Урманга сәяхәт

 

(5 – 6 яшьлекләр өчен сөйләм үстерү эшчәнлеге)

Гөлшат ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Балтач районы Норма авылындагы «Тургай» балалар бакчасының I квалификация тәрбиячесе

Максат: балаларның көз һәм көзге күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

үстерелешле: балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләү һәм кабул итү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;

тәрбияви:

– көзге табигать матурлыгын күрә белергә өйрәтү;

– табигатькә һәм әйләнә-тирәбезгә игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләү;

белем бирүдә: мнемотаблица ярдәмендә тасвирлама хикәя төзергә өйрәнү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Белем бирү өлкәләренең интегральләшүе: сөйләм үсеше һәм танып белү.

Материаллар һәм җиһазлар: көз турында презентация, көзге урман тавышы язмасы, проектор, көзге яфраклар, ылыслар ясалган карточкалар, агач рәсемнәре, көз турында мнемотаблица.

Алдан үткәрелгән эш: «Көз» темасына иллюстрацияләр, сюжетлы картиналар карау, балалар бакчасы территориясендәге агачлар һәм куаклар белән танышу, көз турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр өйрәнү, агачлар турында тасвирлау хикәяләре төзү.

Сүзлек эше: тирәк, имән, усак, карагай, өрәңге, яфраклы, ылыслы.

Эшчәнлек структурасы:

  1. Кереш өлеш
  2. Психогимнастика.
  3. Сюрприз моменты.
  4. Төп өлеш
  5. Автобус һәм көз турында табышмаклар әйтү.
  6. Көз турында белемнәрне тикшерү.
  7. Сәяхәткә барыр өчен билетлар алу.
  8. Көз һәм көзге урман турында әңгәмә.
  9. Ял минуты.
  10. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге – мнемотаблица ярдәмендә хикәя төзеп сөйләү.

III. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы

  1. Кереш өлеш
  2. Исәнләшү. Психогимнастика.

Тәрбияче. Эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәрик.

Кояш җылысын учыбызга җыябыз.

Битләребезне җылытабыз.

Күзләребезне, чәчләребезне сыпырабыз.

Үзебезне яратабыз.

Бер-беребезгә елмаябыз.

Үзебезнең яхшы кәефне дуслар белән уртаклашабыз. (Учларыннан өреп очыралар.)

  1. Сюрприз моменты.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, идәндә нинди матур яфраклар! Кем шаярган монда? Җил яфраклар белән уйнаганны нинди табигать күренеше дип атыйбыз әле без? Нинди ел фасылы әле бу? Әйдәгез, яфракларны җыйыйк.

  1. Төп өлеш
  2. Автобус һәм көз турында табышмак әйтү.

Тәрбияче. Балалар, бүген бездә гадәти булмаган дәрес. Без сезнең белән сәяхәткә барырбыз! Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Ә нәрсәләр ярдәмендә сәяхәт итәргә була?

Мин укыган табышмакка җавапны тапсагыз, нәрсә ярдәмендә сәяхәт итәчәгебезне белерсез.

Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле,

Аягында резин, бар ашаганы бензин.

Бу нинди өй?

Балалар. Автобус.

Тәрбияче. Балалар, без кайсы ел фасылына сәяхәт итәрбез?

Бер рәссам бөтен дөньяны

Алтын төскә буяган.

Хәтта көчле яңгырлар да

Бу буяуны юмаган.

Тәрбияче. Дөрес, без көзгә, дөресрәге көзге урманга сәяхәткә барырбыз.

  1. Көз турында белемнәрне тикшерү.

Тәрбияче. Әмма сәяхәткә барганчы, әйдәгез, хәзер көз турында белгәннәребезне искә төшерик әле. Мин башлармын, ә сез җөмләне дәвам итәрсез.

Көзен кояш (ничек?) … җылыта.

Көз көне күк йөзен (нәрсә?) … каплаган.

Көзен (нәрсә ?) … еш ява.

Көз көне агачлардагы яфраклар (нишли?)

Көз көне агачлардан яфраклар (нишли?)

Көзен (нәрсәләр?) … җылы якка очалар.

Көзен бакчалардан (нәрсәләр?) … җыялар.

Көзен урманда (нәрсәләр?) … җыялар.

Көзен кешеләр (ничек ?) … киенәләр.

