Ялкаулыкны җиңәргә өйрәнәбез

(Урта сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате)

Һиндия ӘХМӘТҖАНОВА,

Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: ялкаулыкның килеп чыгу сәбәбен һәм аның белән көрәшү юлларын ачыклау .

Бурычлар:

укучылар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыру;

– уртак эшчәнлеккә тарту;

– игътибарлылыкны үстерү, зиһен, уйлау, фикер йөртү сәләтен арттыру;

– сөйләм культурасын формалаштыру;

– сүзлек запасын арттыру.

Сыйныф сәгате барышы

Рефлексия, теманы билгеләү

Укытучы. Бүген без менә нәрсә турында сөйләшәчәкбез…

– Ул “хезмәт” дигән сүздән курка…

– Эшләгән җирдә аны беркем дә көтми…

– Ул безгә күләгә кебек килә дә

Бөтен барлыгыбызны биләп ала…

– Ә аннан соң, ә аннан соң… берни эшлисе килми башлый.

Сакланыгыз аннан! Ул – ялкаулык.

Укытучы. Әйе, бүген без ялкаулык турында сөйләшербез. Ни өчен ялкаулык турында сөйләшергә кирәк?

– Бөтенебезнең  ял итәсе, җылы өйләребездә тәмле, татлы әйберләр генә ашап ятасы килә. Бу – табигый. Без сыйныф сәгатендә үз алдыбызга нинди максат  куябыз?

Укучылар. Нилектән ялкаулык барлыкка килә һәм аның белән ничек көрәшү юлларын табуны максат итеп куябыз.

Әкияттән күренеш

Алып баручы.

Гади генә бер авылда,

Матур гына агач өйдә,

Яшәгән, ди,

Бер тату гаилә.

Балалар – матуркайлар

Булышканнар әнисенә.

Тик бервакыт килгән

Бәла бу өйгә.

Сез бераз ял итегез,

Әкиятебезне карагыз.

(Күренеш башланганда балалар өстәл артында ашап утыралар.)

Әни (укытучы).

Булдымы, ашадыгызмы?

Ә хәзер уйнагыз!

Ә мин өстәлне җыярмын.

Балалар.

Юк, без уйнамыйбыз,

Ә сиңа булышабыз.

(Ялкаулык керә.)

Ялкаулык.

Урман буйлап йөримен,

Барысына ял телимен.

Исемемне белүгә

Куалар мине нигә?

Тагын менә бер өйгә

Килеп җиттем мин менә.

Шакыйм әле ишекне,

Бәлки кертерләр өйгә. (Ишек шакый.)

Әни.

Ишек ачык, керегез!

Кунакка якты йөз.

Кем буласыз?

Кайдан килдегез?

Ялкаулык.

Ялкаулык – минем исемем.

Урамнарыгызда адаштым. (Елаган була.)

Әни.

Балакайлар, әйдәгез!

Кунакка чәй эчерик.

(Ялкау балаларга Ялкаулык” дигән конфетлар өләшә.)

Ялкау.

Тәмле-тәмле конфетлар,

Ашагыз әле, әйдә.

Сез дә минем кебек ялкау

Булырсыз киләчәктә.

Әни.

Әйдәгез әле, балалар, ашаганнан соң тәмләп,

Өстәлебезне җыештырырга кирәк булыр.

1 нче бала.

Җыймыйм мин бу өстәлне,

Үзең яса чәеңне.

2 нче бала.

Мин дә берни эшләмим,

Барып диванга ятыйм.

Әни.

Балаларыма ни булган?

Нигә алар ялкаулана?

2 нче бала.

Кубиклардан өй салам,

Шулай итеп уйнап алам.

1 нче бала.

Ә мин синең өеңне

Туп белән бәреп ватам. (Туп белән кубикларны аудара.)

Әни. Балакайларым, сез нишләдегез? Әйдәгез әле, бу хәерсез кунак – ялкаулыкны безнең классыбыздан куып чыгарыйк.

