәр тарихы турында күзаллауларын киңәйтү.

Җиһазлау: Яңа елга тематик рәсемнәр, илләр исеме язылган карточкалар, кар бөртекләре.

Уен барышы

(Командалар белән таныштырыла. Яңа ел, кыш турында җыр тыңлалана.)

I тур. 

1. Киләсе 2017 ел нәрсә елы булачак?

а) Әтәч елы; ә) Эт елы; б) Елан елы.

2. Бу юллар нинди шигырьдән?

Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.  («Суык бабай»)

 3. Кайсы илдә чыршының очына янып торган биш почмаклы йолдыз кадап куялар?

а) Англиядә; ә) Франциядә; б) Россиядә.

4. Англия, Америка, Германия Кыш бабайларының исеме ничек?

а)Дед Мороз; ә)  Пэр Ноэль; б) Санта Клаус.

5. Кайсы илдә Яңа елны тылсымчы Бефалия китерә?

а) Англиядә; ә) Италиядә; б) Россиядә.

6. Без Яңа елны кайсы көнне каршылыйбыз?

а) 31 декабрьдә; ә) 21 мартта; б) 22 сентябрьдә.

7. Кайсы илнең Кыш бабае төнлә килеп, балаларның итекләренә бүләк салып  китә? (Франция)

II тур.

Карсылу сүзеннән кайсы команда күбрәк яңа сүз ясар? (1 минут вакыт бирелә.)

(Концерт номерлары башкарыла.

III тур – «Логик чылбыр».

1. Бу илдә Яңа елны төн уртасында түгел, кояш чыкканда каршылыйлар. (Һиндстанда)

2. Кыш бабайның туган иле – анда аның зур биләмәләре бар, җигүле боланнарга утырып, Кыш бабай сәяхәтен дә шуннан башлый. (Россиянең Великий Устюг каласында)

3. Бу илдә Кыш бабай көтүче кыяфәтендә килә. (Монголиядә)

Уенны йомгаклау.