Яхшылык кире кайта

 

Ләйсән САДЫКОВА,

Ләйлә МИРЗАЕВА,

Советлар Союзы  Герое

М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе

татар теле һәм әдәбият укытучылары

 

Тема: Яхшылык кире кайта (4 нче сыйныф)

Максат:

  1. Әхсән Баянның “Яхшылык кире кайта” хикәясе белән танышу, төп темасын ачыклау.
  2. Укучыларның фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын  үстерү, аралашу күнекмәләрен булдыру
  3. Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр – яхшы күңелле, ярдәмчел булырга кирәклекне, яхшылыкның һәрвакыт яхшылыкка этәрүен аңлау, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү зарурлыгына төшенү.

Метапредмет нәтиҗәләр – уку мәсьәләсен куя белү, бәяләү; тамга-символик чараларны куллану, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре урнаштыру; әңгәмәдә катнашу, диалог һәм әңгәмә алып бару кагыйдәләрен үтәү, үз фикерен дәлилләп әйтә белү.

Предмет нәтиҗәләр – Әхсән Баянның «Яхшылык кире кайта» хикәясенең эчтәлеген аңлау, темасын һәм төп фикерне билгели алу.

Материал: Электрон дәреслек: Әдәби уку. 4 нче сыйныф. Ике кисәктә. Икенче кисәк: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Г.Н. Мөхәрләмова, Д.М.Абдуллина. – Казан, 2023  / http://litcorpus.antat.ru/ADABI_UKU/4snf/part2/

Җиһазлау: проектор, слайдлар, иллюстрацияләр.

Предмет нәтиҗәләре:  текстны сәнгатьле итеп уку; әсәрнең эчтәлеген аңлау, төп темасын билгеләү. Әсәр эчтәлеге, геройлар, аларның эш-гамәлләре турында сорауларга җавап бирү.

Әсәр геройларының эш-гамәлләрен әхлакый күзлектән чыгып бәяләү, укучының эмоциональ-рухи байлыгын арттыру.

 

Дәрес барышы.

 Оештыру-мотивлаштыру.

– Хәерле көн, укучылар!

– Кәефләрегез ничек?

– Укучылар, әйдәгез “Елмай” җырын бергәләшеп  җырлыйбыз.

– Дәресебезне күтәренке кәеф белән бер-беребезгә елмаеп башлыйк.

Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

– Укучылар, әйдәгез экранга карыйбыз. Беренче рәсемдә сез кемнәрне күрәсез? Алар нишлиләр?

– Беренче рәсемдә малай белән кызны күрәбез. Алар да җимлеккә җим салалар.

– Икенче рәсемдә балалар агач утырталар.

– Өченче рәсемдә кыз әбине юл аша алып чыга.

– Яхшы, укучылар сезнең белән килешәм.

– Укучылар, балалар  кошларга, кешеләргә карата нәрсә эшлиләр? Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә?

– Яхшы эшләр.

– Яхшылык.

– Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

– Яхшылык турында.

 

Актуальләштерү

–Укучылар,  яхшылык турында нинди әкиятләр, хикәяләр беләсез?

–“Ике кыз”, “Өч кыз” әкияте, “Агачлар да авырый”, “Ак песи” хикәясе.

– Без бүген яхшылык турында иҗат иткән язучыларыбызның  әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

 

 Уку мәсьәләсен кую

Бу адашкан хәрефләрне үз урыннарына куйсагыз, хикәянең исеме дә килеп чыга.

Я ш ы х л к ы     к е р и   к й а та —  Яхшылык кире кайта.

–Без бүген язучы Әхсән Баянның “Яхшылык кире кайта” хикәясен өйрәнербез.

–Укучылар, әйдәгез әле, дәрескә үзегез өчен уку максатлары куйык!

–Хикәяне укыйбыз, өйрәнәбез, уйлыйбыз, сорауларга җавап бирәбез, хикәя эчтәлеге буенча фикер алышабыз, әңгәмә корабыз.

 

 Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Без бүген дәрестә менә шушы сорауларга җаваплар эзләрбез.

