Яңа ел бәйрәме

(Башлангыч сыйныфлар өчен сценарий)

 Гүзәлия ХӘБИБУЛЛИНА,

Алабугадагы 10 нчы урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Бәйрәм барышы

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм әти-әниләр,килгән кунаклар! Сезне  якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сезгә нык сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин,өстәлләр мул булсын.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар  җырларбыз.

 Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем  килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

 Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

 Укучы.

Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

 Укучы.                 

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә-нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

(2 яктан 2 саескан килеп чыга.)

–Син яңалык ишеттеңме?

–Нинди яңалык, нәрсә  турында?

–Безне мәктәптә көтәләр икән бит.

–Ни өчен? Нигә кирәк, ди без аларга?

–Әллә белмисеңме? Яңа ел каршыларга.

–Ә җәнлекләрсез Яңа ел буламы соң?

–Әйдә, әйдә, очыйк тизрәк, җәнлекләрне дә чакырыйк. Мин аюны чакырып килим әле, ул шушы тирәдә генә йөри иде.

–Ә мин башка җәнлекләрне чакырыйм. Очтык, очтык тизрәк, тизрәк.

(Берсе аюны уятырга китә, аю чыршы төбендә ята)

(Төлке белән куяннар өстәл артында чәй эчеп утыра)

– Карале син моны, һаман йоклап ята, Яңа ел җиткәнен белми бит бу, карт аю. Әй, аю дус, тор әле! Нишләп йоклап ятасың, бәйрәм җитте бит!

– Юк, йоклыйм, аптыратма, йокым туймады. (Яңадан ята)

–Уятырсың бу йокы капчыгын, йокла әйдә, аннан безгә үпкәләмә. (Кулын селтәп,китеп бара)

(2 саескан  очрашалар (куяннар янына килеп чыгалар)

– Сез ничек бергә? Ни тамаша бу, куяннар төлке белән чәй эчә?!

– Бүген Яңа ел! Без Яңа елны бергә каршыларга булдык.

– Әйдәгез мәктәпкә, анда шундый күңелле!

 (Куяннар сикерешә)

–Ура-ура! Мәктәпкә барабыз.

Төлке. Әйдәгез әле, озын колаклар, Төлке апагызны култыклап Яңа ел кичәсенә алып барыгыз әле. Бөтенесе шаккатсын!

Куяннар. Әйдә, әйдә Төлке апай.

(Җырлап китеп баралар. Шулвакыт аю уяна.)

Аю. Нишләп шаулашып йөрисез, йокларга ирек бирмисез бит!

Җәнлекләр. Без Яңа ел каршыларга барабыз, Кыш бабай безгә бүләкләр әзерләгәндер.

Аю. Мин дә барам, бәлки бал да алып килгәндер.

Бүре (сөйләнеп бара): Кая китте икән бу куяннар? Минем ашыйсы килгәнне белмиләр микән алар? Их, ач бүренең хәлен белмисез шул сез. Авыр бит хәлләрем, авыр бит!

(Җәнлекләр килеп чыгалар)

Җәнлекләр. Бүре абзый, Бүре абзый, әйдәгез безнең белән Яңа елга! Анда бик күп бүләкләр була, ди.

Буре (читкә карап): Кара син боларны! Ничек тәмле итеп сөйләшәләр. Ашар җиреңнән ашамас булырсың.

Аю. Бүләкләр дисеңме? Ярый, барам, бәлки бүләккә тавыклар да булыр.

Алып баручы. Кемдер безгә килә. Әнә алар, биредә. Каршы алыйкмы, балалар?

Балалар. Каршылыйк, каршылыйк!

Алып баручы.

Әйтегез әле, дуслар,

Әгәр сезгә ышансак,

Сезне бәйрәмдә калдырсак,

Безне тешләмәссезме?

Һичкемгә тимәссезме?

Төлке. Юк, мин беркемгә тимим.

Мин шундый тәртиплемен!

Тавыклар да ашамыйм,

Ә куяннар – дусларым.

Бүре. Әниләр, курыкмагыз. Кызлар, тынычланыгыз.

Бер дә явыз түгел мин.

Ашау түгел, тешләмим дә

Урманда торсам да мин,

Берәүгә дә тимимен.

Җәнлекләр (барысы бергә):

Бәйрәм итик бергәләп,

Уйнап-биеп һәм җырлап.

Алып баручы: Рәхим итегез, урман җәнлекләре! Бәйрәмне бергә дәвам итик,

Яңа елны бергә каршылыйк!

Җыр:  1. Яшел чыршы.

             2.Төрле-төрле утлар яна.

Җәнлекләр. Кайда соң безнең Кар кызы, кайда соң безнең Кыш бабай?

Алып баручы. Кыш бабай күренми әле, әллә адашып йөри микән? Әйдәгез әле Кыш бабайны чакырыйк.

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

(Елый,елый Кар кызы керә)

Кар кызы: Дусларым, дусларым! Ярдәм итегез. Убырлы Кыш бабайны чанасына утыртып китте, бәйрәмгә барабыз, дип. Алдаган,алдаган. Берәр әшәкелек эшләмәсә ярый инде.

Җәнлекләр. Киттек, Кыш бабайны Убырлы явыздан коткарыйк.

