Викторина «Борын-борын заманда»

 

Викторина «Борынборын заманда»

(2 нче сыйныфта дәрестән тыш эш)

 

Рәзинә СӘГЪДИЕВА

Казандагы187 нче  күппрофельле лицей

 

Әкият – халык авыз иҗатының борынгы жанрларыннан берсе. Балаларга иң якын һәм алар ярата торган җанр.Укучылар әкиятләрне укырга, тыңларга, сәхнәләштерергә,  мультфильмнар карарга, үзләре әкиятләр иҗат итәргә яраталар. Әкиятләр буенча төзелгән крссвордларны чишәләр, викторина уйныйлар.

 

 

ВИКТОРИНА «БОРЫН-БОРЫН ЗАМАНДА»

I   ТУР

                «КЕМ ТИЗРӘК?»

 

1.Төлке кемне кунакка чакырган? (торнаны)

2.Ниди кош сер саклый белми? (үрдәк)

3.Куян кызына әнисе базардан нәрсә алып кайткан?(итекләр)

4.Уртанчы кыз нәрсәгә әверелгән? (үрмәкүчкә)

5.Шүрәленең бармакларын кем кыскан? (Былтыр)

6.Ике юлдаш каршысына кем килеп чыккан?(аю)

7.Алдар өйдә нәрсәне онытып калдырган?(алдар капчыгын)

8.Юаш хайваннарга, ерткыч җанварларга карт  имән янында нәрсә өләшкәннәр?(койрык)

9.Кояш нинди бүләк әзерли? (йолдызлар)

10.Су анасы басмада нинди бизәнү әйберсен онытып калдыра? (алтын тарагын)

II  ТУР

                «ХАТАЛЫ ИСЕМНӘР»

Ике ялкау укып бетергәч, әкиятләр китабын агач төбендә калдырганнар. Яңгырдан соң китап битләрендәге кайбер язуларны укып булмый. Әйдәгез, укучылар, язуларны төзәтик.

 

  1. «Сертотмас каз» – «Сертотмас үрдәк»
  2. «Өч малай» – «Өч кыз»
  3. «Тиен һәм Торна» – «Төлке һәм Торна»
  4. «Төлке һәм үрдәк» – «Төлке һәм каз»
  5. «Тәкә белән Сарык» – «Кәҗә белән Сарык»
  6. «Зирәк карчык» – «Зирәк карт»
  7. «Куян малае» – «Куян кызы»
  8. «Алтын ташлар» – «Алтын бөртекләр»
  9. «Өч малай» – «Өч кыз»
  10. «Айдагы тап» – «Кояштагы тап»

III  ТУР

                                                «КАЙСЫ  АРТЫК? »    

 

1.Кайсы әкият Абдулла Алишныкы түгел?

а) «Бикбатыр белән Биккуркак»

б) «Төлке белән Каз»

в) «Каз белән Аккош»

г) «Чукмар белән Тукмар»

 

2.Кайсы әкият Резеда Вәлиеваныкы түгел?

а) «Гөлчәчәк»

б) «Ак песи»

в) «Кыңгырау чәчәк»

г) «Чуар тавык»

 

  1. Кайсы әкият Габдулла Тукайныкы түгел?

а) «Җил белән Кояш»

б) «Бал корты һәм Шөпшә»

в) «Кәҗә белән Сарык»

г) «Яңгыр илә Кояш»

 

4.Кайсы әкият Фәнис Яруллинныкы  түгел?

а) «Кояштагы тап»

б) «Бүләк кемгә?»

в) «Тылсымлы ачкыч»

г) «Кызыл алма»

 

5.Кайсы әкият Батулланыкы түгел?

а) «Аю Әппәс»

б) «Кем көчле?»

в) «Елак әтәч»

г) «Куян баласы Наян»

 

IV    ТУР

«Әкият героен таны?»

1.Чукырга бик оста.(Чукмар)

2.Кытыкларга ярата.(Шүрәле)

3.Оча, йөгерә, йөзә.(Үрдәк)

4.Оста итеп бии.(Каз)

5.Айлы кичтә  көянтә-чиләкләрен асып су ташый.(Зөһрә кыз)

6.Беренчелекне алган?(Үрдәк)

7.Тукмарга бик оста (Тукмар)

8.Дию пәриен җиңә.(Таңбатыр)

9.Убырлы карчыкны мунчага күтәреп алып бара.(Үги кыз)

10.Уйнаган чагында иптәшләрен имгәтеп бетерә.(Камырбатыр)

Барлык турлардан соң баллар санала һәм җиңүчеләр бүләкләнә.