1 нче бала. Ялкаулык белән дуслашмагыз!

2 нче бала. Килсә, куып җибәрегез!

Әни.

Укуны, хезмәтне яратсагыз,

Барысына да ирешерсез!

(Күңелле көйгә күмәк биюбашкарыла.)

Укытучы чыгышы

Укытучы. Ялкаулык – “ял” сүзеннән  алынган. Ялкаулык ул – тәнебезнең генә түгел, җаныбызның хәрәкәт теләмәве, нәрсәдер эшлисе килмәү, омтылыш булмау. Гомумән, ялкаулык динебездә дә гөнаһ санала. Кайвакыт омтылыш та була, хәрәкәт юк. Кешенең башында әллә нинди ниятләр бар, тик алар гамәлгә әйләнми. Димәк, ялкау кеше ял итәргә, селкенмәскә ярата. Шул ук вакытта кешенең бөтен әгъзалары хәрәкәткә омтыла. Әйтик, канга хәрәкәт кирәк. Кан йөреше тукталса, кеше үлә. Баш мие – фикер үзәге, һәрвакыт кайнап тора, нерв җепселләре гел “эштә”. Мускуллар да тик торса ойый. Тәнебез гел хәрәкәт итүгә көйләнгән. Димәк, хәрәкәтләнергә яратмаучы, ялкау кеше – Аллаһы Тәгаләнең табигый канунына каршы чыгучы ул. Мәсәлән, намаз ул – гел хәрәкәт. Кайсы гына гыйбадәтне алсак та, алар бөтенесе – хәрәкәт. Мөселман кеше тик яткан очракта да көненә биш тапкыр намаз укырга мәҗбүр.

Психологик тренинг

Балалар нәрсә эшләргә ялкауланганнарын әйтә баралар, укытучы шул урынны бау белән бәйли бара. Мәсәлән: өй эше эшләргә иренәм. Укытучы укучының кулын бәйли. “Кибеткә барырга ялкауланам”. (Укытучы укучының аягын бәйли, уртага “Хыял” исемле корабль куя. Укучылар бәйләнгән аяк-кул белән шушы корабльгә барырга тиеш булалар. Укытучы “Хыял” корабленә бәйләнгән аяк яки куллар белән килергә чакыра.)

Укытучы. Сезгә бәйләнелгән аяк-куллар белән килергә уңайлы булдымы? (Укучылар кичерешләрен әйтә.)

– Сезгә нәрсә комачаулады?

Укучылар. Бәйләнгән аяк-куллар.

Укытучы. Ялкаулык та безнең аяк-кулларыбызны күренмәс җепләр белән бәйли. Ялкауларга үзенең хыялларын тормышка ашырырга бик кыен. Чөнки ялкаулык сезгә максатларыгызны тормышка ашырырга комачаулый. Максатсыз адәм – очламаган каләм. Кеше нәрсә эшләгәнен аңламыйча эшли башласа, коточкыч ялкаулана башлый. Алдыгызга максатлар куегыз. Һәрбер эшнең ни өчен кирәк булуын аңлап эшләгез. Мәсәлән, уку нәрсә өчен кирәк?

Укучылар.

Югары уку йортына керергә.

– Әйбәт эшкә урнашырга.

– Акча күп булсын өчен.

– Гаиләң яхшы шартларда яшәсен өчен.

Ялкаулыкны җиңү өчен кагыйдәләр

Ялкаулык һәрчак иң кирәкмәгән вакытта килеп чыга. Килеп чыга да, муеныңа менеп тә утыра. Ялкаулык аркасында күпме эшкә кар яуган, күпме планнар тормышка ашырылмый калган… ҖИТӘР! Аның белән көрәшүне бүгеннән үк башлыйбыз! Ничекме? Хәзер карап китәбез!