(Җәнлекләр чыгып китәләр)

Кар кызы. Бүген бездә бәйрәм, кайгырмыйк, җәнлекләр Кыш бабайны табарлар.Әйдәгез, җырлыйк, биик, уйныйк.(чыршы тирәли уен)

(Кыңгырау шалтырый, җәнлекләр белән Кыш бабай, Убырлы керәләр)

Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым! Сез мине, зинһар, гафу итегез, Убырлы сезнең янга алып киләм дип, бөтенләй икенче якка алып киткән. Ярый әле җәнлек дусларым ярдәмгә килде, юкса Яңа ел бәйрәменә дә килеп җитә алмас идем.

(Җәнлекләр Убырлыны ачуланалар)

Кар кызы. И, юньсез, бәйрәм вакытында да әшәкелекләр эшләп йөрмәсәң. Яхшы эшләр эшләп калырга кирәк. Яңа елга изге гамәлләр белән аяк атлыйк.

Убырлы. Зинһар өчен, мине гафу итегез! Нишлим инде, күңелем начар түгел минем. Начарлык эшләмим, дим, ә кемдер эчтән котыртып тора.

“Шулай эшлә, болай эшлә” – ди. Минем күңелем йомшак, үгетләүләргә бирелә. Кумагыз мине бәйрәмнән, ни кушсагыз, шуны эшләрмен.

Алып баручы. Нишләтәбез инде, балалар? Әллә берәр җәза гына бирикме?

Кар кызы. Җырлый-җырлый биесен.

Убырлы.

Капчыгымны тутырдым,

Себеркегә утырдым.

Монда бәйрәмгә килгәндә

Кар-бураннар туздырдым. (бии)

Булды-булды, булдырдым,

Бигрәк тузан туздырдым.

Тыпыр-тыпыр тыпырдап,

Колакларны тондырдым.

Тыпыр-тыпыр тыпырдашып,

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

Уф,арыдым,беттем,беттем.

Алып баручы. Ай-яй, бу Убырлыбыз безнең, консерватория бетереп кайткан бугай.

Кар кызы. Син безгә бик ошыйсың бит әле! Балалар, матур җырлыймы?

Балалар. Шәп, шәп, бик матур.

Кыш бабай. Минем дә ачу килгәннәрем бетте,ә йдә, Убырлы, балалар белән уйнап та ал инде.                      

Убырлы. Ярар,ярар, Кыш бабай, өшетеп карыйм әле мин аларны.(уйныйлар)

Кыш бабай. Дусларым, матур бәйрәм кичендә яусын минем бәйрәм котлавым:

Ап-ак сакалым булса да,

Күңелем гел яшь, зирәк.

Ашкынып торам биергә.

Дәртләнеп тора йөрәк.

Менә сезнең белән бергә зур түгәрәккә басып, җыр һәм уен, бию белән Яңа елны каршы алыйк!

(Татарча бию көе уйный, Кыш бабай балалар белән бии)

Җыр:Ары баса,Кыш бабай.

Кыш бабай. Җырлый да беләсез, бии дә  беләсез,ә шигырьләр сөйли беләсезме соң?

Балалар.

Беләбез,беләбез. (бер-бер артлы шигырьләр сөйлиләр)

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

 Кар бөртекләре

Өстеңә куна.

Үзләре матур

Һәм салкын була.

 Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

 Энем минем кар яуганда

Чыга чана шуарга.

Артка карый – эз юк була,

Хәйран кала шуңарга.

 Апа, апа кая качкан

Минем чана шуган юл?

Мамык карлар явып узгач,

Кар астында калган ул.

 Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык Кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

 Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Җыр. Чыршы,чыршы без сине,сагынып көттек ел буе.

(Укучыларның җырлары,биюләре. Кыш бабай капчыгыннан алып,конфетлар бирә).

Кыш бабай. Әй, бик булган балалар җыелган бәйрәмгә. Күпме җырлар, шигырьләр беләләр. Афәрин, Афәрин! Укуда да гел шулай алдынгы булыгыз!

(Кар кызына карап) Ярый кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады,юлга чыккандыр инде.

Кар кызы.  Уй-фикерләргә хаклык төяп,

Теләкләргә пакълек тәөяп,

Ниятләргә ныклык төяп,

Кил син безгә Яңа ел.

Яңа ел керә. Исәнмесез, кадерле дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, әбиләр һәм әниләр, әтиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз,

Һәм танышып калыгыз.

Исемем минем – Яңа ел

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне!

2018 нче елның

Имин булсын һәр көне!

Кыш бабай. Рәхим ит, Яңа ел! Әле кайчан гына мин дә шулай яшь булып килеп кергән идем. Улым, барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.

Яңа ел. Ышанычыгызны аклармын, ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.

Алып баручы.

Килсен әйдә, Яңа еллар

Хәере белән.

Булсын шатлык, сөенече

Капчыгы белән.

Кыш бабай. Кызым,безгә китәргә вакыт җитте, саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итик. Ә сез, балалар, уйнагыз, көлегез, биегез, җырлагыз. Рәхәтләнеп бәйрәм итегез.

Бер бала.

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай. Ай, кызым, оятлы була яздык бит. Әйдәле, кызым, алып керик бүләкләрне.(Бүләкләр тараталар)

Кар кызы. Хушыгыз, хуш дусларым. Бер елдан без тагын килербез.

Алып баручы. Хуш, Кыш бабай! Хуш, Кар кызы! (Озаталар)

Ә хәзер бәйрәмне дәвам итәбез, уйныйбыз, биибез.Сез әле арымадыгызмы?

(Әниләр, балалар белэн, төрле уеннар оештыралар, бииләр, җырлыйлар).