Урманда булган вакыйга

Энҗе СИБГАТУЛЛИНА,  Эльвира ШАКИРОВА,

Казандагы 65 нче  балалар бакчасы тәрбиячеләре

Катнашалар: алып баручы, Куян, кыз, Аю, Төлке, Чыпчык, урам себерүче, балалар (агачлар).

Тамаша барышы

Куян.

Яңгыр  астында йөреп,

Апчи! Көзге яфрак кебек мин тундым.

Апчи! Колакларны, аякларны

Кирәк җылытыр урын.

Алып баручы.

Алсуның кулчатыры

Бик вакытлы ачылды.

Кыз.

Туңып торма, куянкай,

Кер кулчатыр астына.

Аяк-колаклар җылынгач,

Йөгерерсең урманга.

Төлке.

Әллә каян балкып тора,

Бик матур кулчатырың.

Аз гына җылыныр идем,

Булырмы миңа урын?

Кыз.

Әйдә, Төлке, тизрәк кер,

Йомшак койрыгың киптер.

(Музыкага алпан-тилпән килеп, Аю керә.)

Аю. Хәерле көн сезгә!

Барысы бергә. Исәнме, Аю!

Аю. Барыгызны да күркә белән сыйлыйм.

Бергә. Рәхмәт!

Аю.

Кулчатырыгыз астына,

Кертегезче, бирегә.

Борын-колакларымны

Җылытыр идем мин дә.

Төлке.

Ай-яй, Аю, син бик зур,

Ничек сыярсың икән?

Йонлач, матур койрыгымны

Минем сытмассың микән?

Кыз.

Кулчатырыбыз иркен,

Дүртебез дә сыярбыз.

Алып баручы.

Бер чыпчык очып килә,

Эндәшә әкрен генә:

Чыпчык.

Яңгыр астында очып,

Бөртек эзләгән идем.

Канатларым авырайды,

Тәмам чыланып беттем.

Кыз. Чыпчык, тизрәк кер, әйдә,

Сыярбыз бишебез дә.

Барысы бергә (җырлыйлар).

Яңгыр ява урамда.

Янда дуслар булганда

Безне яңгыр куркытмый,

Безне салкын куркытмый.

Кыз. Менә яңгыр да туктады. (Кулчытырын яба.)

Куян. Ярый, дуслар, мин китим.

Төлке.

Мин дә китәм, урманга.

Минем өем бит анда.

Аю.

Мин ашыгыйм өнемә,

Инде йокым да килә. (Иснәнә.)

Чыпчык.

Канатларымны кагыйм да,

Мин дә юлга кузгалыйм.

Кыз.

Сау булыгыз, дусларым,

Мин бакчабызга китим.

Балаларга көзге урман

Сыйларын бүләк итим.

Алып баручы. Алсу кайтып китте. Җәнлекләр дә үз эшләренә керештеләр. Аю өн өчен уңайлы урын эзләп китте. Куян тәмле тал ботагы, ә чыпчык соңгы чебеннәр эзли.Төлке дә үз өенә йөгерде.

Менә көчле җил исте, күкне болыт каплады: салкын, юеш.

Алсу кулчатыры белән өйгә кайтып китте. Кошларга, җәнлекләргә нишләргә? Аларга кем ярдәм итәр?

Балалар. Табигать!. Яфраклар белән ябындырыр, җәнлекләрне дә, кошларны да, бөҗәкләрне дә җылытыр. Агачлар яфраклары белән үзләренең төпләрен, үләннәрне, орлыкларны капларлар..

Яфраклар турында шигырьләр:

Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр.

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Урам себерүче (себерке белән керә). Нинди тәртипсезлек монда – урманда? Минем ишегалдымда барлык яфраклар да себерелгән. Мин тиз генә себереп алыйм әле, ялт итсен! (Себерә, җәнлекләр жәлләтәләр.)

Балалар. Туктагыз! Бу бит урман! Монда бер артык әйбер дә юк. Яфраклар киемнәргә караганда да җирне, бу җәнлекләрне һәм башка урмандә яшәүчеләрне  ныграк җылыталар.  Бу бит аларның көзге туннары. Ә өстән тагын кышкы карлы туннары булачак.

Урам себерүче. Гафу итегез, мин белмәдем. Яхшырак булыр дип тырышкан идем. Башка себерке һәм тырма тотып урманда йөрмәм. Ишегалды белән урамны гына себерермен.

Алып баручы. Балалар, урманда яшәүчеләргә салкыннан котылырга ярдәм итик әле. Балалар (агачлар) яфракларын коялар.