Ялкаулык турында әкият

(Өлкәннәр төркеме балалары өчен әкият сценарие)
Чулпан ГЫЙМАДИЕВА,
Казандагы 60 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат: әкият аша балаларның үзеңне тоту культуралы тоту, якыннарын турында кайгырту,бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар турында күзаллауларын ныгыту.
Бурычлар:
матур әдәбият укуда:
– балаларны матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру;
– әкиятләргә карата хисчән караш формалаштыру;
– шигырьләрне сәнгатьле уку осталыкларын формалаштыру;
сөйләм телен үстерүдә:
– балаларда иптәшләре һәм олылар белән аралашу күнекмәләрен үстерү;
– интонациялелекне формалаштыру;
танып белүдә:
– табышмакларга җавап бирү күнекмәләрен формалаштыру;
– иҗади атмосфера тудыру;
– бер-береңә булышу, үзеңне культуралы тоту күнекмәләрен үстерү;
– якыннарың турында кайгырту хисләре тәрбияләү;
музыка өлкәсендә:
– музыкаль хәтерне үстерү;
– бию хәрәкәтләре башкару күнеккмәләрен формалаштыру;
сәламәтлекне саклауда:
– уңай эмоциональ атмосфера тудыру;
– балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.
Катнашалар: алып баручы, ялкаулык, куян, ике куян баласы, аю баласы, керпе.
Кичә барышы
Алып баручы.
Урман аланындагы
Бер агач өйдә,
Яшәгән, ди, бер
Тату гаилә.
Балалар-куянкайлар
Булышканнар әнигә.
Тик бервакыт килгән
Бәла бу өйгә.
Сез бераз ял итегез,
Әкиятебезне карагыз.
(Өстәл артында әни куян һәм балалары ашап утыра.)
Әни куян.
Булдымы, ашадыгызмы?
Ә хәзергә уйнагыз!
Ә мин өстәл җыярмын.
Куяннар.
Юк, без уйнамыйбыз,
Ә сиңа булышабыз.
(стәлдәге савыт-сабаны җыялар, юалар, әни куян утырып тора. Ялкаулык керә.)
Ялкаулык.
Урман буйлап йөримен,
Барысына ял телимен.
Исемемне белүгә
Куалар мине нигә?
Куянкайлар өенә
Килеп җиттем мин менә.
Шакыйм әле ишекне,
Бәлки кертерләр өйгә. (Ишек шакый.)
Әни куян.
Ишек ачык , керегез
Кунакка якты йөз.
Кем буласыз,
Кайдан килдегез?
Ялкаулык.
Ялкау – минем исемем
Урманыгызда адаштым. (Елаган була.)
Әни куян.
Куянкайлар, әйдәгез,
Кунакка чәй эчертик.
1 нче куян баласы.
Җыймыйм мин бу өстәлне,
Үзең яса чәеңне.
2 нче куян баласы.
Мин дә берни эшләмим,
Барып диванга ятыйм.
Әни куян.
Балаларыма ни булган?
Нигә алар ялкаулана?
1 нче куян баласы.
Кунакка чәй ясар идем,
Тик минем уйныйсы килә.
2 нче куян баласы.
Кубиклардан өй салам,
Шулай итеп уйнап алам.
1 нче куян баласы.
Ә мин синең өеңне
Туп белә бәреп ватам. (Туп белән кубикларны аудара.)
Бергә.
Өйнең асты өскә килде,
Безгә бик күңелле булды. (Бөтен уенчыкларны таратып ташлыйлар.)
Алып баручы.
Вакыт җитте йокларга.
Уенчыкларны кирәк алып куярга.
1 нче куян баласы. Миңа уенчыклар тими.
2 нче куян баласы. Әнә, әни алып куйсын.
Ялкаулык. Менә нинди яхшы киңәш!
Әни куян. Куянкайларым, сез нишләдегез?
Алып баручы.
Балалары йоклаганда
Әниләре бик уйланган.
Бер көнгә генә булса да
Аларны калдырырга булган. (Әни куян китеп тора.)
1нче куян баласы.
Торасым да килми ,
Юынасы, киенәсе.
2 нче куян баласы.
Минем ашыйсы килә,
Әни, әни, бир тизрәк!
Ялкаулык.
Сезнең белән миңа рәхәт,
Дуслар булдык бик әйбәт!
Аю баласы (килеп керә).
Куянкайлар чыгыгыз,
Ишегалдын себерегез…
Куянкайлар (бергә). Ял итәбез әле без!
Аю баласы.
Авырыйсызмы әллә сез?
Ә сез кем буласыз?
Куянкайлар, бу бит, Ялкаулык!
Ник аны куып чыгармыйсыз?!
Кит моннан! Кит!
(Куян балалары борылып ятып йоклыйлар. Керпе килә.)
Керпе. Исәнме, аю баласы!
Аю баласы.
Исәнме, Керпе дус!
Синең ярдәмең кирәк.
Куянкайлар өеннән
Ялкаулыкны куарга кирәк!
Керпе.
Бик теләп булышырмын,
Куяннарны коткарырмын.
Аю баласы һәм керпе.
Ялкаулык кит моннан!
Бирербез кирәгеңне!
Аю баласы:
Таптармын, тешләрмен
Изгәләп бетерермен.
Керпе. Энәләрем белән тишкәләп бетерәм
Ялкаулык.
Куяннар, мине коткарыгыз,
Торыгыз, тизрәк, торыгыз!
Куяннар.
Тимәгез, безгә, тимәгез,
Йокларга ирек бирегез!
(Аю баласы һәм керпе Ялкаулыкны куып чыгаралар. Куян балалары торалар. Әни куян кайтып керә.)
Алып баручы.
Ялкаулык чыгып китте,
Куяннар сикереп торды.
Әниләре дә йөгереп,
Өйләренә кайтып керде!
1 нче куян. Ялкаулык белән дуслашмагыз!
2 нче куян. Килсә, куып җибәрегез!
Әни куян.
Хезмәтне яратсагыз,
Барысына да ирешерсез!
(Күңелле көй уйный, барысы да бии.)