Уртанчылар төркемендә сөйләм устерү буенча ачык дәрес

Руфия ГИНИЯТУЛЛИНА,

Казан шәһәренең 366 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

 

        Максат. Балаларда бер-берсенә карата, тарихыбызга, үткәннәргә, халык авыз иҗаты һәм йолаларыбызга уңай мөгалләмә тәрбияләү.

        Бурычлар. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, арттыру. Балалар арасында үзара, бердәмлек, татулык, дуслык хисләре тәрбияләү.

        Белем бирү өлкәләре. Танып белү, иҗади сәнгать, сөйләм үстерү, физик тәрбия һәм аралашу.

        Җиһазлау: чигелгән сөлге, чигелгән алъяпкыч, чигелмәгән алъяпкыч, түбәтәй, сандык, аудиоязма, кулъяулык, төсле комнар.

        Таратма материаллар: һәр балага төрле төстәге алъяпкыч өлгеләре, төсле ком салынган тәлинкәләр, тозлы камыр, салфетка.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез түгәрәккә басабыз һәм танышабыз. Мин танышу билгесе итеп кулъяулык алдым. Исемегезне әйтәсез дә, күршегезгә бирәсез. Мин башлыйм, минем исемем Руфия Саитовна, ә синең исемең ничек? (Минем исемем Алина, …, …)

          Тәрбияче. Балалар, элек заманда сез, без кия торган киемнәрне, сөлгеләрне, ашъяулыкларны хәзерге кебек шкафларда сакламаганнар, менә шундый сандыкларда саклаганнар. Әйдәгез, килегез якынрак, мин сезгә сандыкта ниләр барын күрсәтәм.  (Читек, камзул, эскәтер, күлмәк, сөлге, алъяпкыч, түбәтәй.)

           Тәрбияче. Ә менә бу алъяпкычның бизәкләрен көя күбәләге – Бетергеч үзенә алган, чөнки ул туганнан бирле, кырларда матур чәчәкләр өстендә очып йөрүче төрле төстәге күбәләкләрдән көнләшкән. Алъяпкычның бизәкләренә кызыккан һәм үзәнә алган, төрле-төрле төскә кергән. Ә бизәкләрнең эзләрен генә  калдырган.

Менә безнең өстәлдә төрле төстәге алъяпкычлар,  аларның бизәкләре юк, Бетергеч алган. Бетергечнең усаллыгына карамыйча, матур итеп, ачык төсләр белән бизәкләр ясыйк, алъяпкычка яңа тәрбия бирик. (Музыка уйный, тәлинкәләрдәге төрле төстәге комнар белән балалар алъяпкыч бизиләр.)

Бала.         Алъяпкычымның бизәге

Нурлар сибә йөземә.

Чәчәк төшкән һәрбер кием

Килешәдер үземә.

Тәрбияче. Балалар, ә тормышта, нәрсәгә кирәк соң алъяпкыч?

Балалар. Биергә, бәйрәмнәрдә кияргә, ашарга пешергәндә.

Тәрбияче. Алъяпкыч киеп бара торган нинди бәйрәмнәрне беләсез?

Балалар. Сабантуй, Аулак өй, Карга боткасы.

Тәрбияче. Әйдәгез, бәйрәмнәрне искә төшергәч бер уен уйнап алыйк. (Музыка уйный, “Түбәтәй” уены уйнала.)

Уен “Түбәтәй”

Балалар түгәрәккә басалар һәм җырлыйлар, ә түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә (шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра, җыр җырлый.)

Түбәтәем яшел минем

Яшел чирәм төсендә

Түбәтәемне бирәмен

Дусларымның берсенә

Тәрбияче. Балалар, булдырдыгыз, уеннан соң ашыйсыгыз киләме?

Балалар. Әйе, ашыйсыбыз килә.

Тәрбияче. Ә сез татар халкының нинди ашларын беләсез?

Балалар. Пәрәмәч, бәлеш, кош теле, өчпочмак, чәк-чәк.

Тәрбияче. Балалар, без бүген татар халкының күркәм ризыгы чәк-чәкне ясыйк, безгә чәк-чәк хәзерләгәндә алъяпкыч кирәк. (Балалар алъяпкычлар кияләр. Тозлы камырдан вак түгәрәкләр ясыйлар, музыка уйный. Тәрбияче әби булып киенә: яулык бәйли, чигелгән алъяпкыч кия, эскәтер җәя.) Балалар, мин сез киләсен белеп чәк-чәкне иртәдән үк пешереп куйдым, утырыгыз, чәк-чәктән авыз итегез. Тәмле булганмы? (Чәк-чәктән авыз итәләр.)

Балалар. Әйе. Тәмле булган. Рәхмәт.

Тәрбияче. Балалар, мин сезне хәзер “Дуслык аланына” чакырам, килегез, зур түгәрәк ясыйбыз, кулга-кул тотынып басыйк, безнең кулларның җылысы бер-беребезгә күчсен.

Бала.         Без – бер илнең балалары

Барыбызда дуслар без

Татарлар, чуваш, марийлар,

Башкорт һәм руслар без.

Балалар.   Тату яшик.(Балалар бер-берсе белән күрешәләр)

Дус яшик. (Балалар бөтенесе бергә кочаклашалар)

Матур яшик. (Балалар кулларын кояшка күтәрәләр)

Тәрбияче. Балалар, без бүген вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп уздырдык. Сез бүген нәрсәләр эшләдегез? Нинди яңалыклар белдегез? Нәрсәләр ясадыгыз? Тагын нәрсәләр белергә телисез? Инде белгәннәрегезне әти-әниләрегезгә дә сөйләргә онытмагыз. (Балалар җаваплары.)