Якты, җылы математика

№ 107

(Интеллектуаль бәйге)

Дилбәр ФӘХРТДИНОВА,

Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Әлеге сыйныфтан тыш чара профориентация юнәлеше буенча газ һәм электр өлкәсендә эшләүчеләр катнашында уздырылды. Анда район газ участогында, электр челтәрендә эшләүчеләр һәм шушы юнәлештә белем алучы студентлар чакырулы иде. IX – XI сыйныф укучылары белән «Якты, җылы математика» дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Жюри вазифасын килгән кунаклар башкара. Укучылар ике төркемгә бүленә: «Газовиклар» һәм «Электриклар». Алар, төрле  биремнәрне үтәп, математика, география фәннәре буенча белемнәрен тикшереп карыйлар.

Максат. Һөнәр ияләренә карата ихтирам хисләре тәрбияләү, алар хезмәтенең бик тә әһәмиятле булуын, математика белән бәйләнешеи күрсәтү, финанс грамоталылыгы нигезләренә төшендерү, электр һәм газ приборлары белән сак эш итәргә кирәклекне аңлату, сакчыллык кагыйдәләренә өйрәтү.

План

I. Оештыру өлеше. Укытучы чыгышы. Кунаклар белән танышу.

II. Төркемнәрдә эш.

1. Команданың эмблемасын ясау.

2. Тест биремнәре башкару, кирәкле сүзне табу. (Географиядән)

3. Квитанцияләр белән эш. (Математикадан)

4. Экономия. (Интернет куллану)

5. БДИ биремнәре чишү. (Математикадан)

6. Сүзләр бәйгесе.

7. Иҗади биремнәр. (Синквейн стилендәге шигырь язу)

III. Рефлексия.

IV. Йомгаклау.

Бәйге барышы

I. Оештыру өлеше

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Бүгенге очрашу – бәйгене башлап җибәрәбез.

Безнең бүгенге тормышыбызда электр һәм газ бик тә мөһим урын алып тора. Чөнки без электр энергиясенә бәйле булган бик күп приборлар заманында яшибез. Бер-ике сәгатькә генә газ һәм электр булмый торса, нәрсә буласын күз алдына китерүе дә кыен. Өйләр салкын, ашарга пешереп булмый, ут юк, телевизор, компьютер, суыткыч эшләми. Бүген бездә кунакта шушы җаваплы тармакта эшләүче (исемнәре әйтелә) … абыйлар һәм студентлар… (Кунаклар белән таныштырыла. Кунакларга чиратлап сүз бирелә. Алар үз хезмәтләре, аның үзенчәлекләре белән таныштыра. Аннары студентлар сөйли, кайда укыйлар, нинди профессия алачаклар. Кунакларга рәхмәт әйтеп, бу өлеш тәмамлана, алар жюри өстәленә утыра. Командаларга 7 бирем тәкъдим ителә, һәр бирем 5 балл белән бәяләнә.)

II. Төркемнәрдә эш

Укытучы. Ә хәзер «Якты, җылы математика» интеллектуаль бәйгесен башлап җибәрәбез. (Уенның барышы һәм максатлары белән таныштырыла.) IX –XI сыйныф укучыларыннан торган ике команда бүген үз белемнәрен сынап караячак. 1 нче төркем – «Газовиклар», 2 нче төркем «Электриклар» булыр.

Төркемнәрдә эш

1 нче бирем. «Газпром» һәм «Татэнерго» эмблемаларын ясарга, магнитлы тактага беркетергә. (Рәсемнәр магнитлы тактага беркетелә.)

 газ

 

 энер

 

2 нче бирем. Тестны чишеп, сүзне табарга. Табылган сүзләр һәм алдан әзерләп куелган фотолар магнитлы тактага беркетелә. (Укучылар җавап бирә алмаса, укытучы аңлатып китә.)

Газовиклар өчен тест

1. Газ исе килгәндә нинди номерга шалтыратырга?

01 – А, 02 – С, 03 – Е, 04 – К

2. Без нинди газ кулланабыз?

Пропан – И, табигый газ – А, метан – У, углекислый газ – Е.

3. Табигый газның төп нигезен тәшкил итүче газ.

Метан – Н, пропан – Л, водород – Ш, углекислый газ – Т.

4. Картада газ нинди тамга белән билгеләнә?

