XVIII йөз ахыры – XX йөз башында татарларда география дәреслекләре. Татар уку китаплары

 

Гөлшан МИРДИЯНОВА

 Алсу КӘРИМОВА

 

 

География дәреслекләренә ихтыяҗ кайчан туа?

 

XVIII йөзнең икенче яртысыннан Россия империясендә товар җитештерүнең үсеше күзәтелә, зур мануфактуралар барлыкка килә, алпавыт хуҗалыклары үсә, икътисади-географик мәгълүматларга карата кызыксыну арта. Гасырның икенче чирегеннән башлап рус археографлары Себер, Төньяк Боз һәм Тын океаннарында, Европа, Каспийда, Урта Азиядә географик тикшеренүләр үткәрә. В. Н.Татищев, П.И.Рычков, Ф.Полунин, М.М.Максимовичның география буенча сүзлекләре, саллы хезмәтләре башкарыла. Танылган рус галиме-табигать сынаучысы М.В.Ломоносовның эшчәнлеге дә бу чорга керә. Илебезнең бу казанышлары география буенча беренче рус уку китаплары төзү өчен шартлар тудырган.

«Россия империясендәге халык училищелары уставы» буенча 1786 елда география халык училищеларының соңгы 2 сыйныфында укытыла. 3 нче сыйныфта «Гомум Европа географиясенә кереш», 4 нчедә Россия дәүләтенең җир өслегенә күзәтү ясала.

«Россия империясендә халык училищелары уставы» халык мәгарифе министрлыгы ведомствосына буйсынган татар милли мәктәпләре эшчәнлегенә дә йогынты ясый. География, уку-укыту предметы буларак, яңа методлы мәдрәсә программасына керә һәм 3-4 сыйныф укучылары тарафыннан өйрәнелә. Табигый-математика фәннәрен өйрәнүгә бирелә торган сәгатьләр саны буенча ул арифметикадан соң икенче урында торган.

 

Математик, физик һәм сәяси география

 

Танылган авторлар төзегән дәреслекләрдә география курсы 3 өлештә: космик яки математик, физик һәм сәяси яктан яктыртылган. Математик география Җирне планета буларак карый: аның хәрәкәте, төре һәм зурлыгы буенча. Математик география буенча аерым бүлекләрне үз эченә алган география дәреслекләре арасында Габделгазиз Рәхмәтуллинның «Җәгърафия гомуми»  (1899), Мөхәммәт Рәфыйкиның «Җәгърафия риязый яхуд галәме шәмс» («Математик география яки кояш системасы») (1912) ) Гобәйдулла Радудиның «Тәсһиле җәгърафия» («Җиңел география») (1911 китаплары бар.

Физик география планетабызны аның состав өлешләрен, җир асты байлыкларын, аның өслегендә булган барлык тере һәм тере булмаган әйберләр белән карый. Сәяси география исә җирне кешелекнең уртак йорты буларак, дәүләтләре, шәһәр, авыллары аша өйрәнә.

Бу чордагы уку китапларында авторлар укучыларга дөнья кисәкләре яки аерым ил турында язганда тулы һәм һәрьяклы күзаллау бирергә тырышканнар. Дәүләтләр турындагы мәгълүматны анда яшәүчеләрнең тормышы аша бирсәләр, материклар турындагы мәгълүматны табигатьне сурәтләү аша ирештергәннәр.

 

География буенча беренче татар уку китаплары

География буенча беренче татар уку китабы, беренче әлифба кебек үк, татар-рус телендә төзелә. «Император университеты типографиясендә бастырылган китаплар каталогы»нда 1875 елда география буенча уку басмасы турында мәгълүматлар китерелә. Әлеге басма – рус теленнән Василий Радлов тарафыннан башкарылган тәрҗемә.

Җәдитчә укыту иң элек Кырымда үсеш ала, шунлыктан татар телендәге беренче география дәреслекләре дә Кырымда басылып чыга. 1885 елда Бакчасарайда Хаҗи Хәлил Халидов белән Бакир Хаҗи Гали улының уртак хезмәте –  башлангыч мәктәп өчен «Русия дәүләтенең географиясе» дип аталаган география буенча уку китабы басыла (тиражы 700 данә). Әлеге кулланма ярдәмендә, укучылар, Россия империясенең географик урынын, рельефын һәм климатын өйрәнгәннәр. Китапта Россия халкы: халык саны һәм милли состав җентекләп каралган. Аерым игътибар империянең өлкәләргә бүленешенә бирелгән.  Эре шәһәрләр, аларга кайчан нигез салынуы, истәлекле урыннары, яшәүчеләр саны турында мәгълүматлар китерелгән.

