Ватан патриотлары тәрбиялибез

Илгиз ГАФАРОВ,

Чүпрәле районы Иске Чокалы төп мәктәбенең югары квалификация категорияле ТИН укытучысы

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү – чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе. Соңгы елларда илебездә күптөрле үзгәрешләр булып тора. Җәмгыятебездә төрле сыйныфларга бүленү күзәтелә. Халкыбызда борынгыдан яшәп килгән туган илгә мәхәббәт, туган җиреңне ярату, кардәш-ыруга хөрмәт, кайгыртучанлык кебек гүзәл сыйфатлар юкка чыга башлады. Патриотик тәрбиягә дә игътибар кими төште. Ә бит Бөек Ватан сугышы елларында әби- бабаларыбызның фронтта да, тылда да күрсәткән патриотизмы чиксез зур. Ләкин хәзерге яшь буын илең өчен, халкың азатлыгы өчен үзеңне аямыйча көрәшүне аңлап бетерми. Балаларыбыз туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы кешеләр булып үсеп килә. Аларга патриотик рухтагы әсәрләрне аңлау да кыенлашты. Ләкин җәмгыятебез ничек кенә үзгәрмәсен, без яшь буынны бөеклекне түбәнлектән аера белергә, туган җиребезне яратырга, сакларга әзер булган патриотлар итеп тәрбияләргә тиешбез. Димәк, патриотик тәрбия ул – Россиянең яңарышына адым ясау. Патриотизм – кешеләрнең үз туган иленә, халкына, милләтенә, теленә, мәдәниятенә һәм милли традицияләренә мәхәббәт хисе ул. Чын патриот үз Ватаныныңның, халкыңның уңышлары белән ихлас күңелдән горурлана, туган җиренең иминлеге,ирекле үсүе һәм чәчәк атуы хакына фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә.

Укучыларны патриотик рухта тәрбияләүнең нәтиҗәлелеге укытучы, тәрбияче һәм ата-аналарның шәхси сыйфатларына һәм педагогик осталыкларына бәйле. Патриотик тәрбияне укучы шәхесен формалаштыруда әһәмиятле рольне уйнаучы әхлак, акыл, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе процессы уңай тәҗрибә бирә. Балаларны кече яшьтән туган җирен, туган илен, туган телен, туган халкын ихлас күңелдән яратучылар, башка милләт халыкларына ихтирам белән караучылар итеп тәрбияләү зур омтылыш бирә.

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү – бүгенге көннең мөһим проблемаларыннан берсе. Беренче чиратта, сөекле Ватаныбызны, туган халкыбызны хөрмәтләү, Бөек Ватан сугышы , Әфган һәм Чечен сугышлары. Украинадагы махсус хәрби операция бару шартлары турында, Ватан тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһим урын алып тора.

Ватанга иң изге һәм иң кадерле нәрсә итеп карау укучыларның бөтен хисләрен югары күтәрүе, барлык кешеләрне үзара якынайтуы, туганлаштыруы, аларны батырлыкларга илһамландыруы рухландырып тора. Балаларның туган илгә булган мәхәббәте Ватан турында әйткән сүзләрендә генә түгел, ә бигрәк тә аларның хисләрендә, инануларында, дөньяга

карашларында, тәртипләрендә, эшләрендә, кыланышларында, кешеләргә, иптәшләренә, табигатькә, тормышка мөнәсәбәтләрендә чагыла. Балаларның кече яшьтән үк аңа аңлашыла торган, кадерле һәм якын әйберләрне танып-белүе бик зарури. Шуны тирән аңлаган укытучы-педагог баланың үзе яши торган туган җир табигате, тормышы, тарихы белән кызыксынуын хуплый. Бу юнәлештә укытучылардан җитди эш башкарылу таләп ителә, укучыларның дөньяга карашын киңәйтү буенча эшлекле киңәшләр Ватанга мәхәббәт тәрбияли, бу – бик җаваплы эш. Дөрес, мәктәбебезнең алдынгы укытучылары балаларга Ватанга чиксез мәхәббәт хисе, үз хезмәтеңне хөрмәтләү, тугырылык тәрбияләүгә омтыла.