Б Ш Т К
 оо  аар  вв  ррр

 

5. Кайсы трасса газныкы?

«Уренгой-Помары-Ужгород» – Ю

«Туймазы-Уфа»  – Я

«Дуслык» – А

«Әлмәт-Самара» – У

6. Одорация нәрсәне аңлата?

Газлар кушылмасы – М

Газга ис килә торган матдәләр кушу – К

Газның кислород белән реакциягә керүе – Р

Газның һавада таралуы – С

7. Нефть һәм газ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен кайчан билгеләп үтәләр?

4 сентябрь – И

Октябрьнең беренче якшәмбесе – Е

Сентябрьнең беренче якшәмбесе – О

22 декабрь – Ю

8. Газны үлчәү берәмлеге.

л – Н

куб. м – В

кв. м – К

квт – Ш

1 2 3 4 5 6 7 8  
                 
Кантюков Рәфкать Габделхәй – «Газпромтрансгаз Казань» җәмгыятеның генераль директоры

 

 

 

 

 кат

 

Электриклар өчен тест

1. Татарстанны электр энергиясе белән тәэмин итүче оешма.

Татэнерго – КА

Татэнергосбыт – Сө

Энергосбыт – Ша

Электр станциясе – Мо

2. Кешелек дөньясы өчен аеруча куркыныч электр станциясе.

АЭС – лә

ГЭС – ша

Кояш ЭС – ро

Җылылык ЭС – ку

3. Иң аз чыгымнар таләп итүче электр станөиясе.

АЭС – йм

ГЭС – ми

Кояш электр станциясе – ро

Җылылык электр станциясе – ма

4. Электр энергиясен үлчәү берәмлекләре.

л – ра

куб м – ин

кв. м – ов

квт – ан

5. Кайсы рәсемдә ГЭС күрсәтелгән?

ов ин ев
 

щз

 

 щш  вп

 

1 2 3 4 5  
           
 

Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улы – «Татэнергосбыт» җәмгыяте  директоры

 

 

 сол

3 нче бирем. Командаларга газ һәм электр өчен түләү квитанцияләре бирелә.  Шундагы күрсәткечләр буенча исәпләү эшләре башкаралар. Соңыннан төркемнән бер укучы исәпләү барышы белән кыскача таныштыра. Җаваплар жюри тарафыннан тикшерелгәч, магнитлы тактага беркетелә. Вакыты – 7 мин.

 

1

 2

 

4 нче бирем. Газны һәм электрны экономияләү өчен нинди кагыйдәләр үтәргә? Һәр өстәлдә – бер ноутбук, Интернетка кереп, экономия кагыйдәләрен табарга. (Һәр командадан 5 кагыйдә. Бер укучы чыгыш ясап, алар белән таныштыра. Вакыты ­ 5 мин.)

5 нче бирем. БДИга әзерләнү өчен чыгарылган китаплардан электр яки газ күрсәткечләрен исәпләүгә мәсьәләләр эзләп табу һәм чишү. (Төркемнән бер укучы, чыгыш ясап, мәсьәләсе белән таныштыра. Вакыты 7 мин.)

 

 

 
   

5

6 нчы бирем. Сүзләр бәйгесе. Сүзләр язарга, кайсы да булса бер урында газ сүзе булырга тиеш. (Мәсәлән, противогаз, Газель, газон. Вакыты – 5 мин. Бер сүзгә – 1 балл.)

7 нче бирем. Иҗади бүлек. Һәр команда үз темасына синквейн методикасы буенча шигырь яза. Укыйлар , магнитлы тактага беркетәләр.

Мәсәлән,

Газ.

Иссез, төссез.

Җылыта, ашата, эчертә.

Ул – безнең яшәү чыганагы.

Синсез яшәп булмас бер көн дә.

Рефлексия. Бүгенге эшчәнлегебезгә нәтиҗә ясыйк әле. Төркемнәргә карточкалар бирелә, андагы җөмләләрне дәвам иттерергә.

Бүгенге чара файдалы булды дип уйлыйм, чөнки …

Бәйгенең уңай яклары …

Бәйгенең тискәре яклары …

Бүген мин … белдем.

Без бүген (нинди төр эшләр) … башкардык.

Йомгаклау өлеше. Төркемнәрнең эшчәнлекләре бәяләнә, бүләкләр тапшырыла.