Көзен кешеләр мичләрне (нишләтәләр?)

Тәрбияче. Афәрин, сез биремне яхшы башкардыгыз.

  1. Сәяхәткә барыр өчен билетлар алу.

Тәрбияче. Барыбыз да әзер, сәяхәткә барырга була. Балалар, автобуска утыру өчен, безгә билет сатып алырга кирәк. Менә бу кассадан билетлар  алабыз. (Балалар билетлар ала.) Ә билетлар гади генә түгел, ә төрле агач яфраклары яки ылыслары рәвешендә. (Автобуста үз урынын агач яфрагын яки ылысын дөрес атаган кеше алачак. Мәсәлән, каен яфрагы, имән яфрагы, өрәңге яфрагы, миләш яфрагы, нарат ботагы, чыршы ботагы, тал яфрагы, усак яфрагы,тирәк яфрагы, юкә яфрагы.)

Тәрбияче. Афәрин!

  1. Көз һәм көзге урман турында әңгәмә.

Тәрбияче. Күзләрегезне йомыгыз, 5кә кадәр санагыз, күзләрегезне ачыгыз, без сезнең белән көзге урманга килеп җиттек! Әйдәгез, урман аланына чыгыйк. Балалар, көзге урман тавышын тыңлагыз әле. (Көзге урман тавышлары язмасын тыңлау.)

Тәрбияче.  Балалар искә төшерик әле, көз нинди айдан башланды?

– Көзнең икенче ае ничек атала?

– Көзнең соңгы ае нинди ай?

– Көзге айлар күпме?

– Әйдәгез, аларны тагын бер кат кабатлыйк әле.

Тәрбияче. Балалар, сез экранда нәрсә күрәсез ?

– Яз көне агачлар безне үзләренең беренче яшел яфраклары белән куандырдылар, җәен безгә эссе көндә күләгә ясадылар, көзен агачлар җимешләрен бирделәр, ә кыш көне мичләргә ягып җылытыр өчен утын бирәләр.

– Көз көне нинди яфраклар булуын искә алыйк.

– Яфраклы агачларны атагыз.

– Ылыслы агачларны атагыз. (Тактага ылыслы агачлар сурәте эленә.)

– Нинди ылыслы агач бу, әмма ылысларын көз көне коя? (Тактага карагай сурәте эленә.)

  1. Ял минуты. «Яфраклар җыябыз» дигән бармак уены.

Бер, ике, өч, дүрт, биш –

Яфракларны җыябыз. (йодрыкны ачып ябабыз)

Каен яфрагы (баш бармакны бөклибез)

Миләш яфрагы (имән бармакны бөклибез)

Тирәк яфрагы (урта бармакны бөклибез)

Усак яфрагы (атсыз бармакны бөклибез)

Имән яфрагы (чәнти бармакны бөклибез)

Без җыйдык һәм букет ясадык. (йодрыкны ачып ябабыз)

  1. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге – мнемотаблица ярдәмендә хикәя төзеп сөйләү.

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер мин сезгә хикәя тыңларга һәм аны мнемотаблица буенча сөйләргә тәкъдим итәм.

Көз җитте. Көннәр кыскарды, төннәр озынайды. Кояш яктырта, ләкин җылытмый. Күк йөзендә соры болытлар йөзә. Еш кына салкын яңгыр ява. Җил агачларның яфракларын коя. Яфраклар җирне төрле төстәге келәм белән каплый. Бөҗәкләр югалдылар, кошлар җылы якка очып китәләр. Кыргый җәнлекләр кышка әзерләнәләр.Кешеләр басу-кырлардан, бакчалардан уңышны, яшелчә-җиләк-җимешне җыеп алдылар.

(Балалар мнемотаблица ярдәмендә хикәя төзеп сөйлиләр.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Ә хәзер кабат автобуста урыннарыгызны алыгыз, күзләрне йомдык, бишкә кадәр саныйбыз. Күзләрне ачтык, менә без кабат бакчабызга кайтып җиттек.

III. Йомгаклау

– Сәяхәт сезгә ошадымы?

– Барыннан да күбрәк нәрсә ошады?

– Нинди яңалыклар белдегез ?

– Сез боларны, өйләрегезгә кайткач, кемнәргә сөйләрсез ?

– Кабат сәяхәткә барырга телисезме? Икенче тапкыр кая барачагыбызны уйларсыз.