Ы-й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очрагы

(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Илсөяр ШӘРИФУЛЛИНА,

Мамадыш районы Катмыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– Ы-й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очрагын аңлату;

– укучыларның тартык авазларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен үстерү;

– туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Бурычлар:

– укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү;

– алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы:

– активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү,

– телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;

– үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу;

– әхлакый сыйфатлар булдыру.

Метапредмет:

танып-белү УУГ: укучының  кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе;

коммуникатив УУГ: сораулар бирә, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү,кагыйдә формалаштыру;

регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең  темасын һәм максатын формалаштыру, нәтиҗә ясый, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү

предмет буенча: ы-й хәрефләре язылып та, [и]авазы әйтелү очрагын аера, авазларны дөрес әйтә һәм ясалыш урыннарын билгели белү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Төп төшенчәләр: ы-й хәрефләренең һәм [и] авазының әйтелү үзенчәлекләре.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.

Эшне оештыру: фронталь, индивидуаль.

Чыганаклар: дәреслек Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теле. 5 сыйныф. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2015), слайдлар, эталон.

Дәреснең технологик картасы

 

I. Оештыру этабы

 

Укытучы. Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар. Дәрескә  барыгыз да әзерме? Китап-дәфтәрләр өстәлдәме? Дәресебезне башлыйбызмы? Мин сезгә бер мәкаль әйтәм, сез андагы фикер белән килешерсезме?

Дөнья тулы гыйлем,

Башыңда калганы  – белем. (1 нче слайд)

(Укучылар фикере тыңланыла.)

– Димәк, без дәрестә игътибарлы булып, белем алырга тырышыйк.

II. Укучының белемнәрен актуальләштерү, системалаштыру Өй эшен тикшерергә фронталь сораулар  бирелә:

– Сузык авазлар турында нәрсәләр өйрәндек?

– Алар һәрвакытта да ишетелгәнчә языламы? (Юк, мәсәлән: болыт, болын кебек сүзләр ишетелгәнчә язылмыйлар.)

– Бу күренеш ничек атала? (Ирен гармониясе дип атала.)

– Шушы күренешкә сүзләр уйлап карагыз әле, укучылар? (Борын, колын,төлке, көлке…)

III. Проблемалы сорау кую – Слайдка игътибар итегез. Бирелгән сүзләрне укып карыйк әле. Сүзләрнең язылышы белән әйтелеше туры киләме?

табигый  барыйк

гыйлем  ашыйк

кыйммәт  чыгыйк (2, 3 нче слайдлар)

– Юк, әйтелеш белән язылыш туры килми.

– Ни өчен мондый күренеш күзәтелә? Бу сорауга җавапны кайдан табарбыз икән, укучылар?

– Дәреслектән табабыз. (Укучылар дәреслектәге кагыйдәне укыйлар, өйрәнәләр.)

– Ә хәзер бирелгән кагыйдәгә алгоритм төзегез.

– Әгәр дә мин сүздә калын әйтелешле [къ]һәм [гъ] тартыклары артыннан яки алдыннан ы+й кушылмасы күрәм икән, мин ул кушылманы [и] дип укыйм. (Шушы алгоритмны ике укучы слайдка карап әйтә, кабатлый.) (4 нче слайд)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Слайдта укучыларга сүзләр бирелә: ачыйк, таптыйк, ташлыйк, качыйк. (5 нче слайд)

– Бу сүзләр безнең кагыйдәгә туры киләме? (Әйе, туры килә.)

– Бу сүзләр нәрсә белән охшаш? (Болар – фигыльләр. Хәрәкәтне белдерәләр.)

– Ә хәзер, укучылар, шушы фигыльләр белән җөмләләр төзегез ы+й кушылмасын үрнәктәгечә билгеләгез.

Сайланма диктант Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп язарга:

сайрый, карый, уйлый, барыйк, саныйк, бүлик, тапкырлыйк, гыйшык, гыйбрәтле, иҗтимагый, ашыйк.

Эталон буенча тикшерелә. (6 нчы слайд)

V. Рефлексия – Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

– Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

– Укучылар, дәреснең кайсы моментлары сезгә күбрәк белем алырга ярдәм итте?                                                                                                                     – Нинди белемнәрне камилләштердегез?                                                                                                   – Кайсы күнегү ныграк аңларга ярдәм итте?                                                                                                       – Ә үзегезнең эшчәнлегегез турында нәрсә әйтерсез?

VI. Өй эше 1. Бирелгән фигыльләрдән кагыйдәгә туры килерлек формасын ясарга, транскрипциядә күрсәтергә: кара, кайт, кап, уз, яса.

2. Аңлатмалы сүзлектән дәрестә өйрәнгән кагыйдәгә туры килә торган биш сүз табып язарга, ике сүзнең аңлатмасын бирергә.

3. Иҗади бирем. Беренче биремдәге сүзләрне кулланып, 5 – 6 җөмләдән торган хикәя язарга. (7 нче слайд)