Башлангыч мәктәптә география фәненең әһәмиятен һәм аның буенча дәреслекләр булдыру кирәклеген аңлап, Исмаил бәй Гаспринский да аларны төзүгә керешә. 1887 елда Бакчасарайда ул «Ысуле җәгърафия: җиһаннамә» («Географиянең төп нигезләре: галәм турында китап») дип аталучы уку китабы чыгара. Анда Россия империясенең географиясе генә түгел, дөнья картасындагы башка дәүләтләрнең географиясе дә каралган. Беренче бүлекләрдә төп төшенчәләр – билгеле бер җирлекнең планы һәм картасы өйрәнелә. Алдагы бүлекләрдә кеше тарафыннан җир үзләштерү процессы карала, икътисади география, Европа илләре, Госманлы империясе, Кытай һ. б. кебек эре дәүләтләр буенча башлангыч мәгълүматлар бирелә.

Идел буе территориясендә нәшер ителгән саф татарча язылган география буенча беренче уку китабы – Вәлиулла Әнвәрнең «Җәгърафияи математика» («Математик география») «1886-1887). Анда география буенча гомуми белемнәр: материкларга һәм океаннарга гомуми күзәтү, җирнең кояш системасында торышы, яктылык, коры җир сулыкларын билгеләү яктыртылган.  Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге дәреслек татар телендә иң беренче иллюстрацияләнгән китапларның берсе булып тора, бу исә укучылар тарафыннан уку материалын үзләштерүдә мөһим фактор булган. Схемаларны һәм сызымнарны куллану да уку процессын кызыклырак иткән.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә уку процессына ярдәм итү максаты белән танылган педагог, журналист Харис Фәйзи-Чистапули да табигый-фәнни циклдагы дәреслекләрне төзи. Аның «Мәдхәле җәгърафия» (1907) дәреслеге башлангыч мәктәп өчен билгеләнгән. Анда материклар һәм океаннар буенча төп мәгълүматлар, дөнья юнәлешләренә күзәтү ясалган. Материалны яхшырак үзләштерү өчен сызымнар, схемалар, рәсемнәр һәм таблицалар китерелгән. Китап 1908 елда басылып чыга. Ул башлангыч мәктәпнең 3-4 нче сыйныфлары өчен «Мөгаллимнәрә нәмунә» методик җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән.

«Гомуми җәгърафия рисаләсе»  Казанда басылган беренче география дәреслеге

1888 елда география буенча чираттагы уку китабы Габделгалләм Фәезханов тарафыннан Казанда төзелә һәм нәшер ителә. Габделгалләм Фәезхан улы – тарихчы, филолог, тәрҗемәче һәм публицист, Сембер губернасыннан чыккан кеше. Ул татар икътисади фикеренә нигез салучыларның берсе. Казанда Ш. Мәрҗани исемендәге беренче Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәдә укыган, Уфада укытучылар училищесын тәмамлаган. «Мәрҗания» мәдрәсәсендә укыта, Оренбург магометан дини Җыенының казначее була. Аның «Гомуми җәгърафия рисаләсе» («Гомуми география турында трактат») китабы дөнья сәяси картасындагы илләргә һәм дәүләтләргә багышланган. Автор тарафыннан илләрнең классификациясе төзелгән, аларның географик хәле, төп шәһәрләр һәм торак пунктлар, рельеф һәм территориядәге климат турында төп мәгълүматлар бирелгән. Әлеге кулланма рәсем булмау белән аерылып тора.

 

Каюм Насыйриның уку китабы рәсемнәргә бай

Бик күп фәннәр буенча дәреслекләр төзегән Каюм Насыйри география фәненнән дә читтә калмый. Ул үзенең география буенча уку китабын бик күп рәсемнәр, схемалар һәм карталар белән төзи. 1890 елда «Истиляхәте җәгърафия» («Яхшыртылган география») исемле дәреслекнең беренче басмасы дөнья күрә. Анда география буенча төп белемнәр урнаштырылган, илләр һәм дәүләтләр буенча башлангыч мәгълүматлар бирелгән. Материклар буенча мәгълүматларны К. Насыйри дәреслекнең алдагы басмаларында тулырак ачып бирә. 1894-1899 елларда өч кисәктә география буенча «Ысуле җәгърафияи кәбир»  («Зур географиянең төп нигезләре») китабы чыгарыла. Беренче кисәк Азия географиясенә, икенчесе – Африка географиясенә, өченче кисәге – Азиядәге Гарәпстан ярымутравына багышланган. Дәреслекләр мөселман дөньясындагы китап авторлары – Кәтиб Челеби, Әхмәт Хәмиди, Имам әс-Суюти Чиләбенең география һәм тарих буенча фундаменталь хезмәтләренә, шулай ук рус авторларының хезмәтләре нигезендә төзелгән.

