«Урманга сәяхәт»

№78

(Экологик тәрбия буенча чара эшкәртмәсе)

Роза ГАЛКИНА,

Мамадыштагы 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе

(Зал матур урман аланын хәтерләтеп бизәлгән, салмак кына көй уйный, кошлар сайраган тавышлар ишетелеп тора.)

Тәрбияче. Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе дә кыен. Урман – җир кешесенең иң зур яшел байлыгы, аның да бәяләп бетергесез хәзинәсе – агач. Бер генә төзелеш тә агачтан башка алып барылмый. Җир йөзендә хәтта беренче суүткәргечләр дә агачтан төзелгән булган.

Урман дымны саклый, ул – кислород чыганагы. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә 2 килограмм углекислый газны йота, дип саный.

Урман ничәмә-ничә гасырлар буена кешегә файда күрсәтеп килә.

Башта аны умартачылыкны үстерү, аучылыкны алга җибәрү, дегет әзерләү, юкә кабыгы алу өчен файдаланганнар. XII гасырдан башлап урман Россиядә сумала кайнату һәм дегет ясау производствосы өчен хезмәт иткән.

Гүзәл дә соң инде урман! Аның эченә кереп, бер хозурлануың ни тора! Нинди генә агач юк биредә! Китапларда язылганча, агачлар кадерле, яшәү өчен кирәкле нәрсә булып санала.

Урманнар – ил байлыгы. Аны кадерләп саклау – кешеләрнең изге бурычы.

(Агачлар булып киенгән балалар бер-бер артлы чыгып баса.)

Тәрбияче. Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Балалар көче белән әзерләнгән «Урманга сәяхәт» дип аталган бәйрәм кичәсен ачып җибәрәбез.

(«Күңелле сәяхәт» (А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева көе) дигән җыр башкарыла.)

(Шулвакыт Ирек белән Гүзәл сөйләшә-сөйләшә агачлар арасыннан килеп чыга.)

Ирек.

Менә авыл урманы:

Һәркем ярата аны.

Монда бик күп агачлар,

Сайрыйлар сандугачлар.

Гүзәл (карана).

Ай-һай, бик куе урман,

Ничек болай зур булган?

Мин йөрергә дә куркам.

Күптөрле агачлары, –

Ничек диләр аларны?

(Урман хуҗасы агачлар арасыннан керә.)

Урман хуҗасы.

Кунаклар бар икән…

Исәнмесез, балалар!

Рәхим итеп узыгыз,

Кунакчыл, бай урманга.

Бик күп килә кунаклар,

Җиләк, гөмбә җыярга.

(Малайлар, кызлар кәрзин тотып, сөйләшә-сөйләшә урманга киләләр.)

Ирек. Карагыз әле, безнең аяк җиңел булды. Кемнәрдер урманга таба киләләр, тавышлары ишетелә.

Гүзәл. Әйе, безнең урам балалары бит алар. Менә килеп тә җиттеләр.

Балалар (бергә). Исәнмесез!

1 нче бала. Кара син боларны, кай арада килеп җиттегез?

Ирек. Гүзәлне урман белән таныштырып кайтасым килде.

2 нче бала. Ә без чәй эчәргә җиләк җыярга дип килдек.

Урман хуҗасы. Әйе, балалар, урманым минем бик бай һәм бик куе, агачлар үсә төрле-төрле. Җиләкләр дә өлгергән. Күрәм, бик тәртипле, сабыр, түзем икәнсез. Табигатьнең чын дуслары сез!

Ирек. Әйе, без урманның тынычлыгын бозмыйбыз, Гүзәлне урмандагы агачлар белән таныштырабыз һәм тыныч кына кайтыр юлга чыгабыз.

Урман хуҗасы. Ярый инде алайса, агачларга сүз бирәм.

Имән (алга чыга, калын һәм салмак тавыш белән сөйли).

Минем исемем – имән,

Мин күптән яшәп киләм.

Бик көчле агач – имән,

Җилләргә, давылларга –

Берсенә дә баш имәм.

Каен.

Минем исемем – каен,

Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым.

Юкә.

Ә мин – юкә исемле.

Юкә ул чәчәк төсле,

Һәрвакытта хуш исле.

Бал кортлары киләләр,

Миңа безелдәп кенә.

Иң тәмле балын җыеп

Алып киләләр сезгә.

Чыршы.

Ә мин – чыршы, беләсез,

Чыршы булмый энәсез.

Җәен, кышын яшел мин,

Арттырам урман ямен.

Нәни кызлар, малайлар –

Дусларым, якыннарым.