  1. Эшкә мөмкин кадәр иртәрәк тотынырга. Чөнки эшне озаграк эшлим дип йөргән саен, аны бөтенләй эшләмәү ихтималы арта гына.
    2. Эшлисе эшләрнең исемелеген төзергә. Ул һәрчак күз алдында торсын.
  2. “5 минут” кагыйдәсе. Нәрәсене дә булса эшләр өчен нибары 5 минут вакыт җитсә, аны кичекмәстән эшләгез. Мисал өчен “миңа хәзер кибеткә чыгарга кирәк” дип ялкауланып ятканчы, сикереп торыгыз да җыенып чыгып китегез.
  3. Тәүлек дәвамындагы иң продуктив вакытыгызны санап чыгарыгыз. Һәм мөһим эшләрне нәкъ менә шул вакытта башкарырга тырышыгыз. Әгәр иртәнге якта сез продуктив, ә кичен ялкаулана башлыйсыз икән, димәк, эшләрне иртән башкарырга кирәк була, ә кичен ялкауланып ятар урынга ятып йоклау яхшырак булыр.
  4. Үзеңне кайгырт, үз-үзеңә дустыңа караган кебек кара. “Мин бүген бик ардым. Әгәр син хәзер гөлләргә су сибеп алсаң, мин бик бәхетле булыр идем. Аннан без бергәләп ял итәрбез”, – дип үз-үзеңә мөрәҗәгать итү дә бик булыша.
  5. Берәр мотивация уйлап тап. “Шул эшне эшләсәм, шунда барам, шуны эшләсәм, үземә шуны алам” ише мотивацияләр дә яхшы эшли.
  6. Вакытында ял итеп алу да ярдәм итә. Үзегез яраткан шөгыльләргә дә вакыт бүлеп бирегез. Мәсәлән, сез паркта йөрергә яратасыз, ди. Ә бер генә минут буш вакытыгыз да юк: уку, уку, уку. Эшегезне калдырып торыгыз да паркка  барып кайтыгыз, дусларыгыз белән очрашыгыз. Кыскасы, җаныгыз теләгән нәрсәне эшләп алыгыз
    Ә сезнең ялкаулык белән көрәшкәндә куллана торган нинди лайфхакларыгыз бар? Бүлешегез әле! 

Әгәр мин ялкауланмасам…

 

                                                          Дәфтәргә чиста-пөхтә язар идем

                                                                  Китаплар укыр идем                                                      

                                              Мәктәпкә соңга калмас идем

                                          Әти-әниемә булышыр идем

Психологик тренинг

Ялкау  кеше – буялган савыт белән бер. Күпмедер дәрәҗәдә үзендә ялкаулык хисе булмаган кеше юктыр. Шуңа күрә безгә ялкаулыктан чистарынырга кирәк. Укучы бер савыт исемен атый һәм иптәшләре тарафыннан төзелгән “җанлы” коридор аша уза. Укучылар кул хәрәкәтләре белән сыйпап-сыпырып, савытны чистартырга, агартырга тырыша.

Пластилиннан ялкаулыкны ясау

Укытучы. Ә хәзер пластилиннан  ялкаулыкны әвәләп ясыйбыз да, бер дә чыкмаслык итеп, тартмага яшереп куябыз. Ялкаулык сезнең тавышны танып калмасын өчен, аны бик шыпырт, тыныч кына ясарга кирәк.

Тема буенча йомгак ясау 

Укытучы. Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә : ялкаулык сезгә ябышмасын дисәгез, “булмый”, “теләмим”,” булдырмыйм” сүзләрен онытыгыз.

Беркайчан да: “Мин ялкау, мин булдыра алмыйм,” – дип, үзегезгә диагноз куймагыз. Ялкаулык – һәрбер тере организмга хас булган сыйфат.

Әгәр үзегездә ялкаулык барлыгын тойсагыз, әлеге чирне җиңәргә тырышыгыз. “Йомшаклыктан, ялкаулыктан, куркаклыктан, көчсезлектән һәм саранлыктан арала,”дип теләгез.