Гомумән, безнең мәктәптә яшь буынны патриотизм, Ватаныбызны сакларга әзер тору хисләре тәрбияләү буенча бай тәҗрибә тупланды. Педагогик киңәшмә карары нигезендә, хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт-масса эше буенча килешү төзелде. Хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләләре гомуммәктәп планында тулы яктыртыла; кыскасы, алар укыту-тәрбия эшенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә.

“Аҗаган”, “Бөркеткәй”, “Кар десанты” кебек хәрби-спорт уеннарына хәзерлекне ТИН укытучысы һәм укытучылар бергәләп үткәрү дә уңай нәтиҗә бирә. Шул рәвешчә, без укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча системалы эш алып баруга ирешәбез.

Укучыларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләсе башка фән укытучыларының да игътибар үзәгендә тора. Мәсәлән, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә укучылар илебезне, Ватанны саклау, хәрби куәтнең тынычлык өчен әһәмияте турында аңлашалар. “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышы” темаларын өйрәнгәндә дә укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү өчен зур мөмкилекләр бирелә. Дәрес үткәргәндә аларның һәммәсе дә искә алына.

Әдәбият, география һәм башка фән укытучылары да яшь буынга патриотик тәрбия бирү бурычын алгы планга куялар.

Мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби-спорт уены да кызыклы уза. Ике төркемгә бүленеп, тактик өйрәнүләр, тактик уеннар үткәрелә. Аларга барлык укытучылар да, укучылар да алдан ук ныклап әзерләнә. Отделение командирлары строй хәзерлелеген, коралларны, саклану чараларын өйрәнү буенча занятияләр уздыралар. Яшь армиячеләр кайбер коралларны, хәрби званиеләрне, аерымлык билгеләрен, хәрби антны һәм марш җырларын өйрәнәләр. Шулай ук май аенда “Бөркеткәй” хәрби-спорт уены уздырабыз. Истәлекле даталарга багышлап, лекция-әңгәмәләр уздырыла, викториналар оештырыла. Гомумән, без һәр чараны, һәр эшне яшьләргә зур эмоциональ тәэсир итәрлек итеп оештырырга тырышабыз.

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең нәтиҗәлелеген көчәйтү максаты белән туган илебез буйлап читтән торып сәяхәтләр үткәрүгә дә зур игътибар бирелә. Балалар мондый “сәяхәтләр”дә катнашу процессында Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрен, байлыкларын, бөек үткәнен һәм героик бүгенгесен бер бөтен итеп күрәләр. Күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге – яшь буын тәрбияләүдә  бик кирәкле “дәреслек. “Моны тирән аңлап эш иткән тәҗрибәле остаз Ватаныбыз иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән һәм гомерләрен биргән кешеләргә карата балаларда соклану хисе уята.

Бүгенге яшь буын хыялга, идеяларга бик бай. Бүген информацияләр ташкыны күзгә күренмәгән темплар белән үсә, хәзерге көндә тормышның һәр өлкәсендә компьютер техникасын киң куллану күзәтелә. Укучы бала компьютер ярдәмендә үзенең танып-белү дәрәҗәсенең киңәюен, тирәнәюен күрә, интернет мөмкинлегеннән файдалана, шуның нәтиҗәсендә рухи азык чыганагы булган китапка игътибар калмый. Шушындый катлаулы заманда безнең укытучылар балаларга “Ватан”, “патриотизм” төшенчәләрен тирәнтен аңлату дәресләрдә генә түгел, класстан тыш чараларда, һәртөрле очрашу-кичәләрдә балаларыбызда илебез өчен горурлык, Ватан-җирне саклап һәлак булганнарны олылап искә алырга һәм башкаларны хөрмәтләү бурычы куела. Эзлекле рәвештә һәм билгеле бер систима белән алып барыла торган тәрбия эше, әлбәттә, әйбәт нәтиҗә бирә.