 

«Мохтәсар җәгърафия» ни сәбәпле популярлык казана

Фатих Кәриминең «Мохтәсар җәгърафия» (1899) география дәреслеге күп еллар дәвамында популярлар исемлегендә була. Ул 1899-1915 еллар аралыгында басыла һәм 8 тапкыр яңадан бастырыла. Дәреслек авторы– танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ф.Кәрими – гарәп, фарсы, төрек һәм француз телләрен бик яхшы белә, Казан, Мәскәү һәм Стамбул шәһәрләрендә белем ала. Озак еллар төрле уку йортларында (Ялта өязе, Каргалы Бистәсе, Оренбург) укыта. Типография һәм нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнә. «Мохтәсар җәгърафия» уку-укыту китабында дөнья һәм материкларның бер өлеше буенча географик белемнәр бирелә. Китапның популярлыгына материалны кыска итеп бирү, таблицалар куллану ярдәм иткән, бу шулай ук географик белемнәрне истә калдыруны җиңеләйткән. Кулланма ахырында дөньядагы расаларның якынча классификациясе китерелгән, милләтләр, аларның телләре һәм диннәре буенча мәгълүмат бирелгән. Дәреслек башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен «Мөгаллимнәрә нәмунә» методик җитәкчелеге тарафыннан (1906, 1907) тәкъдим ителә.

Фатих Кәрим исеме белән «Җәгърафия гомрани» («Россия цивилизациясе географиясе») буенча дәреслек тә бәйле (1903).  Бу аның Н.Агаев белән уртак хезмәте Э.Лесгафтның «Ватан» («Отечествоведение») дәреслеге нигезендә языла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Җәгърафия гомрани» китабы «Хөсәения» мәдрәсәсенең әзерлек бүлегенең 1-2 нче сыйныфлары өчен билгеләнгән. Китап ярдәмендә укучылар туган ил турында гомуми тарихи, географик, икътисади мәгълүматлар алдылар. Төп терминнар рус теленә тәрҗемә ителә, статистик мәгълүматлар да зур урын алып тора.

 

География дәреслекләре арта

Башлангыч һәм урта мәктәп өчен әлеге фән буенча дәреслекләрне танылган педагог, җәдитчелекнең күренекле эшлеклеләреннән берсе, «Буби» мәдрәсәсендә табигать фәннәре укытучысы Гобәйдулла Буби да иҗат иткән. Гобәйдулла Габделгалләм улы белемен Төркиянең иң абруйлы дөньяви уку йортларының берсендә табигый фәннәр буенча алган. Туган ягына кайтканнан соң, бөтен көчен һәм белемен әтисе нигез салган «Буби» мәдрәсәсен үзгәртеп коруга юнәлтә. География буенча яңа методлы дәреслекләрнең булмавын аңлап, ул шундый дәреслекләр булдыруга алына. Башлангыч мәктәп өчен ул «Кечек җәгърафия» (1910), урта сыйныфлар өчен – «Мохтәсар җәгърафия гомуми» (1895) дигән уку китаплары яза. Башлангыч сыйныф укучылары өчен булган дәреслектә автор география буенча төп белемнәрне ача. Беренче бүлекләрдә җирнең кояш системасындагы торышы, дөнья якларын билгеләү, материклар һәм океаннар, сулыклар өйрәнелә.

География буенча уку китаплары арасында бер үк вакытта математик, табигый һәм сәяси география бүлекләрен берләштергәннәре дә бар. Мәсәлән,  З.Әминовның «Кыскача җәгърафия» («Кыскартылган география») дәреслеге.

1905 елдан соң география буенча уку китаплары санының кискен артуы күзәтелә. Бер үк вакытта аларның заман таләпләренә туры китереп методик яктан камилләшә бара, материалның фәнни тәгълиматы яхшыра. Мәсәлән, татар укытучыларының II Бөтенроссия съезды тарафыннан хупланган мөселман башлангыч мәктәпләре программасы белән М.Корбангалиевның «Дөнья» (1912) һәм «Рәсемле җәгърафия» (1914) дип аталган 2 үрнәк география дәреслеге тәкъдим ителә.