  1. Нәрсә ул яхшылык?
  2. Яхшылык эшләр өчен  кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
  3. Яхшылыкны кешеләр генә эшлиме?

— Ә хәзер хикәядәге яңа сүзләр белән танышабыз.

  • Сүзлек эше.
  • Казылык – колбаса
  • Маэмай – эт
  • Эт өере – эт көтүе, берничә эт
  • Шелтәли – орышу
  • Хаклы – прав
  • Яклашкан – аның өчен көрәшкән,  защищал
  • Сыйланган – тәмле ашаган.

 

–Хәзер аудиоязмадан хикәяне игътибар белән тыңлыйбыз.

–Бу абзацта без  нинди геройлар белән таныштык? (Малай, әнисе, маэмай)

–Икенче абзацны тыңлау.

–Малай маэмайны ниләр белән сыйлый? (Ипи һәм казылык)

–Өченче абзацны тыңлау.

–Малайны әнисе ни өчен шелтәли? (Казылык һәм ипи белән этне сыйлаганы өчен)

–Маэмай малайны ни өчен башка этләрдән коткара? (Яхшылык эшләгәне өчен)

 

 Белемнәрне беренчел ныгыту.

Минем сорауларым хәйләкәр (критик) булачак, игътибарлы булыгыз.

  • Малайны әтисе базарга җибәргән? (Юк, малайны әнисе кибеткә җибәргән)
  • Малай кибеттән алма, лимон алган? (Юк, малай кибеттән казылык, сөт, ипи, катык алган)
  • Барганда аның каршысына бер песи очраган? (Юк, аның каршысына эт очраган)
  • Малай этне тибеп очырган? (Юк, малай этне сыйпаган, яраткан, ашаткан)
  • Малай эткә алма биргән? Аннан соң лимон биргән?  (Юк, малай эткә башта ипи, аннары казылык биргән)
  • Әнисе аны бик каты орышкан? (Юк, әз генә шелтәләгән)
  • Мәктәптән кайтканда малайга эт өере ташланган? (Әйе)
  • Малайга беркем дә булышмаган? (Юк, малайга ул ашаткан эт булышкан)
  • Малай этне танымаган? (Юк, малай этне таныган)
  • Булдырдыгыз, балалар. Хикәяне бик аңлап укыгансыз икән.

Физминутка (Яхшылык кире кайта сүзен төрле эмоциялар белән әйтергә. Экранда смайликлар)

 

– Укучылар, әйдәгез Бала.рф сайтында эшлибез. Хәзер рәсемнәр ярдәмендә хикәянең эчтәлеген сөйләп карыйк. Рәсемнәргә игътибар белән карап, истә калдырып барыгыз.

– Малайны әнисе кибеткә җибәрде. (1 нче рәсем)

Малай кибеттән сөт, ипи, казылык, катык сатып алды. (2 нче рәсем)

Аның каршысына маэмай очрады. Малай аның башыннан сыйпады. (3 нче рәсем)

Ипи һәм казылык белән сыйлады. (4 нче рәсем)

Малайны әнисе шелтәләде. (5 нче рәсем)

Беркөнне мәктәптән кайтып килешли аңа эт өере ташланды. (6 нчы рәсем)

Маэмай эт өеренә каршы чыкты, малайны коткарып калды. (7 нче рәсем)

Малай маэмайны таныды. (8 нче рәсем)

 

– Хәзер хәйләсез сорауларларга җаваплар бирергә кирәк.

– Малай нинди яхшылык эшләде? (Малай этне ашатты)

– Аның яхшылыгына яхшылык кире кайттымы? Ничек? (Әйе, кайтты. Эт малайның яхшылыгына яхшылык белән җавап бирде.)

–Хикәядә тагын бер яхшы кеше  турында әйтелә. Ул кем икән?  (Бар, әнисе. Ул малаен яхшы итеп тәрбияләгән.)

– Хикәя кем турында? (Малай турында. Балалар аңа хас сыйфатларны сайлап алып тактага элеп куялар.