Яңа елда аларга

Кунак булып барырмын.

Гүзәл.

Рәхмәт сезгә, дусларым!

Мин барын да аңладым.

Балалар (бергә).

Агачлар, зур үсегез

Һәм күп булып үрчегез,

Ямь бирегез урманга,

Ямь бирегез урамга.

(Агачлар, балаларны әйләндереп алып, алар тирәли әйләнәләр.)

Без үсәбез һәркайда,

Без кешеләргә – файда.

Имән. Бездән салалар өйләр,

Чыршы. Һәм ясыйлар җиһазлар.

Каен. Балаларга карандаш та,

Юкә.

Парталар да,

Чаңгылар да.

Агачлар (бергә). Бар да, агачтан була – бар да.

Имән.

Шуңа күрә агачларны

Сындырмагыз, саклагыз!

Каен. Безнең дуслар булыгыз.

Юкә. Үзегез дә бакчаларга,

Чыршы.

Аланнарга, урманнарга

Агачлар утыртыгыз.

Гүзәл. Ярый, ярый, без һәрвакыт

Ирек. Сезгә дуслар булырбыз.

Балалар.

Үзебез дә, матур-матур

Агачлар утыртырбыз.

3 нче бала. Әйдәгез, бергәләп уен уйнап алабыз.

(«Бүкән» уены уйнала.)

(Балалар парлашып, түгәрәкләнеп баса. Берәүләре – алга, икенчеләре алар артына баса. Алдагылар чүгәли яки тезләнә. Алар «бүкән» була, ә арттагылары – бүкәнне саклаучылар. Уенны ике бала алып бара.)

Йөгерүче.

Мин – куян, син – эт,

Мине куып тот!

(Үзе йөгерә, иптәше аны куа. Тота алса, иптәше йөгерә,э үзе эт була.)

Куучы.

Ике сикерәм –

Хәзер эләктерәм!

(Йөгерүче бер «бүкән» алдына килеп утыра.)

Йөгерүче.

Мин булам «бүкән»,

Йөгерсен бүтән.

(Аның янындагы элекке «бүкән» сакчы була, ә өченче кеше куян булып йөгерә, уен шулай дәвам итә.)

Имән. Менә җилләнеп тә алдык, күңелләр күтәрелеп китте.

Каен. Әйе, бик матур уен булды.

Чыршы. Рәхәтләнеп күңел ачтык, уйнадык.

Юкә. Рәхмәт сезгә, дусларым!

Агачлар (бергә). Онытмагыз дуслар?! Без һәрвакыт файда китерүче агачлар!

Ирек.

Рәхмәт сезгә, агачлар,

Онытмабыз без сезне.

Агачлар утыртырбыз,

Матурлык тудырырбыз.

Гүзәл (балаларга карап). Дусларым! Әйдәгез, бергәләп урмандагы дуслар өчен җыр бүләк итик.

Балалар. Әйдәгез, күңелле булыр. (Балалар бергәләп «Урманда йөрүләре» (А.Минһаҗев сүзләре) җырын башкаралар.)

Урман хуҗасы. Менә нинди матур эчтәлекле җыр! Рәхмәт, балалар.

Ә сез, нәни дусларым, агачларның файдасы бик күп булуы турында онытмагыз. Нарат, чыршы агачларының ылысы кеше өчен файдалы эфир мае бүлеп чыгара. Аллергиядән интегүчеләр өчен дә бик файдалы. Каен агачының яфраклары һәм бөреләре бөтен төр авыруга да дәва була ала. Каен себеркесе белән сез дә чабынасыз, балалар. Имән кешеләрне көчле энергия белән туендыра. Юкә агачының чәчәге салкын тиюдән һәм күптөрле авырулардан файда китерә. Туктагыз әле, гел онытып җибәргәнмен. Мин урман турында күп белүче, тыйнак балаларны бик яратам, хөрмәт итәм. Урманда яшәүче барлык терлек тә шулай. Акыллы балаларны үз итә, күчтәнәчләре белән сыйлый. Мин сезгә күчтәнәчләр җибәрәм, кайткач бергә-бергә тәмләп чәй эчәрсез. Менә сезгә бал кортлары юкә чәчәгеннән җыйган тәмле бал, каен җиләге, хуш исле үләннәр.

Гүзәл. Күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт, хуҗабикә. Без инде кайтыйк, рәхмәт барыгызга да. Агачларның серләрен, урманның да ин зур байлык икәнен без аңладык. Күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчәрбез.

Балалар (бергә). Сау булыгыз, дуслар!