Урманда әдәплелек серләре

№ 206

(Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль)

Гөлира АСРИЕВА,

Казандагы 155 нче балалар бакчасы тәрбиячесе 

Максат:

– балаларның урманның әһәмияте турындагы белемнәрен ныгыту, баету; анда үсүче, яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга өйрәтү;

– урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

Җиһазлау: залда ясалма урман, Шүрәле өчен киемнәр, утын пүләне, чәчәк башлыклары.

Шөгыль барышы

Тәрбияче (табышмак әйтә).

Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә. Ул нәрсә?

Балалар. Урман.

Тәрбияче. Бүген без сезнең белән урманга сәяхәткә чыгабыз. Тик урманга  кергәнче, өч төп кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр?

Балалар. Шаулама. Чүпләмә. Рәнҗетмә.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Кагыйдәләрне беләсез, хәзер инде мин сезне урманга шикләнмичә алып барам. (Балалар залга, «урман»га керәләр.) Карагыз әле, балалар, урман нинди гүзәл! Монда нинди саф һава! Агач яфраклары акрын гына кыштырдыйлар, кошлар сайрый. Нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда! Төрле гөмбәләрне әйтеп тә торасы юк. Үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый ул урман! Әнә карагыз, нинди матур-матур хуш исле чәчәкләр каршы ала безне. Әйтегез әле, шул матур чәчәкләр каршы ала безне. Әйтегез әле, шул матур чәчәкләр турында нинди җырлы уен беләбез? Әйдәгез, урман аланында ял итеп, шул уенны уйнап алыйк. («Такыя үрәм» уенын уйныйлар. Балалар түгәрәк ясап басалар. Берничә балага чәчәк исеме кушыла, шул чәчәк ясалган башлык бирелә. Балалар җырлыйлар.)

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

Тәрбияче.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк,

Кыңгырау чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Кыңгырау чәчәк (уртага чыгып).

Охшасам да кыңгырауга,

Шалтырамыйм, чыңламыйм.

Эт эчәгесе шикелле

Үләннәргә чорналмыйм.

Балалар.

Кыңгырау чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле.

(Кыңгырау чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр белән дә шулай дәвам итә. Исеме аталган һәр чәчәк уртага утыра бара. Шулай итеп «такыя» үрелә.)

Энҗе чәчәк.

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Мина берни дә кирәкми

Куләгәлек булганда.

Ромашка.

Кечкенә көнбагыш кебек,

Чәчәк булам мин узем

Таҗларымны санап кара

Әгәр булсаң бик түзем.

Күкчәчәк.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чалт кояшлы,

Аяз көнне яратам.

(Такыя үрелеп беткәч, такыя – бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка җырлап әйләнәләр.)

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык без,

Такыялар үрдек без.

(Кинәт ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә. Бармагы утын бүкәненә кысылган Шүрәле килеп керә.)

Шүрәле. Балалар, коткарыгыз, мине явыз Былтыр харап итте!

Тәрбияче. Без сине коткарабыз, Шүрәле. Тик безнең сиңа берничә соравыбыз бар. Шуларга җавап бир әле.

Шүрәле. Әйтәм, әйтәм, коткарыгыз гына.

Тәрбияче. Әгәр дә син, Шүрәле, болында матур-матур чәчәкләр күрсәң, нишләр идең?

Шүрәле. Тамырлары белән йолкып алып, себерке ясар идем. Рәхәтләнеп чабыныр идем.

Тәрбияче. Балалар, алай эшләргә ярыймы?

Балалар.

– Юк, чәчәкләрне тамыры белән йолкырга ярамый. Алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

– Күпләп өзсәң, умарта кортлары чәчәкләрдән бал җыя алмый, алан ямьсезләнеп кала.

Тәрбияче: Белдеңме, Шүрәле, чәчәклэрне күпләп өзүдән табигатькә нинди зыян килә! Икенче сорауны тыңла әле. Әгәр дә син кош оясында йомыркалар күрсәң, нишләр идең?

Шүрәле. Алып кайтып, пешереп ашар идем.

Тәрбияче (куркып китә). Ой , балалар, Шүрәле дөрес эшлиме?

Балалар.

– Юк, чөнки йомыркаларда кош балалары бар.

– Кош ояларын туздырырга ярамый.

– Оялар янына якын килмәскә, шауламаска кирәк, чөнки кошлар тавыштан курка.

Тәрбияче. Ишеттеңме, Шүрәле, әгәр алай эшләсәң, кошлар бала чыгара алмас, урман бөтенләй кошсыз калыр. Ә кошлар булмаса, явыз кортлар агачларга зыян китерер. яңгырамаса, Аларның матур җырлары бик күңелсез булыр. Ә хәзер тагын бер сорау. Әгәр дә син юлда шырпы тапсаң, нишләр идең?

Шүрәле (куркып китә). Учак ягып, рәхәтләнеп җылынып ятыр идем.

Тәрбияче. Юк, юк, Шүрәле, урманда учак ягарга һич ярамый, эссе көннәрдә бигрәк тә. Янгын чыгарга мөмкин. Җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр һәлак булыр, ә син өйсез калырсың. Урманнан башка нишләрсең?

Шүрәле (куркып китә). Абау, бик куркыныч булып китте миңа. Мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә.

Тәрбияче. Балалар, Шүрәлене коткарыйк. Ул хәзер барысын да аңлады, бер начарлык та эшләмәс инде. (Балалар Шүрәленең кулын ычкындыралар.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, халкыбызның урман турында мәкаль һәм әйтемнәрен искә төшерик әле:

  1. Урманга шырпы белән бармыйлар.
  2. Җимешен аша, ботагын сындырма.
  3. Кошларны рәнҗетмә, каргарлар.
  4. Бер дә юкка үлән йолкып йөрсәң, кулың корыр.
  5. Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсен.

Шүрәле. Сез – бик әдәпле, акыллы балалар. Урманның чын дуслары икәнсез. Миңа да ялгышларымны аңларга ярдәм иттегез. Урманга кайчан гына килсәгез дә, кадерле кунагым булырсыз. Рәхмәт сезгә! (Балалар урман һәм Шүрәле белән саубуллашалар, китәләр.)