– Малай нинди? Аңа нинди сыйфатлар хас? (яхшы, матур, акыллы, мәрхәмәтле, рәхимле, яхшы күңелле, юмарт, ярдәмчел) начар, тәртипсез, саран. Шундый сыйфатларга ия булган кеше генә яхшылык эшли ала.

 

Укучылар мин сезгә рәсемнәр таратам. Сез әлеге рәсемнәрне хикәя эчтәлегенә туры китереп төзегез.

 

“Тәрәзәле язу” алымы.  (Әлеге алым дәрестә текст белән эшләгәндә,  элек үзләштергәнне тикшерү һәм яңа материалны өйрәнгәндә отышлы.)

–Укучылар, хәзер мин сезгә мөстәкыйль эш бирәм. Хикәядә төшеп калган сүзләрне өстәп язарга.

“Тәрәзәләр” төрле төстә:

  • зәңгәр – эш-хәрәкәтне белдерүче сүзне,
  • кызыл – предметны белдерүче сүзне,
  • сары – предметның санын, исәбен белдерүче сүзне аңлата.

Малайны әнисе … җибәрде. Иң элек –… аннан ераграк кибеттән … , .., алды да, шуларны сумкасына тутырган хәлдә, урам буйлап… ,  адым ара уздымы, каршында – … !Койрыгын селкетеп, борынын суза-суза … .Яхшылыкка җавап бирми калу – начарлык. Малай моны белеп … Шуңа күрә ул … кочакламыйча,  яратмыйча уза алмады. Тик шуннан соң да этнең  нәрсәдер көтүе аермачык … Бик ачыккан, … килә иде.

 

“Тәрәзәле язу” алымы уйланырга мәҗбүр итә, сүзләрне урынлы файдаланырга этәрә, сүз байлыгын арттыра. Укучы әлеге күп нокталар урынына язып бетергәч, нәрсә килеп чыгуын түземсезләнеп көтә.

 

  • Укучылар, Нур безгә видеоязма җибәргән, әйдәгез карыйбыз. (Ясалма интеллект ярдәмендә Нур сөйли)
  • Китаптагы дусларыгызның сөйләшүеннән нәрсә аңладыгыз? Сез алар белән килешәсезме?
  • Әйе, килешәбез. Этләр белән сак булырга кирәк. Алар арасында да усалллары  булырга мөмкин.

 

 

  1. Өй эше бирү.

 1 Бала.рф сайтына кереп тестны эшләргә.

2 Хикәя буенча эзлекле итеп сөйләргә өйрәнергә.

3 Дүрт аяклы дустың турында кечкенә хикәя язарга. Газетага бастырачакбыз.

 

VII. Рефлексия.

Дәрестә өйрәнелгәннәргә нәтиҗә ясала.

Бәяләү, үзбәя бирелә.

  • Автор бу хикәясе белән нәрсә әйтергә тели?
  • Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә кирәк, ди.
  • Нәрсә ул яхшылык?
  • Бер-береңә яхшы эшләр эшләү.
  • Яхшылыкны кешеләр генә эшлиме?
  • Юк, яхшылыкны хайваннар да эшли.

 

“Һәр көн саен бер яхшылык кыл” – диелә бер хәдистә.

–  Без бүген дәрестә өйрәнгән яхшылыкларны санап чыгыйк әле.

– Әти-әниеңә, әби-бабаеңа, туганнарыңа, дусларыңа булышу, хайваннарга, кошларга ярдәм итү, аларны ашату – бу  яхшылык.

– (Нәтиҗә) Димәк, яхшылыкка без һәрвакыт яхшылык белән җавап бирергә тиеш. Яхшылыкны хәтта этләр дә аңлый, алар да яхшылыкны яхшылык белән кайтара. Ә без, кешеләр, яхшылыкка һәрвакыт яхшылык белән генә җавап бирергә тиеш икәнен онытмыйк! Елмаеп, шатланып яшик.

– Укучылар, бүген бик актив катнаштыгыз, мин сезгә 5 билгеләре куям.

–Дәресебез тәмам, саубулыгыз.