Ялкау малай

№ 103

(Зурлар төркемендә сәламәт яшәу рәвешен пропагандалау буенча сәхнәләштерелгән күренеш)

Айгөл СИБГАТУЛЛИНА,

Казандагы 161 нче балалар бакчасының физик тәрбия буенча инструкторы

Автор. Тек-тек-тек итеп текелди,

Вакытны саный сэгать

Вакытны туктатыр өчен

Юк шул бернинди сәбәп.

Будильник.  Менә иртә килеп җитте,

Ә ялкау малай йоклый

Зарядка ясамый калам дип,

Бер дә ашыгып тормый.

Әйдәле,йоклап ятма син!

Тор тизрәк! Юын! Киен!

Әниен ботка пешергән,

Табыйм дип синең көен.

Ялкау малай. Туктале! Йокым туймады,

Төн буе уйнадым уен

Компьютердан китә алмыйм

Тик шунда бөтен уем.

Әнисе. Болай булса минем улым

Тәмам чирләп бетәчәк,

Күзләре дә күрми башлар,

Ничек тормыш итәчәк?

Будильник. Уеннардан арынырга, табарга кирәк чара!

Автор. Шундый сузләр әйтә-әйтә,

Будильник чыгып чаба.

Шулвакыт аның каршына

Очрыйлар ике бала (зарядка ясыйлар)

Малай. Иренмим мин беркайчан да,

Иртүк торып басам да,

Гимнастика ясый башлыйм,

Ышкып күзне ачам да!

Кыз. Бер чүгәлим, бер торам,

Башымны уңга борам,

Аннары сулга карыйм,

Соңыннан сикерә башлыйм.

Будильник. И балалар! Сез икән бит

Ялкауны коткаручы!

Анын янына тизрәк,

Ярдәмгә барыгызчы! (Балаларны җитәкләп алып китә)

Кыз. Карале, дустым, сәгатькә

Вакыт бит тугыз тулган!

Ялкау. Ашыкмыйм ла мин беркая,

Уеннар бик куп әле

Торыр дәресләр дә көтеп

Монда дөньяның яме! (Ноутбугын курсәтә)

Малай. Юк, болай утырма әле!

Торып бас, чәчең тара,

Безнең белән бергәләшеп,

Зарядка ясап кара!

Кыз. Чүгәлим мин, бер торам,

Башымны уңга борам,

Аннары сулга карыйм,

Соңыннан сикерә башлыйм.

Автор. Ни күрсеннәр, яннарына

Сеңлесе йөгереп керә

Ике бите алма кебек,

Үзе елмая,көлә

Ашыга-ашыга юешләнгән

Бияләйләрен элә.

Ялкау малай һич аңламый,

Сеңел нигә шатлана,

Кулында планшеты юк,

Ә үзе канатлана…

Минем уеннардан кала

Нинди кызык бар тагын?

Ә кыз бер дә аптырап калмый,

Әй мактый шуган тавын…

Сеңел.  Миңа кичә генә әти,

Бик зур бер тау ясады,

Э буген шул зур тавымнан,

Шумаган дустым калмады!

Ялкау абыем, әллә син дә

Таудан шуып карарсың!

Бәлки уеннын кызыгын

Саф һавада табарсың!

Автор. Иренеп кенә ялкау малай,

Урамга таба атлады,

Ә аны күзәтергә дип,

Калганнар тәрәзгә капланды

(Малайның тауда шуганы экраннан курсәтелә)

Ни күрсеннәр, ялкау малай

Уйный, көлә, шатлана,

Таудан гына шуып калмый,

Спорт белән шөгыльләнә.

Бит очларын алландырып,

Өйгә йөгереп керә,

Яшәү яме нидә икәнен,

Ул инде хәзер белә!

Барысы бергә.

Шуңа күрә барыбыз да

Сәламәт,йөзебез шат!

Сәламәт буласың килсә,

Син дә спортны ярат!