Ялкау чикерткә

(Зурлар төркемендәгеләр өчен кичә)

Миләүшә САДЫЙКОВА,

Казандагы 398 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Кичә барышы

Алып баручы.

Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!

Уңган-булган олы-кечегез.

Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

Сәлам итеп кабул итегез!

(Балалар татар телендә шигырь сөйли.)

1 нче бала.

Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең, туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.

2 нче бала.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

3 нче бала.

Килә шаулы, алтын, матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч,

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

(«Шаяр әле, күбәләк» җыры башкарыла. Балалар рус телендә шигырьләр сөйли.)

4 нче бала.

Осень скверы украшает

Разноцветною листвой.

Осень кормит урожаем

Птиц, зверей и нас с тобой.

5 нче бала.

Ходит осень в нашем парке,

Дарит осень всем подарки:

Бусы красные –  рябине,

Фартук розовый – осине,

Зонтик желтый тополям,

Фрукты осень дарит нам.

6 нчы бала.

Стало вдруг светлее вдвое,

Двор как в солнечных лучах –

Это платье золотое

У березы на плечах.

7 нче бала.

Утром мы во двор идем –

Листья сыплются дождем,

Под ногами шелестят

И летят, летят, летят…

(«Шур-шур» җыры башкарыла. Көз керә.)

Көз.

Мин – Көз. Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Исәнмесез, нәни дуслар!

Балалар. Исәнмесез!

Алып баручы. Исәнме, Көз! Әйдә уз, рәхим ит бәйрәмебезгә!

8 нче бала.

Моңлы, гүзәл,

Матур, аяз көннәр,

Мул игеннәр – синең бүләгең.

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур, ай-һай, күлмәгең!

9 нчы бала.

Көз-сылу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган!

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсән дә аңлаган.

Көз.

Рәхмәт матур сүзләрегезгә!

Мул уңышлар белән бергә мин

Тагын бирәм бер бүләк.

Ул булыр бер могҗизалы

Әкият иленә сәяхәт.

(Әкият башланып китә.)

Алып баручы.

Җәй буе бер чикерткә

Күңел ачты, җырлады.

Көн дә матур күлмәк киеп

Биеде һәм уйнады.

(«Чикерткә» җыры һәм биюе башкарыла.)

Алып баручы.

Уйламады көзләр җиткәч,

Салкын көннәр килгәнен,

Җил-яңгырдан сакланырга

Җылы өйнең кирәген.

Барлык бөҗәк бик ашыга

Кышка өен җылыта,

Кайсыберсе азык ташый

Көзнең матур чагында.

(Черки керә.)

Чикерткә. Кая ашыгасыз, дусларым?

Камка.

Безгә салкын кыш җиткәнче

Өйне җылытырга кирәк.

Җылы, эссе җәйгә хәтле

Ашау әзерләргә кирәк.

Бергә. Әйдә, син дә безнең белән

Чикерткә. Юююк, минем биисем килә.

(Чебеннәр керә.)

Чикеркә. Кая ашыгасыз, дусларым?

Коңгызлар.

Теләк безнең бер генә –

Салкыннардан качарга.

Шуңа күрә ашыгабыз

Ясалган өебезгә!

Бергә. Әйдә, син дә безнең белән!

Чикерткә.  Юююк, минем җырлыйсым  килә.

Алып баручы.

Кинәт салкын җил чыкты,

Яңгыр ява башлады.

Ялтыраган кояшны да

Соры болыт каплады.

(«Тамчылар биюе» башкарыла.)

Алып баручы.

Куркуыннан чикерткә

Нишләргә дә белмәде.

Уйга баткан башын иеп,

Олы юлга атлады.

(«Сары яфрак» җыры башкарыла.)

Алып баручы.

Шулай юлдан бара торгач,

Камка өен очратты.

Тәрәзәдән эчкә карап,

Чикерткә шаклар катты.

(«Бөҗәкләр биюе» башкарыла.)

Чикерткә.

Әй, камка дус, кертче син,

Юлда арыдым бит мин.

Камка.

Бик тә сине кертер идем,

Булмаса унбиш улым,

Тагын әле унбиш кызым,

Юк шул бездә буш урын.

Алып баручы.

Бара торгач, чикерткә

Корт өенә тап булды

Тагын тәрәзәдән карап таң калды.

Чикерткә. Исәнме, күбәләк корты!

Күбәләк корты.

Синең белән сөйләшергә

Вакытым юк, чикерткә.

Ефәк җепләр табар өчен

Торам көн дә бик иртә.

Ефәк җептән кузы ясап,

Кышын йоклап үткәрәм.

Җәйгә, матур кояш чыккач,

Күбәләккә эйләнәм.

Шуңа, чикерткә, сау бул,

Син үз юлыңда бул!

Алып баручы.

Тагын моңаеп чикертә

Ни эшләргә белмәде.

Уйга баткан башын иеп,

Олы юлга юнәлде.

(Коңгыз чыга.)

Коңгыз.

Исәнме, җитез чикерткә,

Күрәм, кертми беркем дә.

Җәй көне бит тырышмасаң,

Уңыш көтми кемне дә.

Үзем бай егет булсам да,

Һәм булсаң да син туган,

Хәзер салкында калмаска

Җәен эшләргә булган.

Алып баручы.

Көзге яңгырлар тамгалый,

Көчәяләр җилләре.

Бу вакытта бик начар шул

Чикерткәнең хәлләре.

12 нче бала.

Чикерткәне без җәллик,

Бәйрәмебезгә дәшик!

Җылытыйк һәм ашатыйк,

Тәмле чәйләр эчерик.

Барысы бергә. Әйдәгез!